Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Макияж ясау серләре

Кайвакыт макияж кызларны шул­кадәр үзгәртә, алар бөтенләй икенче кешегә әйләнгән күк була.

Кайвакыт мәктәптә бер төрле күрергә күнеккән иптәшләреңне, дус кызларыңны дискотекада, бәйрәмнәрдә очратып шаккатасың. Күзлек киеп, гел аска карап йөргән, арткы партада утырган сыйныфташыңны танырлык түгел: кара ма­тур керфекләр, зәңгәр күзләр (ә син аның күзләренең зәңгәр икәнен әле яңа гына белдең), алсу бит очлары...

Аңа шундый килешә! Нишләп көн саен шулай бизәнеп йөрми икән ул, дип уйлап та куясың хәтта.

Кайвакыт макияж кызларны шул­кадәр үзгәртә, алар бөтенләй икенче кешегә әйләнгән күк була. Дөнья­дагы барлык хатын-кызларның ни өчен һәрвакыт күпләп косметик ча­ралар сатып алуына төшенә башла­дыңмы инде? Әйе, әз генә тушь буяу, ирен иннеге сөртү дә гүзәл затлар­ны тагын да гүзәлрәк итә, зәвыклы макияж хәтта кәефне дә күтәрә әле. Ир-егетләребезнең табигый матур­лык ягында икәнен беләбез, шулай да беренче очрашуга косметикасыз барган хатын-кызлар бик сирәктер. Шуңа күрә сиңа да макияж ясау серләренә төшенергә кирәк булыр. Унынчы сыйныфта укучы егетне инде күптән күзләп йөрисең бит. Ә тиздән «Көзге бал» бәйрәме бу­лачак. Алайса, әйдә, Чибәркәй,серле макияж остаханәсенә рәхим ит!

Моның өчен сиңа бит өчен крем, кершән (пудра), бит иннеге (румяна), тушь, тень, ирен иннеге, ирен ялтыравыгы кирәк булыр. О-о, җыя башлагач, шактый булдылар. Тагын күз өчен карандашлар, каш өчен ка­рандашлар, ирен өчен карандашлар, тональ крем һ.б. бар, тик әлегә сиңа без алда санап киткәннәре дә җитеп торыр, чөнки синең йөзең, битең әле болай да яшь һәм матур.

Макияж ясар алдыннан бик мө­һим кагыйдәне исеңдә тот: каш ясыйм дип күз чыгара күрмә. Арт­тырып җибәрмә, диюем, һәр нәрсә­не аз-азлап кына буя.

Башта битеңә крем сөрт, ул синең бит тиресенә туры килә торган бу­лырга тиеш. Әлеге нигез крем бит­не зарарлы матдәләр үтеп керүдән саклый, кершәннең, бит иннегенең тигез ятуына булышлык итә.

Нигез кремнан соң биткә кер­шән ягыла. Ул биттәге тигезсез урыннарны яшерү, тирегә матур төс бирү өчен кулланыла. Кершән шулай ук битне төрле табигый тәэ­сирләрдән дә саклый. Аның соста­вындагы үсемлек майлары тирегә нәфислек, шомалык бирә. Кершән­нәр берничә төрле була. Уалучан кершән коры тире өчен килешсә, кершән-крем майлы тирегә туры килә. Ә ялтыравыклар кушылган кершән бәйрәм, дискотека макияж­лары ясаганда кулланыла.

Инде күз кабакларына тень тө­шерер вакыт җитте. Тень күзләргә төрле эффект бирү, аларны билге­ле бер дәрәҗәдә зурайту, төс туды­ру өчен кулланыла. Теньнәр каты (компактный) һәм сыек була. Алар­ны пумала яки косметик губка бе­лән буйыйлар. Теньнәрне нинди кү­ләмдә һәм ничек сөртүгә карап, алар-ның тәэсир итү дәрәҗәсе - эффекты үзгәрә. Әгәр теньнәрне коры пума­ла белән буясаң, алар бик табигый күренер, ә инде дымлырак пумала куллансаң, ялтыравы һәм тотрыклы төсе күзгә чалыныр. Теньнәрнең ачык төсе, гадәттә, күзләрнең эчке почмагына сөртелә, ә тышкы почма­гына таба караңгырак төсләр кулланыла. Теньнәрне шулай ук нечкә генә итеп аскы керфек астына да төшерергә мөмкин.

Теньнең төсләре бик күп, шуңа күрә синең сайлап алу мөмкинле­гең бар. Гадәттә, ямьсез, яңгырлы көннәрдә кызлар җылы, ачык, ялты­равык теньнәр буярга яраталар, чөнки алар кәефне күтәрә.

Хәзер инде керфекләргә тушь буйыйк. Ул керфекләргә төс, күләм, озынлык бирү өчен кулланыла. Тушь су үткәрми торган һәм беркетә тор­ган матдәләрдән (балавыз яки бала­вызга охшаш матдәләр) тора. Аны керфек төпләреннән очларына таба щетка белән буйыйлар. Тик буяган­да сак булырга кирәк, тушь күз эченә керергә тиеш түгел. Шуны онытма: йоклар алдыннан тушьны косметик сөт яисә чистартучы крем, лосьон яр­дәмендә чистарталар, аннан соң күз янындагы тирене һәм керфекләрне крем яки башка майлы лосьон белән дымландыралар.

Бит иннеген (румяна) кершән өстеннән бит очларына сөртәләр. Ул тирегә алсулык бирә һәм җиңелчә генә ялтырап тора. Бит иннекләре каты, сыек, кремсыман, гель рәве­шендә яки сиптерә торган булалар. Сыек иннекләр тиз кибә, авыр юыла, ләкин биттә озак саклана. Каты ин­некләр биткә кершән сөрткән кебек сөртелә.

Иреннәргә исә ирен иннеге буя­ла. Ирен иннеге иреннәрне буяу, йомшарту, тәэсирле итү өчен кулланыла. Аның составында үсемлек майлары, буягыч матдәләр, балавыз һ.б. бар. Кайбер иннекләр иреннәр­не ультрафиолет нурлардан һәм та­бигый тәэсирләрдән саклый. Бүген иннекләрнең төрле төстәгеләрен әзерлиләр. Алар ирендә озак вакыт дәвамында саклана. Ирен ялтыравыгы иннек өстен­нән дә, аерым да сөртелә. Ул ирен­нәрне ялтыравык итә һәм салкын­нан, җилдән, кояштан саклый. Ин­нек өстеннән буялган ялтыравык иннек төсендә булса, иреннәр тагын да тулырак күренә. Ирен ялтыра­выгын болай сөрт: ирен уртасына бер тамчы тамызганнан соң, аны ирен кырыйларына таба пумала яр­дәмендә тарат, тик ирен читенә бик якын китермә, чөнки ялтыравык җәелергә мөмкин.

Соңгы елларда иннек-ялтыравыклар чыгарыла башлады, алар ачык төсләре, шул ук вакытта ялтыравыклы булулары белән иреннәрне тулырак, матуррак итеп күрсәтә.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев