Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чирек гасыр бергә!

“Көмеш кыңгырау” гәҗитенең 25 еллык юбилее уңаеннан бик озак уйланып йөрдем. Гәҗитне тәүге тапкыр алганда мин әле 21 яшьлек укытучы кыз идем, хәзер инде акыл утырткан, чәчләргә бәсләр төшкән мөгаллим.

25 ел үткән - гәҗит тагы да кызыклырак, матуррак, замана белән бергә атлый, без дә төшеп калырга тырышмыйбыз. Хәтерлим, беренче саннарны дулкынланып, саклык белән кулга алдым.

Республикада балалар өчен чыккан бердәнбер “Яшь ленинчы” гәҗите, “Ялкын”журналы укып үскән балалар бит без. Шул басмалар арасында “Көмеш кыңгырау” югалып калмасмы, үз укучыларын таба алырмы, дигән сораулар тынгылык бирмәде. Башта үзем алып укыдым, уку елы башлануга, татар сыйныфы укучыларына, әти-әниләренә тәкъдим итттек. Бу эшне шәһәребезнең барлык мәктәпләренең татар теле укытучылары башкарды. Һәр класстан 5-6 укучы гәҗитне өйләренә яздыртты, калганнарны класс сәгатьләрендә, әдәбият дәресләрендә кызыклы язмалар, якташ язучыларыбыз, шагыйрләребез иҗаты белән таныштыра идек.

Редакция беренче көннән үк дөрес юнәлеш алды: үз укучылары белән җанлы очрашулар, төрле кичәләр оештыра иде. Бу традиция хәзер дә дәвам итә. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, шәһәрдәш иҗат әһелләребез Факил Сафин, Нәсимә Садыйкова, Заһирә Гомәрова, Нәҗип Мәдияров, Кадыйр Сибгатуллин, Мәхмүт Газизов, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Зимфира Исламова иҗатлары белән танышып, әсәрләрен яттан өйрәнеп сөйлиләр иде. Яңа саннардан “таныш” апа-абыйларының әсәрләрен якын итеп укыйлар, үзләре дә каләм тибрәтергә тырышалар иде. Әти-әниләрне бу гәҗит белән балалары таныштырды. Туган телгә, ата-анага, газиз җиргә мәхәббәт тәрбияләргә, укучыларга тормышта дөрес юл сайларга да “Көмеш кыңгырау “ ярдәм итте.

“Сабантуй” гәҗите белән дус, тату яшәделәр: берсенең уңышына икенчесе сөенде, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин кебек атаклы шәхесләр белән очраштырды.

Иҗат ул шундый нәрсә: анда көндәшләр була алмый. Һәркемнең үз юнәлеше, үз йөзе, үз укучысы була. 25 ел эчендә “Көмеш кыңгырау” балалар мәхәббәтен яулаган, күпләргә иҗат канатлары куеп, беренче тапкыр талпындырган, очырган гәҗит.

95нче елларда 15-17мең тираж белән чыккан гәҗитне замана үзгәртми калмады. Туган телгә булган караш тиражны сизелерлек киметте, ләкин 5320 тугры укучысын саклап калды. Бу аз сан түгел. Географиясе дә шактый киң, ә каләм тибрәтүче баларның саны көн дә арта тора: яңа исемнәр чыга! Без дә сыйныфыбызга 5 гәҗит алдырабыз, яратып укыйбыз.

1998 елның 30нчы апрелендә, 1999 елның 25нче мартында чыккан саннар миндә әле дә саклана, чөнки анда минем укучыларым куйган спектакль турында әти-әниләре язган мәкалә белән рәсемнәре басылган. Кайсы ата-ана гына үз баласының уңышларына сөенми икән!

Бүгенге көндә “Көмеш кыңгырау”да талантлы журналистлар: Ризидә Гасыймова җитәкчелегендә Лилия Фәттахова, Ләйлә Мирзаһитова һ.б. эшли. Аларга иҗади уңышлар телибез. Дуслыгыбыз елдан-ел ныгый баруын телибез!

Әмирова Лилия Флүс кызы, 41 нче мәктәпнең татар теле укытучысы.

Лилия Әмирова: «Мин бәхетсез – җырлый алмасам!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев