Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Җәйге матурлык серләре

Республикабызның иң гүзәл туташларыннан чибәрлек серләрен ачабыз.

Менә язга да аяк бастык, тиздән инде җәй җитә.

Көннәр җылына барган саен, кояш нурларын кызганмыйча чәчкән саен, гүзәл туташларыбыз һәм ханымнарыбыз тышкы кыяфәт хакында күбрәк кайгырта башлыйлар. Һәркемнең дә саф язгы кичләрдә, диңгез буенда ял вакытында тирә-якны чибәрлеге белән яктыртасы килә бит.

Республикабызның иң гүзәл туташларыннан чибәрлек серләрен ачабыз.

Мубаракова Мәликә, Кукмара

Һәр кыз, минемчә, үзенең чибәрлеге турында уйланадыр. Үз-үзеңне карау, матур киенү кешене бизәп тора. Үзем күзәткәнчә, кызлар өчен бигрәк тә чәч темасы якын. Бу темага кагылышлы күп фикер бар. Тышкы кыяфәттә күз төшә торган өлешләрнең берсе булып торадыр ул, мөгаен.

Чәчне дөрес итеп карау буенча киңәшләр:

1) Чәчне юар алдыннан тарарга онытмыйбыз. Бу җиңел генә гамәл чәчне юганда буталудан саклап кала.

2) Шампуньне чәчнең тамырына гына тидерәбез.

Шампунь составында чәчне киптерә торган элементлар бар, шуңа күрә бөтен озынлык буенча шампунь белән юарга киңәш ителми. Су белән агып төшкән шампунь күләме дә чәч озынлыгы өчен җитә!

3) Чәчкә махсус маска сөртәбез. Тамырларга тидермичә, баш түбәсеннән 10-15 сантиметр тирәсе китәбез. Масканы чәчтә якынча 10 минут тотабыз.

4) Масканы юып төшергәннән соң чәчкә махсус кондиционер сөртәбез. Шулай ук баш түбәсеннән 10-15 сантиметр аска төшәбез. Кондиционерны 5-10 минут тоткач юып төшерәбез.

5) Чәч юуны тәмамлагач, калган суны кул белән җиңелчә генә кысып төшерәбез. Алга таба сөлгегә җыеп куябыз.

6) Сөлгене чәчтә 10 минуттан артык тотарга киңәш ителми, бу турыда онытмыйбыз!

7) Сөлгене алгач, чәчкә бераз кибәргә вакыт бирәбез.

8) Чәч бераз кипкәч, махсус термосаклагыч сиптерәбез. Ул чәчнең структурасын сакларга ярдәм итә, аны каты җилдән, кояшның артык эссе төшкән нурларыннан саклый.

Закирова Азилә, Зәй районы

Сәлам, мин Азилә! Тиздән җәй, шуна күрә сезгә берничә киңәш бирәсем килә: 1. Газировканы әзрәк әчегез, ә суны, булдыра алганча, күбрәк;

2. Йөрешеңне контрольдә, гәүдәңне төз тот һәм барганда аяк астына карарга тырышма;

3. Юынганнан соң тоник сөрт, җәй көне бит тиресен эсседән әйбәт саклый;

4. Биттәге бозылган зоналарга каршы цинк пастасы ярдәмгә килә.

Барыгызга да уңышлар телим)

 

Харисова Диләрә, Саба районы

Минем уйлавымча, кием бүгенге тормышның иң мөһим өлешенең берсе. Без һәрвакыт яңа моданы белергә тырышабыз, күбрәк матур әйберләр алырга,макияж ясарга омтылабыз. Бу тема аеруча да кызларга бик якын.

Минем дә бу турыда берничә киңәш биреп китәсем килә:

1)Киемегезне кайда сатып алу яки күпме торуы алай ук мөһим түгел – аны дөрес берләштерә – комбинацияләр ясый белергә кирәк.

2)Гардеробтагы бер үк элементлар санын киметегез.

3) Уңайлы табигый материаллардан ясалган киемнәр сатып алырга тырышыгыз.

4)Сез образда гади генә нәрсәне үзгәртеп, тулыландыра аласыз, мәсәлән, җәй көне күлмәк белән туфли урынына кеды кию. Әйберләрне гадәти булмаганча итеп киеп карагыз.

5)Төрле зурлыктагы һәм формадагы әйберләрне берләштерегез, мәсәлән, джинсы белән зур свитер, кыска күлмәк белән озын пальто.

6)Куртка, пиджак, пальто кебек әйберләр сайлаганда, беренче чиратта  җилкәләргә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә пальто сезгә бик ошый, ләкин җилкәгез артык киң яки бик тар тора икән, бу киемне кибеттә калдыру хәерлерәк.

7)Ак рубашка – һәрвакыт актуаль булачак әйбер. Ул джинсы, юбка, күлмәк һәм сезнең гардеробыгыздагы булган бар нәрсә белән дә парлашачак.

Ләкин иң мөһиме, матурлыкның гадилектә булуын онытмагыз!

 

 

Мөхәрләмова Гүзәл, Кукмара, Янил авылы

1. Җәй көне һәрвакыт үзең белән баш киеме  һәм кояштан саклый торган крем йөртергә кирәк.

2. Җәй көне бизәнергә кирәкми, чөнки, беренчедән, кояш нурлары белән ул биткә зыян китерә, икенчедән, эсседә макияж озак тормый.

3. Җәйдә кызларга көндез чәчләрен җыеп йөртергә кирәк, ә инде кичкә таба сүтсәң дә була. Алай ул озаграк чиста булып торачак һәм эсседә комачауламаячак

4. Җәй көне бер размерга зуррак киемнәр кию дә комачауламас, чөнки кием сыланып торса, һава йөртми, шулай ук киҗе-мамыктан булса әйбәт, ул тәнне сулата торган материал.

 

 

 Халилова Нәргизә, Чистай районы

 

1. SPF турында онытмагыз. Бу гади, ләкин  бик мөһим адым. Аны җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе дә кулланырга кирәк. Ул сезне тире рагыннан саклый, аны сайлап алу әллә ни кыен эш түгел. "Погода" кушымтасын үз телефоныңда ачарга һәм "уф-индекс" табарга кирәк. Әгәр дә индекс икедән артык икән, кояшта булу өчен, көн саен  SPF 50 өчен минимум SPF 30 тамгасы булган чараны сайлагыз. Әгәр дә бу индекс икедән түбәнрәк булса, кояшта булу өчен SPF 30 да җитә.

2. Су эчегез. Әйе, җәй көне бик күп су эчәргә кирәк.

Әгәр су эчмәсәң, бөерләрнең начараюы, баш авыртуы, чәч, тырнак һәм тулаем тән  белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин.

3.Душ. Әгәр дә сез эссе көннән соң, хушланыр өчен душ кабул итәргә телисез икән, салкын душ кабул итмәскә кирәк. Ни өчен? Чөнки бу эффектив булачак, ләкин озакка түгел, шуңа күрә җылыны кабул итү яхшырак.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев