Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаилә музеенда кунакта

Мөслимдә яшәүче Фирая апа белән Моряк абый Йосыповларның гаилә музеена экскурсиягә бардык.

Арабызда бик үзенчәлекле, милли йолаларыбызны үтәүче һәм гасырларга сузылган буын чылбырларын саклаучы гаиләләр бар. 
Көзге матур бер көндә, сыйныф җитәкчебез Гөлшат Марс кызы белән, “Үткәнен белмәгән гаиләнең киләчәге юк” — дигән девиз белән Мөслимебездә яшәүче Йосыповларның гаилә музеена экскурсиягә бардык. Фирая апа белән Моряк абый сыйныфташыбыз Диләрәнең әби-бабасы да әле. 
Ык елгасыннан ерак түгел табигатьнең матур бер җиренә урнашкан Йосыповларның өйләре. Алар үз йортлары белән торалар. Безне Моряк абый, Фирая апа, Диләрәнең әнисе Гөлназ апа бик җылы каршы алдылар. 
Капкадан килеп керү белән сихри дөньяга чумасың. Барысы да бик гади кебек, әмма һәрнәрсә зәвык белән эшләнгән. Гаилә музее экспонатлары белән капка төбендә үк таныша башладык. Игътибарны ишегалдында үсүче 
агачлар, аларның утыртылу тарихы җәлеп итте. Матур чәчәкләргә сокланып, бакчага үтәбез. Күз явын алырлык һәм рәхәтләнеп ял итәрлек почмаклар. Моряк абыйның аңлаешлы итеп сөйләвен тыңлый-тыңлый музейга килеп 
кергәнне сизми дә калганбыз.  
Күпләр бүгенге заман әйберләрен сатып алып, әби-бабаларыбызның элекке эш коралларын, башка шундый хуҗалыкта кирәкле әйберләрне чүплеккә ташласа, Юсыповлар һәрнәрсәне бөртекләп җыйган, кадерләп саклый. Аларның күплеге дә сокландыра. Хәтта кайбер музейларда да аларның барысын да күреп булмый. Алар тема буенча тупланып урнаштырылган. Әйберләрнең кемнеке, кайдан икәне турында Моряк абый рәхәтләнеп сөйләде. Шулай булмыйча — аларда бит иң кадерле кешеләренең кул җылысы сакланган. Диварларда Моряк Шайхрахман улы һәм Фирая Шәйхенур кызының әти-әниләре, әби-бабаларының фотосурәтләре. Әйтерсең алар хәзер дә балалары белән бергә. 

Без белмәгән эш кораллары белән дә таныштык. Аларны кайда, ничек кулланганнар, Моряк абыйның сөйләвенә ияреп, аның бала чагына да “кайтып килдек”. Төрле елларда җитәкче урыннарда эшләгәндә тупланган 
истәлек-экспонатлар да бездә кызыксыну уятты.   
Безгә гаилә музее бик ошады, экскурсиябез кызыклы һәм файдалы үтте. Мөслимебездә, сыйныфташыбызның әби-бабасы йортында шундый музей булу күңелләрдә горурлык хисе уятты. 
Замалова Зәринә, Мөслим гимназиясенең 6 в сыйныфы укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев