Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Лилия Әмирова: «Мин бәхетсез – җырлый алмасам!»

«Көмеш кыңгырау» газетасында «Йолдызга соравың бармы?» дигән сәхифә барлыкка килгәч, минем әнием Лилия Әмирова белән әңгәмә корасым килеп китте. Ул сезнең өчен йолдыз түгел, бәлки гап-гади кешедер. Әмма минем өчен йолдыз ул!

Аннан күп нәрсәгә өйрәнергә була. Әнием бик тәвәккәл һәм тырыш минем. Аннары, хәзер заман да үзгәрде, дип уйлыйм мин. Бүген артистлар, футболчылар гына түгел, «җир кешеләре» дә йолдыз булып балкырга мөмкин. Әнием белән дә шул турыда сөйләшеп киттек без.

 

– Хәзер врачлар, укытучылар, җитештерүчеләр дә йолдыз булып китәргә мөмкин. Шулай бит, әни?

– Әйе. Менә бу коронавирус, мәсәлән, табибларның нинди кирәкле һөнәр ияләре булуын тагын бер искәртте. Дөньяда җыр-бию белән генә яшәп булмаганын.

– Бүгенге көндә син менә укытучы да, бәйрәмнәр алып баручы да. Кайсы һөнәрең кирәклерәк дип уйлыйсың? Һәм кайсысы күңелеңә якынрак?

– Икесе дә. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Шул ук вакытта җырсыз да яши алмасымны аңладым. Бүгенгә исәпләр тигез: 15 ел татар теле укытучысы һәм шуның кадәр үк бәйрәмнәр оештыручы булып эшлим. Җыр-музыка эчендә кайныйм. «Сез үткәргән бәйрәм күңелдә матур хатирә булып калды»,  – дигәннәрен ишетү бик рәхәт.

– Әни, ә нинди сыйфат сиңа балачак хыялларыңны тормышка ашырырга ярдәм итте икән?

– Тәвәккәллектер. Мин бит алты яшьтә укырга кердем. Ул вакытта мәктәпкә 7 яше тулганнарны гына алалар иде. Әзрәк йөрер дә ташлар дип, директор белән сөйләшеп, әни мине бер ел алдан мәктәпкә илткән. Апам белән бергә укып йөрү зур бәхет булды инде минем өчен. Ә ярты ел укыгач, мине укучылар исемлегенә өстәгәннәр. Укырга кергәнче, мин өйдә «Әлифба» китабын өч рәт укып чыгып, әнидән өч тапкыр «Әлифба бәйрәме» уздыртырга өлгергән идем. Туганнан бирле ашыгырга яратканмын инде. 14 яшьтә Минзәлә педучилищесына чыгып киттем. Әни кире кайтасымны сизгәндер, каршы килмәде. Бер атнадан әйләнеп кайттым, билгеле. Аннары, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы педагогия институтына укырга кердем.

– Ә җыр?

– Үземне белгәннән бирле җырлыйм. Кечкенә вакытта өйдә берүзем калгач, әнинең ялтыравыклы күлмәге белән лаклы биек үкчәле туфлиләрен киеп, кулыма массажка тотып, сәгатьләр буе көзге каршында җырлый идем. Авыл клубында, мәктәптә үткән бәйрәмнәрдә бик күп катнаштым. Җырлар өчен җырны күңелең белән тою кирәк. Хәтерлим, 9-10 яшьләр булгандыр, район Сабан туена җырларга алып бардылар. «Каерылмасын канатың» спектакленнән ятим бала җырын башкардым мин анда. «Карале, бу баланың әти-әнисе аерылышкан иде, шуңа өзгәләнеп җырлый инде бу кыз!»  – дип, мине елый-елый тыңлаганнар.

– Сине «безнең җыр китабы» дип йөртә торган булганнар бит.

– Йөртмичә соң  – һәр җырны яттан белә идек бит без. Телевизор каршына концерт карарга дәфтәр-ручкасыз утырмый идек. Җыр сүзләренең ике юлын апам, ике юлын мин язып алам, көен бер ишетүдә отып калабыз. Сабан туена яулык җыйганда да, кыңгыраулы атларда Яңа ел бүләге таратканда да башлап җырлаучы  – мин, баянда  – Фәйсүн абый Кәшбиев була иде.

– Татарстан радиосында җыр яздыртуың ничек килеп чыкты?

– Баш мөхәррир Рәкыйп абый Гаффар үзе чакырды. Башта берәр сәгать сөйләшеп утырдык, аннары баянчы Максат Гомәров белән җырлар яздырдык. Шунда Максат абый Казанга педфакның җыр бүлегенә укырга күчәргә тәкъдим иткән иде. 1990 еллар иде ул. Хезмәт хакы бирмәгән авыр вакытлар. Апа  – Казан авыл хуҗалыгы институтында 2нче курста укып йөри. Мин Чаллыда, авылга якынрак, гел кайтып йөрим. Әнинең ялгызын калдырасым килмәгәндер, күрәсең. Шунысы кызык булды: җырларны яздырдык, ә Рәкыйп абый интервью алмады бит. Баксаң, студиягә кергәч тә диктофонын кушып куйган булган икән. Бер сәгатькә якын барган бу тапшыруны Максат абый ике мәртәбә эфирга куйдырган. Ул вакытта татарча тапшыруларны халык көтеп ала, яратып тыңлый иде. Авылдашлар минем өчен бик сөенгәннәр иде инде.

– Аннары «Моңлы Чаллы» җыр студиясендә эшләвең...

– Анысы очраклы килеп чыкты  – җырчы, композитор Виталий Агапов Тәкермәнгә эш белән килгән булган. Сезнең авылда талантлар күп бит, берәр матур җырлаучыгыз юкмы дип, сүз иярә сүз чыгып сорап куйган. Кызлар мине тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, 1996-1997 елларда «Моңлы Чаллы» җыр студиясендә эшләп алдым. Рәхмәт Виталий Агаповка  – шушы бер ел эчендә мин бик күп сәхнә серләренә өйрәндем.

– Җырлаганда син кемнән үрнәк аласың, әни?

– Кемнән үрнәк алам? Мин сиңа яраткан җырчыларымны атый алам: Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Виталий Агапов... Ә менә үрнәк алуга килгәндә... Җырчы кемнәндер үрнәк алып җырларга тиеш түгелдер, дип уйлыйм. Бервакыт шулай үрнәк ала торгач, Хәния апа тавышына күчеп бетә язганмын. Баянчы Фәйзелхак Хәлимов бик тиз сизеп, үз урыныма утыртты. «Җырчыларны кабатлау  – талантсызлар эше», – диде. Яраткан җырчылар дигәннән, Фирдүс Тямаевны, Гүзәл Уразованы да яратам. Фирдүс белән башкарган җырыбызны интернеттан 75 мең кеше тыңлагач, шулкадәр сөендем.

– Иң яраткан җырың нинди?

– Нурия Измайлова сүзләренә, Илһам Хисмәтуллин көенә язылган «Адаштым» җыры. Истәлекле җыр ул. Мин аның белән 1992 елда Минзәләдә үткән «Татар җыры» бәйгесендә лауреат, Чаллыда дипломант исемен яуладым.

– Синең тормыш девизың нинди, әни?

– Шундый җыр сүзләре бар бит: Мин бәхетсез – җырлый алмасам, Мин бәхетле – егылып калмасам. Мин бәхетле – язмышлардан килгән Ялгышларны җиңеп баралсам. Минем күңел халәтемә шулкадәр туры килә бу җыр...

Әңгәмәдәш - Гүзәл ӘМИРОВА, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Безнең кызлар» түгәрәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев