Бәхетең үз кулыңда
Бу дөньяда бөтен нәрсә дә үзеңнән тора икәнлеген аңлата торган риваять.
Бер ак сакаллы хикмәт иясе – галимнең шәкертләре була. Аларның берсе гыйлем алуга аеруча хирыс булып чыга. «Безнең галимебез, чыннан да, бөтен сорауларга да җавап бирә аламы икән?» – дип укытучысын сынап карарга була ул. Һәм болынга чыгып, бер күбәләкне тота да укытучысы янына бара:
– Әй хөрмәтле остазым, минем кулымдагы күбәләк тереме, әллә үлеме? – дип сорый ул.
Ә үзе бу вакытта: «Әгәр дә укытучым тере, дисә, мин йодрыгымны ныграк кысармын, үле, дисә, учымны ачып очырырмын да җибәрермен», – дип уйлый.
Укытучысы исә аның соравын ишеткәч елмая да:
– Әй шәкертем, бөтенесе дә синең кулыңда инде, – дип җавап кайтара.
Хөрмәтле һәм сөекле дустым! Чыннан да, бәхет күбәләге – синең үз кулыңда. Бу дөнья бакчасында сөенечле хәлләргә тап булуың һәм шулай ук, хәсрәт чокырларына тәгәрәп төшүләрең дә үзеңнән тора. Шуны бел: бәхет –иман белән, саф акыл белән яшәргә тырышуыңда.
«Бәхетлеләр календаре»ннән алынды.
«Бәхет күлмәге». Галимҗан Гыйльманов әкияте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев