Бәйрәм бүген кызларга!
Бәйрәм кунаксыз булмый. Кунаклар өчен табын әзерләүнең үз тәртибе бар.
Кабымлыклар
Табын әзерләүгә килгәндә, башта сүзне кабымлыклардан, салкын ашлардан башлыйк. Аларны иң беренче итеп чыгаралар яки башта ук өстәлгә куялар. Кабымлыклар, салкын ашлар үзләштерү өчен бик җиңел булырга тиеш. Алар, кагыйдә буларак, иртәнге, көндезге һәм кичке ашлар янына бирелә. Кабымлыклар аппетитны ачу өчен кирәк. Тик яшелчә, ит, балык һ.б.лар кебек витаминнарга бай һәм туклыклы азыклардан әзерләнгән кабымлыкларны иртән һәм кич үзләрен генә дә ашарга мөмкин.
Табынга һәрвакыт диярлек яшелчәләр куялар. Алар арасында тозланган яки яңа өлгергән яшь кыяр да, помидор да, кәбестә дә, редис та була. Тозланган, маринадланган кыярларны һәм помидорларны тирән салат савытына, бүлмичә, бөтен килеш тезәләр һәм өстенә банкадагы тозлы суны салалар. Яшь кыяр белән помидорларны исә, яхшылап юганнан соң, салат савытына тезәләр. Тик кыярның башларын кисеп алырга һәм помидорны сабагыннан арындырырга гына онытма. Алар янына каймак, майонез, тоз һәм борыч та куярга мөмкин.
Бөтен килеш тозланган кәбестәне исә, дүрткә кисеп, 2-2,5 см киңлегендә аркылыга турыйлар, аннан тәлинкәгә тезәләр һәм өстенә мүк җиләге яисә йөзем сибеп, көнбагыш мае салалар.
Өстәлгә алардан тыш казылык, сыр кисеп куярга була. Төрле бутербродлар да ясарга мөмкин. Алар бик җиңел һәм тиз ясала. Ипи кисәгенә кул астында нәрсә бар, шуны куйсаң да ярый. Ул казылык, сыр, яшелчәләр, балык, җиләк-җимеш булырга мөмкин. Аларның кайберләрең сезгә дә тәкъдим итәбез.
Кыздырылган бутерброд
Аны әзерләү өчен, сиңа кара ипи, казылык, атланмай, каты сыр, помидор, горчица, тоз кирәк булыр.
Башта ипине юка телемнәргә бүл. Һәр телемнең ике ягына да май сылаганнан соң, казылык белән сырны юка кисәкләргә кис. Аннан соң юылган помидорларны боҗралап юка итеп тура. Ипи телеменең бер ягына аз гына горчица сөртеп, бер телем казылык, сыр һәм помидор куй. Өстен исә май ягылган ипи телеме белән капла.
Хәзер газ плитәсен кабыз да (газ плитәсе белән эшләгәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә онытма!) табаны аның өстенә җылытырга куй. Аннан бутербродның ике ягын да табада кыздырып ал. Берничә минуттан алар инде әзер була.
Кыздырылган бутербродларны табынга салатлар белән дә, шулпа белән дә чыгарырга мөмкин.
Төсле бутерброд
Иң беренче итеп өстәлгә ак күмәч, казылык, атланмай, тозлы кыяр, кызыл баллы борыч алып куй.
Күмәчне һәм казылыкны телемләп кис. Күмәчнең һәр телеменә атланмай як та өстенә казылык куй. Кыярны һәм орлыгы алынган борычны юка озынча кисәкләргә кис. Аларны казылык өстенә чиратлаштырып тезеп чык. Әзер бутербродларны, зур яссы тәлинкәгә урнаштырып, табынга чыгар.
Ак гөмбәле бутерброд
Сиңа ак ипи, кипкән гөмбә, майонез, яшел үләннәр, тоз кирәк булыр.
Ипине телемләп кис. Гөмбәләрне исә алдан ук суда җебетеп куярга кирәк. Бераздан аларны, кәстрүлгә салып, 20 минут чамасы пешереп ал һәм шулпасын сөз. Гөмбәне ваклап тураганнан соң, тирән савытка бушат. Аңа бераз тоз, майонез салып, бөтенесен бергә болгат. Әлеге маcсаны ипи телемнәре өстенә якканнан соң, бутербродны вак итеп туралган үләннәр белән бизи аласың. Моннан тыш әле уылдыклы бутерброд, яшел борчаклы бутерброд, эремчекле бутерброд, алмалы бутербродлар бар. Фантазияң бай булса, син үзең дә кул астында булган әйберләрдән яңадан-яңа бутербродлар уйлап таба аласың.
Беренче ашлар
Көндезге ашны беренче ашсыз күз алдына да китереп булмый. Дәү әниең гел: «Көнгә бер тапкыр аш ашарга кирәк», - дип әйтеп торамы? Бик дөрес, чөнки ашлар ашкайнату бизләре эшчәнлеген активлаштыра, аппетитны ача, ризыкның үзләштерелүенә булышлык итә. Беренче аш дигәндә, төрле ашларны күз алдында тотарга кирәк: борщ, щи, солянка, сөтле аш, токмачлы аш һ.б. Алар кайнар йә салкын булырга мөмкин. Яшелчә ашлары, үтә күренмәле һәм пюре сыман ашлар турында ишеткәнең генә түгел, ашап та караганың бардыр.
Аш пешерү өчен, сиңа башта шулпа әзерләргә кирәк. Шулпаның туклыклы, тәмле, төсенең матур булуы аның ни дәрәҗәдә оста пешерелүенә, нинди тәмләткечләр файдалануга бәйле. Шулпага башлы суган, кишер, петрушка, борыч, дәфнә (лавр) яфрагы, тоз һ.б. салалар. Тик аларны кәстрүлгә кайчан һәм күпмерәк салырга, нинди утта һәм күпме вакыт пешерергә кирәк икәнлеген яхшы белергә кирәк. Шулпаны иттән, балыктан, яшелчәдән, гөмбәдән һ.б.дан әзерлиләр. Аны өчпочмак, пәрәмәч белән бергә дә бирәләр.
Ашның туклыклылыгы, тәме, төсе, исе аш пешерүченең осталыгына һәм күңел биреп пешерүенә бәйле. Ашны ничек ашарга кирәклеге турында сиңа әйтеп тә торасы юктыр инде. Иң мөһиме - ашыкма. Ашны, суынсын өчен, кашык белән болгатма - бу матур күренеш түгел.
БУ КЫЗЫК!
Франциядә аш шулпасын кашык очыннан, ә Англиядә кашыкның кырыеннан ашарга кирәк дип әйтәләр. Бездә исә моңа карата аерым таләпләр юк, шуңа күрә ашны үзең теләгәнчә ашый аласың.
Ә хәзер ашны әзерләү процессына күчик. Башыңа - яулык, билеңә алъяпкыч бәйләп куй да без тәкъдим иткән ашларның берсен әзерләп кара. Үзем генә булдыра алмыйм, дип уйлыйсың икән, әниеңә яисә апаңа мөрәҗәгать ит. Алар сиңа һичшиксез ярдәм итәрләр.
Җәйге яшелчә ашы
Бу ашны әзерләү өчен, сиңа бәрәңге, кишер, сельдерей, петрушка, пастернак, башлы суган, каймак, чи йомырка, тоз кирәк.
Эшкә керешкәнче, газ плитәсеннән файдалану кагыйдәләрен исеңә төшер.
Кишерне, сельдерей тамырларын, петрушка, пастернак һәм башлы суганны, уртача зурлыкта турап, тоз салынган суда пешер. Алар пешеп җитте дигәндә, уртача зурлыкта итеп турап, бәрәңге салып җибәр.
Яшелчәләр тулысынча пешкән арада, каймакны һәм чи йомырка сарысын бергә яхшылап болгат. Бәрәңге йомшаргач, бу сыек массаны, әкрен генә болгата-болгата, кәстрүлгә агыз. Килеп чыккан ашка вак итеп туралган укропны сала аласың. Табынга бирер алдыннан ашны суытырга кирәк.
Салкын аш - җәйге эссе көннәрдә менә дигән туклыклы ризык.
Борщ
Борщ пешерү өчен, сиңа кызыл чөгендер, башлы суган, петрушка тамырлары, кишер, бәрәңге, кәбестә, томат пастасы яки помидор, кипкән гөмбә, яшел сельдерей, петрушка, укроп, тоз, аш серкәсе, шикәр комы, көнбагыш мае кирәк.
Эшне башлар алдыннан барлык яшелчәләрне дә салкын суда яхшылап ю. Суган белән петрушканы тура да кәстрүлгә бушат. Аның өстенә кипкән гөмбә һәм 8 стакан су сал. Хәзер кәстрүлне көчле ут өстенә куеп җибәр. Кызыл чөгендерне эре тешле угычта уганнан соң, майлы табага салып, әкрен генә утта якынча 20 минут томалап пешер. Табага ярты балкашыгы тоз һәм бер балкашыгы шикәр комы сал. Чөгендер сусыл булмаса, бераз шулпа да кушарга ярый. Табадагы массаны болгатып тор. Чөгендер кызыл төсен югалтмасын өчен, аңа бер балкашыгы аш серкәсе өстәп җибәр. Хәзер кишерне, угычта уып, табага сал. Бәрәңгене, әрчеп, эре итеп тура да кәстрүлгә сал. Вак итеп туралган кәбестә, табада кызган чөгендер, кишерне дә кәстрүлгә бушат. Шулпа-ның тозын кабып кара, җитмәсә, бераз өсти аласың. Ашны 10 минут кайнатканнан соң, газны сүндереп, кәстрүлгә яшел үләннәр, дәфнә (лавр) яфрагы салып җибәр һәм капкачын ябып куй. 5 минуттан борщ инде тулысынча әзер була.
Солянка
Солянка пешерү өчен, сиңа сыер, сарык яисә ат ите, ысланган һәм пешкән казылык, башлы суган, әрчелгән тозлы кыяр, май, кара җимеш, томат пастасы, тоз, борыч, зәйтүн җимеше, лимон, майонез яки каймак кирәк.
Башта итне пешереп, шулпа әзерлә. Аннан шулпаны сөзеп, итләрне нечкә һәм озын итеп тура. Пешкән һәм ысланган казылыкны да шулай ук токмачлап турап куй. Башлы суганны, боҗралап турап, майлы табада кыздырып ал. Тозлы кыярның орлыкларын алып, юка итеп аркылыга тура. Кара җимешләрне яхшылап ю да кайнар суга салып куй, аннан төшләрен ал. Хәзер бөтен әзер продуктларны кәстрүлдәге шулпага салып, тоз һәм борыч сип һәм 10-15 минут кайнатып ал. Ул арада лимонны, юып, боҗралап кис һәм дүрткә бүл.
Солянка, гадәттә, куе була, шуңа күрә аны тирән тәлинкәгә бүләләр. Тәлинкәгә зәйтүн җимешләре, лимон, майонез яки каймак салсаң, ашың тагын да тәмлерәк булыр.
Икенче ашлар
Икенче ашка туклыклырак ризыклар чыгаралар. Ризыкларны иттән, балыктан, тавык итеннән әзерләргә була, шулай ук боткалар да пешерергә мөмкин.
Балык ризыклары туклыклы да, организмда җиңел үзләштерелә дә. Аларда аксым, минераль матдәләр, микроэлементлар бар. Үзеңә ошаган ризыкны сайлап пешерә аласың. Бик җиңел генә голубцы, котлет, жаркой әзерләргә, тавык кыздырырга мөмкин. Гарнирга карабодай, дөге һ.б. ярмалар, бәрәңге, токмач яхшы булыр. Аннан соң икенче ашка манты, бәлеш, пылау да пешерәләр.
Пылау
Пылау пешерү өчен, сиңа ит, дөге, су, май, баллы суган, кишер, төелгән кара борыч, дәфнә (лавр) яфрагы кирәк.
Итне ю да уртача кисәкләргә тура. Тоз һәм борыч сибеп, майлы табада кыздырып ал. Пылау пешерү өчен тирән таба (иң яхшысы чуен, казан) алсаң яхшырак, чөнки ул тигез җылына һәм ризыкны көеп китүдән яисә пешми калудан саклый. Итне табага бушат, су өстәп, әкрен утта пешерергә куй. Бу арада суганны турап, кишерне угыч аша у. Майлы табада суганны алтынсу төскә кергәнче кыздыр да, өстенә кишер өстәп, 15 минут томалап пешер. Дөгене берничә кат яхшылап юганнан соң, ит янына сал, кишер белән суганны да шунда бушат. Табадагы су бик аз калган кебек булса, су да өсти аласың. Табага шулай ук ике дәфнә (лавр) яфрагы, борыч салып бераз кайнаткач, сүндереп куй. Бераздан дөге тулысынча бүртер. Ул таралып китеп, йомшап беткәч, пылау әзер була.
Балык тәбәсе
Моның өчен сиңа вак балыклар, тоз, борыч, суган, ярты стакан каймак, яшел цләннәр кирәк булыр.
Вак балыкларны (табан балыгы, корбан балыгы, карп балыгын алырга була) тәңкәләреннән чистарт һәм юып саркыт. Балыкларның эченә дә, тышына да тоз ышкып, борыч сипкәннән соң, кызган табага тез. Өстенә вак итеп туралган суган сал. Ә хәзер балыклар өстенә каймак өстәп җибәр (ул бик күп булырга тиеш) һәм тәбәне кызу газ өстендә пешереп ал. Табынга бирер алдыннан тәбә өстенә вак итеп туралган укроп сибәргә мөмкин.
Гөмбә тутырылган бәрәңге
Өстәлеңдә бәрәңге, яңа җыелган ак гөмбә, ак ипи, исемлек мае, шулпа, тоз, яшел цләннәр булырга тиеш.
Башта сиңа эчлек әзерләргә кирәк булыр. Аның өчен гөмбәне, яхшылап юып, чистартып, ваклап тура да ак ипи йомшагы кисәкләре белән куш. Әлеге массага май, тоз өстәп, яхшылап болгат. Эчлек әзер.
Ә хәзер бәрәңгене яхшылап ю да кабыгын әрчеп, салкын суга салып ал. Аннан өстен капкач кебек иттереп кис һәм эченең яртысын чокып чыгар. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутыр да кисеп алган түбә белән өстен капла. Хәзер бәрәңгеләрне тирән эчле табага тутырып, өстенә үсемлек мае, шулпа салып, 30 минут чамасы пешер. Пешеп җиткәч, тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны сал да табынга чыгар. Янына яшел үләннәр куйсаң да була.
Күбекле кура җиләге
Аны әзерләү өчен, сиңа йомырка агы, шикәр комы оны, кура җиләге кирәк.
Йомырка агын миксер ярдәмендә куе итеп күперт, аз-азлап шикәр комы оны сала-сала, янә күпертеп ал. Юылган кура җиләген изеп, күбеккә куш. Әзер күбекне бокалларга салып, суытып, печенье, кекс белән табынга бирергә була.
Лимонлы компот
Компот ясау өчен, сиңа лимон һәм шикәр комы кирәк булыр.
Лимонны салкын су белән ю һәм, түгәрәкләп кисеп, кайнаган баллы суга сал. Барлыкка килгән массаны, болгата-болгата, кайнатып чыгар. Суыткач, сөзеп, лимонны икенче савытка сык. Аннары сөзгән эчемлеккә куш һәм болгат. Эчемлекне салкын көе, бокалга салып, табынга бирергә мөмкин.
Десерт
Десертка, гадәттә, төрле җиләк-җимештән әзерләнгән компотлар, морслар, ширбәтләр, кесәлләр, салатлар, туңдырма һәм чәй, кофе, какао белән камыр ризыклары: пирог, торт бирергә мөмкин. Биредә фантазиягә чикләр юк.
Туңдырманы, ширбәтне фужерга салып бирәләр, ә компотны, морс, кесәлне стаканнарга бүлеп чыгаралар.
Җиләк-җимеш салаты
Эшли башлаганчы, өстәлеңә алма, груша, җир җиләге, әфлисун, йөзем, чикләвек алып куй.
Юылган алма, груша, җир җиләге, әфлисун һ.б.ларны, кабыкларыннан, төшләреннән арындырып, шакмаклап яисә токмачлап тура. Аларны бер тирән савытка сал. Кайвакыт әлеге салатка йөзем, вакланган чикләвек тә өстиләр. Табынга чыгарыр алдыннан салатка каймак, сөт өсте, туңдырма салып, барлыкка килгән массаны болгаталар. Өстен исә бөтнек яфраклары белән бизәргә мөмкин.
«Шарлотка»
Сиңа йомырка, шикәр комы, чәй содасы, он, алмалар (Антонов алмалары булса тагын да яхшырак) кирәк булыр.
Юылган алмаларны уртача кисәкләргә турап куй. Йомыркаларны яхшылап туглап, күпертеп ал, аз-азлап шикәр комы өсти-өсти, янә тугла. Пычак очы кадәр генә күләмдә чәй содасы салып җибәр. Он салып, әлеге масса ботка хәленә килгәнче, яхшылап болгат.
Аннан табаны майла да өстенә вакланган печенье яки коры күмәч валчыклары сип. Хәзер табага туралган алмаларны сал һәм әзерләнгән сыек камырны бушат. Ул таба буйлап җәелер. Табаны кызган газ миченә тык та 30-35 минут сүрән утта пешер. Пешеп чыккан шарлотканы мичтән алгач, шунда ук кисмә, ул бераз суынсын. Аннары исә тәмле пирог белән чәй эчәргә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев