Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Соңга калган бәхет хакында хикәят

Бүгенге мәкаләбез сине әзрәк булса да уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Сәлам! Бүгенге мәкаләбез сине әзрәк булса да уйланырга мәҗбүр итәчәк. «Яшәү мәгънәсе нәрсәдә» ише фәлсәфи темаларга уйланырга үзем дә бик яратмыйм, әмма бүгенге сөйләшер сүзебез актуаль — барыбызның да бәхетле буласы килә ләбаса.

«Мин — уникаль шәхес. Мин дөньяда берәү һәм мине алда һичшиксез иң якты, бәхетле киләчәк көтә. Бүген миңа авыр булса да, бу бары „каралама“, ә „аклама“, чып-чын шәп мизгелләр алда. Һәм ул минутлар, һичшиксез, кайчан булса да киләчәк», — таныш уйлармы?

Килешәм, үзеңнең уникальлегеңә ышану — искиткеч тойгы. Әмма дустым... Якты киләчәкне көткән арада чып-чын бәхетне кулдан ычкындырабыз түгелме!? Бер уйлап карасаң, «Һәр мизгелнең тәмен тоеп яшә» сүзләренә никадәр тирән мәгънә яшерелгән бит!

Әгәр дә без һәр секундыбызны (әйе-әйе!) ниндидер сөенү хисе белән каршыласак, һәр мизгелнең бүтән беркайчан да кабатланмасын аңласак, яшәеш күпкә мәгънәлерәк булыр иде. Бәхетне соңга калдырабыз бит, дуслар, бәхетне. Ә ул, белгәнебезчә көтәргә яратмый. 

Соңга калган бәхет

«Мин спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланасым, аэробикага языласым килә. Әмма... ОГЭларны, бирмичә һичничек тә тотына алмыйм».

ОГЭлардан соң ЕГЭ, ЕГЭлардан соң институтка керү, аннан соң инде бетмәс эшләр өере көтә безне, моны аңларга кирәк. Аңларга кирәк — яки хәзер, яки беркайчан. Әгәр дә синең бәхетеңне «тотасың» килә икән — ике дә уйлама, нәкъ хәзер керт үзгәреш җилләрен тормышыңа. Беләсеңме, без һаман нидер көтәбез. Һаман киләчәк хәзергегә караганда уңайрак булыр дип ышанабыз. Бүгенге көн гүя «каралама» да, ап-ак, чып-чын яшәү каядыр алда, бирелгән имтиханнар, тапшырылган зачетлар артында шикелле.

Без үзебезне алдыйбыз бит, иптәшләр. Безне бәхетебез көтеп тора, тик, ышаныгыз, озак көтмәс ул, койрыгыннан тизрәк эләктерергә кирәк. Без аңламыйбыз иң мөһимене — без хәзер бәхетле була алабыз. Тик никтер, үзебез теләп, бәхетебезне соңга калдырабыз. Ни дигән сүз соң бу, иптәшләр? Әйдәгез әле, бергә — бәхетне куып тотарга чаптык.

Чыгу юлы гел дә бар ул

Һәрвакыт берәр проблеманы чишәсең килсә — «әйе, миндә әлеге проблема бар» дигән фактны кабул ит. Әгәр дә син чыннан да бәхетне һаман алда күреп, хәзерге көннәреңне «в режиме ожидания» яшисең икән — әлеге бүлекчә нәкъ менә синең өчен. 

Беренчедән: бәхетле булыр өчен бәхетнең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Уйлап кара: сиңа нәрсә бәхет китерә? Бәлки сиңа йога белән шөгыльләнә башларгадыр, яисә ниһаять аэробикага язылырга кирәктер? Ә бәлки сиңа мәктәбеңдә кысан, һәм үзеңе иркен тотар өчен бары башка гимназиягә күченергә кирәктер?

Һәр кеше — индивидуаль. Һәр кеше — шәхес. Һәм «бәхет ул нәрсә?» дигән сорауга да һәрберебезнең җавабы төрле. Әйткәнемчә, беренче адым проблеманың барлыгын тану булса, икенчесе аның чишелешеннән тора. Бәхетнең нидә икәнен аңлагач, аңа ничек ирешәсен аңлау күпкә җайлырак. Йогадамы бәхетең — үзеңә абонемент ал. Җаның үзгәреш таләп итәме — чәчеңне кистер, стилеңне үзгәрт, яңа алкалар ал. Беләсеңме, сиңа бер серне ачасым килә — чып-чын бәхет ул йөрәгеңне тыңлау.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев