Көзге манзара
Шагыйрә Асия Юнысованың көз фасылына багышланган шигырьләре.
Көзге манзара
Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,
Моң агыла көзгә багышлап.
Көзне каршы ала көяз миләш,
Ал тәлгәшләр белән алкышлап.
Мәтрүшкәләр өзеп, җиләк җыеп
Акланнарда истә йөргәннәр.
Җәй хәтерен инде кибән итеп
Болын куенына өйгәннәр.
Язын сайраганның көзге сые
Ындырларга кайтып тулган чак.
Кашкарыйлы көзге бакчаларга
Төнге күкләр йолдыз койган чак.
Көз мизгеле
Җир-әнкәбез чибәрләнгән,
Затлы киемен кигән.
Алма бизәкле күлмәге,
Миләшле яулык чөйгән.
Көмеш тоҗымлы калфагы
Бик килешә йөзенә.
Балан-миләш алкалары
Көздән бүләк үзенә.
Бар тереклек хәйран бүген,
Соклана Җир-әнкәгә,
Яшел хәтфә итәгенә
Сибә алтын тәңкәләр.
Өрәңгеләр кул чабалар,
Учлары — алтын яфрак.
«Мин дә күреп калыйм», — диеп,
Кояш чыккан ялтырап.
Көз
Әй көз, көяз кыз!
Чылтыратып көмеш яфрак,
Алтын яфрак чулпыларын,
Уйнаклатып тәлгәш-тәлгәш
Балан-миләш алкаларын,
Кәс-кәс басып читекләрен,
Килеп чыга алларыма.
Әй көз, чегән кызы!
Чуар парча шәлен җилпеп,
Тәңкә-тәңкә яфракларны
Сибә дә ул юлларыма,
Итәкләрен җилфердәтеп,
Чытлыкланып көлә-көлә,
Кабат чума урманына.
Әй көз, көйсез кыз!
Бии-бии арый да ул,
Каенга барып сарыла,
Атына талларымда,
«Алгысадым, юат!» — диеп,
Яшь коя алларыма.
Алмаланып тулган сентябрь бу!
Ак шәлләре иңдә, йөздә менә
Сабыр гына тыйнак елмаю.
Алмаланып тулган сентябрь бу.
Гомеркәйнең
Майлардан да ямьле бер ае!
Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,
Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.
Дөньяларда әби чуагы!
Әбиләрдәй җылы куенлы ул —
Көз мәленең рәхәт бу чагы.
Дөньялыкта хак-хәләлен үтәп,
Кышка керү якты йөз белән,
Алмаларны җыеп бер куану,
Тынычлану аннан көз белән —
Менә шушы инде олы хикмәт,
Табигатьнең сере без белгән.
Көз — шагыйрь ул!
Айны кабызган да
Төсле шигырь язып утырган.
Шигырь язган битләр — яфракларны
Сукмакларга сибеп тутырган.
Көз — хыялый! Төне буе тагын
Алтын тәңкә сибеп уйнаган.
Агач башларыннан очып узган
Баланнарны кочып елаган.
Иртәгәсен инде уйланган ул —
Рәссам булып таңда уянган.
Мәрҗән күзле көзге миләшләрдә
Кинәт бәхет тоеп ут янган.
Шагыйрь рәссам белә кыл-каләмен
Кайсы төскә кайчан манасын.
Ул өлгерер язып кышка кадәр
Бу көзләрнең уйчан кыйссасын.
Яфракларга сеңгән җәй сагышын —
Гомерләрнең талгын агышын,
Соңгы сәлам кебек алкышларны —
Күчмә кошның канат кагышын
Язып калдырыр ул китабына.
Яфракларның кыштырдавын басып,
Нокта куяр елның хисабына.
Асия Юнысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
3
2
Шундый хисле, ихлас шигырьләр
0
0