Мактанчык Ильяс
Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә
Мактанчык Ильяс
Ильяс беркөн мактана:
«Кулъяулыгым ефәк, - ди,
- Күрсәтермен сезгә дә,
Андый яулык сирәк», - ди.
Тыңлап торган иптәше,
Түзмичә бу сүзенә,
Якын килеп, Ильясның
Туры әйтте йөзенә:
«Кулъяулыгым бар, дисең,
Ник кесәңдә йөртмисең?
Борын астың юпь-юеш,
Нигә шуны сөртмисең?»
Әнәс Кари
МӘКАЛЬЛӘР
- Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
- Тыйнакның - кулы, мактанчыкның теле эшли.
- Мактанма; ат дип, сыерга атланма.
- Мактанчык бүредән «курыкмаган», тычканнан коты очкан.
- Мактанчык кеше дәрәҗәгә менсә, башта борыны менә.
- Үз-үзен мактаган - агач атка атланган.
- Адәмне адәм иткән - әдәп, кешене һәлак иткән - әләк.
Егетлек турында, егет булу сыйфатлары турында мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/eget-bulsa-ebep-tormas-ebep-torsa-eget-bulmas
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт. Мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/datalar/olknnrg-khrmt-ze-khrmt
Дуслык турында шигырьләр һәм мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/duslary-gyna-bulsyn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев