Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Кысалар кайдан килә һәм ни өчен индивидуаль булу тыела?

Моның сәбәпләрен Айгөл Фәттахова белән ачыклыйбыз.

Әгәр синең үлчәмнәрең 90-60-90 түгел икән, син беркайчан модель була алмассың. Математик фикер йөртмәсәң, яхшы инженер булырга хыялланма да. Кечкенә буйлы, бәрәңге борынлы икәнсең, димәк син матур түгел. Каян барлыкка килә бу кысалар һәм нәрсәгә индивидуаль булу тыела?
Һәр кеше аны башкалардан аермалы итә торган сыйфатларга ия. Нәкъ тә шул сыйфатлар безнең һәрберебезне индивидуаль итә. Әмма бик еш кеше тормыш барышында үзенчәлекле сыйфатлары өчен кыерсытуга дучар була. Димәк индивидуальлек начармы әллә яхшымы?
Игътибар иткәнегез бармы, кечкенә балалар гади генә нәрсәдән дә ямь табалар, яңалыкка омтылалар. Алардан булса да, булмаса да, эшлиләр һәм тәнкыйть корбаны булмыйлар да. Аларның һәрберсе шулкадәр төрле  һәм алар бәхетле. Ә олыгайгач кеше бәхетсезләнә кебек. Аңа көләр, елмаер өчен зур сәбәпләр кирәк була башлый. Нинди дә булса яңа эшкә тотынганда анда туктаусыз шик-шөбһә туа, “Миннән булыр микән” “Оятка калырмын тагын” “Ә кеше нәрсә уйлар” дигән сораулар борчый башлый аны. Ә нишләп соң алай? Кем сәбәпче кешенең шулай фикер йөртә башалавына? Кайда кеше бәхетсезлеккә таба ялгыш адым ясый?
Бала тумышыннан ук аңа гына хас билгеләргә ия. Аерым чәч төсе, холык үзенчәлеге, төрле буй һәм авырлык. Ул индивидуаль һәм матур. Әмма ул зурая, яшүсмер чорга җитә, яңа кешеләр белән очраша һәм “матурлык стандартлары” белән таныша. Нәтиҗәдә үзен башкалар белән чагыштыра башлый, үзендә гаеп эзли. Моның сәбәпчеләренең берсе - җавапсыз мәхәббәт. Чөнки яшүсмер, яраткан кешесе аңа да шул ук хисләр белән җавап кайтармагач, үзен әйбәт, матур түгел дип уйлый башлый. 
Шулай ук, миңа калса, индивидуальлекне киметүче фактор ул – мәктәп. Сүз дә юк, мәктәп безне тәрбияли, туры юлга юнәлтә. Әмма шуның белән берррәттән аның үз таләпләре, кысалары бар. Шуларның берсе – мәктәп формасы. Соры күлмәк, кара алъяпкыч барыгызга да яхшы таныш дип уйлыйм. Һичшиксез, һәрвакыт формадан йөрү укучыларны тәртипкә өйрәтә, катлаулар аермасын булдырмый. Тик менә индивидуальлекне какшата. Укучыны кысаларга кертәләр, үзен, тышкы кыяфәтенең үзенчәлекләрен күрсәтергә рөхсәт бирмиләр. Һәм олы тормышта да кеше шул кысадан чыга алмаска мөмкин. 
Һичшиксез, индивидуальлек ул – тышкы күренеш турында гына түгел. Ул кешенең эчке дөньясын да чагылдыра. Кемдер җаны-тәне белән әдәбиятка гашыйк, кемдер музыка белән җенләнә, икенчеләре спорт белән яши. Һәммәбез шулкадәр төрле.  
Тормыш булгач, тактлылык белән таныш түгел кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Әгәр син кемдер уйлап тапкан матурлык стандартларына туры килмисең икән, сине кыерсыта башлыйлар, җәмгыять сине кабул итми. Нәтиҗәдә син үзеңдә ябыласың һәм башкалардан аерылып торырга куркып яши башлыйсың. 
Ә бит кешенең үзенчә фикерләве, аның принциплары, башкаларга хас булмаган сыйфатларга ия холкы, тышкы кыяфәтендәге үзенчәлекләре аны чын шәхес итеп күрсәтә түгелме соң? Менә шул бәрәңге борын, бөдрә чәчләр, каурый болытларда очып йөргән күңел кешене үзенчәлекле, шулкадәр гүзәл итә түгелме соң?! 
Син индивидуаль һәм матур шуны беркайчан да онытма. Юкка гына әйтмиләр бит “матурлык караучының күзләрендә”. Кем өчендер хуш килеп бетмәгән, башканың тормыш мәгънәсенә әверелергә мөмкин. Башкаларга ярарга теләп, үз “изюминкаңны” югалта күрмә.
Нәтиҗәдә шуны әйтәсем килә, индивидуальлек ул – яхшы. Төрле юллар белән үзеңне күрсәтергә омтылуның зыяны юк. Ул бары тик акыл чикләреннән чыкмаска һәм башкаларның тынычлыгына зыян салмаска тиеш.
Күңелебездә яшәгән, гадидән дә матурлык күрә белгән нәни баланы югалтмый, башкаларны бер сәбәпсез тәнкыйтьләми, үзебезгә генә хас индвидуальлектән баш тартмый бәхетле булып яши алсак иде.
Айгөл Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев