Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Син - кунак

Сине кунакка чакырганнар икән, йорт хуҗасына нәрсә бүләк итәчә­гең хакында уйлан.

Бүләк сайлау

Бүләкне алдан ук уйлап, дустың­ның мәнфәгатьләренә туры китереп сайларга кирәк. Мәсәлән, иптәш кызың рәсем ясарга ярата икән, аны пумалалар һәм буяулар җыелмасы яки үзенчәлекле рәсем ясау альбомы белән сөендер. Укырга яратса, яраткан язучысының китабын бүләк итә аласың. Үз кулларың белән эшлән­гән әйбер (чигүле кулъяулык, бизә­нү әйбере) бирү бигрәк тә күңелле. Әлбәттә, дустыңның теләгән әйбе­рен аңа һәрвакыт бүләк итеп тә бул­мый инде. Мәсәлән, син иптәш кы­зыңның песи баласы, эт, тутый кош турында хыяллануын беләсең. Шу­лай да зоокибеткә барырга ашыкма! Иң элек дустыңның әти-әнисе белән киңәшләш. Бәлки, дустыңның (яисә аның әнисенең, әтисенең, әбисенең һ.б. туганының) хайваннарга аллер­гиясе бардыр.

Тагын бер гади, ләкин бик мөһим кагыйдәне исеңдә тот: дустыңа бер­кайчан да сиңа кайчандыр бүләк ителгән әйберне бирә күрмә. Бүләкләрне чын күңелдән, бары тик дустыңның кызыксыну даирәсенә туры китереп һәм махсус аның өчен сай­ларга кирәк. Чәчәкләргә килгәндә, аларның һәрберсенең үз мәгънәсе бар. Шуңа күрә, бүләк иткәндә, алар­ның төсенә, төренә игътибар ит.

БУ КЫЗЫК!

Ачык кызыл төстәге чәчәкләрне әниләргә бирергә мөм­кин. Егетләр исә аларны сөйгән кызларына бцләк итәләр. Хатын-кызларга ачылган чәчәкләр, яшь кыз­ларга ачык төстәге чәчәкләрне бөреләре ачылмаган килеш бцләк итц гадәткә кергән. Өлкән яшьтәге ханымнарга чәчәк атып утырган чүлмәкле гөлләр би­рергә була.

Менә син дустыңа һичшиксез ошаячак бүләк сайладың. Хәзер ку­накка да барырга мөмкин, дисеңме? Ашыкма. Бүләкне матур итеп төреп куярга да кирәк бит әле. Аны нинди дә булса ялтыравыклы кәгазьгә төрергә яисә матур бант белән би­зәргә мөмкин. Хәзер сатуда бүләк­ләрне салып кую өчен төрле-төрле махсус тартмалар һәм пакетлар бар. Шуңа күрә аларны курыкмыйча са­тып алырга мөмкин.

Бүләгең әзер. Син кунакка ба­рырга җыенып беттең. Шулай да иң элек кунакта үз-үзеңне тоту кагый­дәләре хакында искә төшереп китү урынлы булыр.

Әдәпле кунак буласың килсә...

Кунакка һәрвакыт чакырылган вакытка килергә тырыш. Сиңа бәй­ле булмаган сәбәпләр аркасында соңга калгансың икән, гафу үтен һәм тыныч кына табын янындагы буш урынга барып утыр. Әлбәттә, синең белгән кешең янында уты­расың килер. Шулай да, хуҗалар тәкъдим иткән урынга утырмыйча, үзсүзлеләнү бер дә матур эш түгел. Син бу очракта хуҗаларны да, ашау­ларыннан бүленеп, сиңа урын бирә­чәк кунакларны да уңайсыз хәлдә калдырасың.

Өстәл алдында үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге хакында беләсең инде, әлбәттә. Урындыкка туры итеп утыр. Терсәкләреңне өстәлгә куй­ма, ашаганда, аларны як-якка җәеп утырма, яныңда утыручыларга ко­мачаулама. БУ КЫЗЫК!

Элегрәк кызларны өстәл алдында терсәкләрен җыеп, дөрес итеп утырырга махсус өйрәткәннәр. Булачак ледилар, ашаганда, култык асларына китаплар кыстырырга тиеш булганнар.

 

Ашаганда пөхтә бул, ашыкма. Авызыңны чапылдату, өстәл алдын­да кычкырып сөйләшү дә килешмәс.

Матур әңгәмә кора белү - үзе бер сәнгать

Шулай да бу «син табын янын­да бер сүз дә әйтмичә, авызыңа су капкандай дәшмичә утырырга ти­еш» дигән сүз түгел. Бәйрәм табы­ны алдында күңелле әңгәмә кора белү - үзе бер сәнгать. Ул җыелган кунакларны бергә тупларга ярдәм итә. Әлеге сөйләшү кызыклы, күңел­ле һәм тыныч булырга тиеш.

Табын алдында сөйләшү гомуми (әлеге сөйләшүдә табын янында җыелганнарның барысы да катна­ша) һәм шәхси (бер-берсенә якын утыручы берничә кеше генә катна­ша) булырга мөмкин. Беренче оч­ракта өстәл янында җыелган кеше­ләрнең барысы да ишетерлек итеп сөйләшергә мөмкин. Икенче очрак­та, башкаларга комачауламас өчен, акрын гына аралашыгыз.

Өстәл алдында, дустыңа бөтен гәүдәң белән борылып, пышылдап сөйләшергә ярамый. Болай эшләсәң, син берьюлы этикетның ике кагый­дәсен бозачаксың. Беренче кагыйдә буенча, компаниядә пышылдап сөй­ләшергә ярамый. Башкалар сез алар турында гайбәт сатып утырасыз дип уйларга мөмкин. Икенче кагыйдә буенча, шәхси сөйләшү вакытында тыңлаучыга бөтен гәүдәң белән бо­рылу да дөрес түгел, чөнки бу ва­кытта син икенче ягыңда утырган кешегә аркаң белән борыласың. Бу исә сине әдәпсез кеше итеп күрсә­тәчәк.

Өстәл алдында туры итеп утыр. Яныңда утыручыга мөрәҗәгать иткәндә, аңа таба бөтен гәүдәң белән борылма, бары башыңны гына бор. Бу вакытта син тыңлаучыга игъти­барлы булуыңны гына түгел, табын янында җыелганнарның барысын да хөрмәт итүеңне күрсәтерсең.

Шуны исеңдә тот: табын алдын­да сөйләшү синең шәхси монологың түгел. Аралашу барышында әңгәмә­дәшләреңне хөрмәт ит, аларга үз фи­керләрен әйтергә мөмкинлек бир.

Без биргән киңәшләрне исеңдә тотсаң, син һәркайда да көтелгән ку­нак булырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев