Яшел чәчле кыз
Ак сакаллы карт булган, Аның малае булган, Болыттан чана шуган. Чана шуганда буран Чыгара торган булган...
ЯШЕЛ ЧӘЧЛЕ КЫЗ
I
Ак сакаллы карт булган,
Аның малае булган,
Болыттан чана шуган.
Чана шуганда буран
Чыгара торган булган.
Ак сакаллы карт булган,
Аның бер кызы булган.
Ә кызы шундый уңган:
Әтисен һәм энесен
Кып-кызыл җиләк биреп
Уяткан ул йокыдан.
Тел шартлаткан әтисе,
Һәм шаккаткан энесе:
— Бу нәрсә бу? Кем эше?
Ә җиләкне һичкайчан
Күрмәгән булган алар,
Җирдә җәйнең барын да
Белмәгән булган алар.
Алар бит кышта торган.
Ябынып ап-ак юрган
Ак кар түшәккә ятып
Черем итеп алганнар
Йоклаганда урманнар...
Алар йоклаган чакта
Агач төбенә ятып
Ял иткәннәр бураннар.
Ак сакаллы карт булган,
Ул бик әйбәт карт булган:
Ап-ак бишеккә салып
Көртлекләрне тирбәткән.
Куян кызына дәшкән: —
Кояш чыкты, тор, бәбкәм!
Бабайның кызы никтер
Сап-сары чәчле икән,
Толымы җиргә җиткән.
Ә көннәрдән беркөнне
Иртүк торып йокыдан
Урманга чыгып киткән.
Ник киткән? Кая киткән?
Ера-ера көртләрне
Аланга килеп чыккан.
Кып-кызыл кулын аның
Чагып алган кычыткан.
Кыш көне бит... Аланда
Кычыткан ничек үскән?
Ул, мөгаен, кояштан
Җиргә сикереп төшкән.
Ямь-яшел икән алан...
Кыз килүгә аланга,
Кара күзле боланкай
Аңа килеп сарылган.
Сагынгандыр... Сагынган!
Бу аланны икәү генә
Белгәннәр икән алар,
Коенып тамчыларга
Йөргәннәр икән алар.
Тирә-якта салкын кыш...
Чыршы, нарат төбеннән
Карап ята ак көртләр.
Ай-яй тышта салкын дип,
Кар көртләренә чумып,
Җылынып ята көртлекләр.
Кыш эчендә шундый бер
Хикмәтле алан булган...
II
Ак сакаллы бабайның
Теге шаян малае
Иртүк торган йокыдан.
Әтисе дә уянган,
Башын сузып якадан
Әйткән аңа: — Син, малай,
Ник иртә тордың алай?
Тагын болытка менеп
Китәргәме ниятең?
Мин йокыдан торганчы,
Йокла диеп ни әйттем. —
Ә мин, әти, тиз генә
Юынып кына керәм...
Чума-чума көртләргә,
Ак чанасын өстерәп,
Болытларга йөгергән.
Әкрен генә җил чыккан,
Ак карларны бөтергән.
Кыз киткән юлны буран
Тәмам күмеп бетергән.
Ә малай болытлардан
Шуа да шуа чана...
Җәяүле буран чаба.
Буран һаман көчәя,
Җил ыжгыра, һай яман!
Чыга алмыйча кояш
Буранга батып калган.
Ычкыналмый бураннан
Шактый гына интеккәч,
Кояш килгән аланга
Инде ярты көн үткәч.
III
Яшел алан читендә
Ап-ак буран котырган.
Кыз, боланны кочаклап,
Утырган да утырган.
Күлмәгенә ромашка,
Зәңгәр чәчәкләр кунган,
Кызыл алма күтәреп,
Керпе ашыккан юлдан.
Ә буран туктамаган,
Көндез дә туктамаган,
Кичен дә туктамаган.
Дулый да буран дулый...
Буранда бүре улый...
Ә хикмәтле аланда
Очалар күбәләкләр,
Челтери салкын чишмә.
Су эчәләр җиләкләр
Эсседә пешә-пешә.
Салкын суга яфрагын
Манчып ала карлыган...
Кыз буранга: — Тукта! - дип
Кычкырып та караган.
Тик буран туктамаган.
Кыз, боланны кочаклап,
Утырган да утырган.
Толымнары янында
Күбәләк очып йөргән.
Сап-сары чәче кызның
Ямь-яшел төскә кергән.
Ә беркөнне... Ни гаҗәп?
Дулап арган ди буран.
Яшел аланны читләп
Ак бүре узган юлдан.
Ак бүре салкын кышта
Йөргән җылы тун киеп.
Курыккандыр эсседә
Тун эреп бетәр диеп.
Чыршы, нарат төбеннән
Карап ята ак көртләр...
Яшел аланга карап,
Ап-ак көртләр эчендә
Җылынып ята көртлекләр.
...Ә кыз шундый сөенгән,
Көрткә карап атлаган
Яшел алан-өеннән.
Бу нәрсә бу? Ни булган?
Кызыбыз кинәт туңган.
Ә кышка соң ни булган?
Гөрләвекләр йөгергән
Ак көртләр яткан җирдән.
Яшел чәчле икәнен
Оныткан булган шул кыз,
Ай буе җәйдә яшәп,
Җәй булып калган шул кыз.
IV
Кыз үтеп киткән җирдә
Юллар ямь-яшел икән.
Яшел чәчле чибәр кыз
Гел җәйдә яши икән.
Күпме гомерләр үткән...
Кыз киткән, ерак киткән...
Ерак-ерак илләргә,
Чүлләргә барып җиткән.
Йә кызарып алма күк,
Йә кош булып кагынып,
Без яшәгән җиргә дә
Кайтып китә җәй булып,
Туган ягын сагынып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев