Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Көрткә чумган көртлек

Көртлек буранлы кышларда кичен, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна.

Көртлек оясын җирдә дә, агач башында да ясарга мөмкин, һәм ул үзе дөньяга килгән урыннан еракка очмый. Буранлы кышларда кичен, караңгы төшкәч, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна.
Көртлекнең канаты кыска, киң, аяклары тиз йөгерү өчен җайлашкан, томшыгы шулай ук кыска, юан, бераз кәкре була.

Ул май ахырында — июнь башында бала чыгара. Йомыркаларын җирдәге чокырларга сала һәм шунда мүк, вак чыбык-чабык, кош каурые ташый. Өч атнадан нәни кошчыклар дөньяга килә. Яңа туган кошчыклар, кипшенеп өлгерүгә, әниләре артыннан калмыйлар, озакламый үзләре дә чебен, кырмыска, җиләк белән туклана башлыйлар. Аларны аналары йөртә, азык табарга, хәвеф-хәтәр булганда, үлән арасына яшеренергә өйрәтә.

Көртлекнең яраткан ризыклары — төрле җиләкләр, үлән орлыклары, агач бөреләре, ылыслар, эрбет чикләвеге.

БЕЛӘСЕҢМЕ? 
Әлеге кошлар эссе көннәрдә, бөҗәкләрдән котылу өчен, комда коенырга яраталар.

Ана көртлек караңгы-коңгырт юллы җирән-чуар төстә булса, ата көртлек сумаладай кап-кара, күксел ялтыравыклы, кызыл кашлы, кара томшыклы, канат аслары ак була.

Көрткә чумган көртлек
Биек агач башында

Утырган кара көртлек

Һәм эрбет чикләвеген

Тутырган кара көртлек
Иң тирән кесәсенә...

Ботактан кар ишелгән.

Чикләвектән тулган кесә

Тишелепме-тишелгән.
Эрбет чикләвекләре

Кар өстенә чәчелгән.

Ерак офык кояшны

Куенына яшергән.
Караңгылык эчендә

Калган, ди, кара көртлек.

Кардан чикләвек эзләп

Арган, ди, кара көртлек.
Бик озак уйламаган,

Тирән көрткә чумган, ди.

Шулай итеп бу көртлек

Көрт эчендә кунган, ди.

Ленар Шәех

 

Гөлдергү һәм көртлек (хикәя)

Песи баласы белән көртлек (әкият)

Яшел чәчле кыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев