Балчыктан – йөзек
Мин – Шагалиева Зилия, Әҗмәт авылында яшим, Такталачык мәктәбендә укыйм. Миңа 13 яшь, буш вакытымда рәсем ясарга, киносериаллар карарга яратам. Һәм җәйне дә бик яратам. Шушы җәйге көннәрдә полимер балчыктан төрле кечкенә сыннар яки йөзекләр, кулоннар ясап карарга тәкъдим итәм. Әйдәгез, йөзек ясап карыйбыз.
Бергәләп ясыйк
Кирәкле әйберләр: полимер балчык (төсле яки төссез), анда төрле бизәкләр ясау өчен очлы әйбер (зубочистка), Fimo лагы, акрил буяу.
1. Башта балчыкны йомшартабыз.
2. Диаметры бармак калынлыгы булырлык итеп балчыктан әйләнә ясыйбыз.
3. Очлы әйбер белән бизәкләр яки хайван сыны ясыйбыз.
4. Йөзекне якынча 15 минутка газ миченә куябыз (120-130 градуска).
5. Балчык төссез булса, аны акрил белән буйый аласың.
Йөзекне лак белән каплыйбыз да җайлы, матур йөзегебез әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев