Шүрәле абзый шүрләде
Яңа елның борын төбенә килеп терәлгән чагы иде.
Мәктәп директоры Галләмов абый үз кабинетына чакыртып алды мине.
— Әйдәле, күрсәт бер егетлегеңне,— диде Галләмов абый,— мәктәпкә бик шәп бер чыршы алып кайт әле урманнан!
Минем ялындырып маташмаганны беләсездер инде, шундук ризалаштым.
— Хәзер үк алып кайтыйммы, Галләмов абый? — дидем мин.— Әллә бераздан соңмы, Галләмов абый?
— Үз ихтыярыңда, дустым,— диде Галләмов абый.— Әмма иртәгә мәктәптә булса яхшы булыр иде.
— Күңелегез тыныч булсын, Галләмов абый,— дидем мин.— Кушылган эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарып чыгармын, Галләмов абый!
— Миңа карата булган ышанычыгызны аклармын, Галләмов абый,— дип тә өстәдем.
Әйе, әйе, бернинди каушаусыз, бернинди тотлыгусыз шулай дип әйтеп әйттем.
Галләмов абый минем көчле кулны кысты, баһадирларныкы шикелле җилкәмнән үз итеп сөеп, миңа хәерле юл теләде.
— Иптәшкә берәр малайны да ал үзеңә,— диде Галләмов абый.
— Урманга утын белән бармыйлар инде, Галләмов абый,—дип җиффәрдем мин эре генә.— Бездәйләргә килешеп бетмәс юеш танауларны ияртеп йөрү!
Киттем ат чанасы кадәр зур чана тартып. Әле сукмак буйлап элдертәм, әле бил тиңентен көрт ерып барам. Бер утыз-утыз ике минут чамасы вакыт үткәндер үтсә — килеп җиттем урманга. Шундук бик матур бер чыршыга юлыктым. Андый чыршыны сезнең төштә дә күргәнегез юктыр әле. Чанадан балтаны ал... ыйм дисәм,— балта юк. Онытылган. Алырга онытканмын...
Йөрим шулай чыршы тирәли әйләнеп. «Ничекләр генә апкайтырга соң моны?» — дип баш ватам үзем. Шулчак күрәм: каршыдагы куак артыннан бер ал... ал... басты калкып чыкты. Иреннәрем кыймылдаганын сизәм, ә үзем тамчы да курыкмыйм. Кил, мин әйтәм, якынрак кил, алай-болай тияргә уйласаң... Хәер, мин сине балтасыз да бөтереп сала алам инде...
Кинәт танып алдым тегене — шүрәле бит бу!
— Ай-яй, суык,— диде бу килә-килешкә,— әллә соң бераз «кети-кети» уйнап алабызмы? Сиңа әйтәм, адәми зат?
Миндә куркуның әсәре дә юк, аяклар гына бераз дер-дер килә.
— Шүрәле абзыкаем,— мин әйтәм,— бүген көн, ай-яй, суык шул. «Кети-кети» уйнап кына җылынып булыр микән?
Шүрәле абзый килбәтсез озын бармакларын уйнаштыргалап алды.
— Зыян юк, җылынырмын,— диде ул төксе генә.
— Әллә, шүрәле абзыкаем,— дидем мин моңа,— авылга кайтып җылы кием алып килимме үзеңә? Өйдә бабайның иске толыбы бар иде...
— Кирәкмәс, адәми зат,— диде Шүрәле абзый.— Сезнең халыкка ышаныч та шулкадәр генә... Моннан күп еллар Былтыр дигән бер адәми зат уң кулымның бармакларын харап итте. Агач ярыгына кыстырып... Төзәлүен төзәлде бармаклар. Әмма хәзер элеккеге дәрт белән «кети-кети» уйнап булмый...
Шүрәле абзый зарланган арада башыма бер хәйләкәр уй килде.
— Шүрәле абзыкаем,— мин әйтәм,— әйтергә дә уңайсыз инде: Былтыр дигән ул адәми зат минем бабайның әтисе булган бит...
Шүрәле абзый шүрләде. Йөзе кардай ап-ак булды. Минем аяклар дерелдәүдән туктады.
— Соң, кем, агай-эне, нишләп баштук әйтмәдең аны,— диде Шүрәле абзый елмаеп.— Бераз төсмерләп алган идем алуын — Былтыр чалымнары бар шул үзеңдә...
Мин билләремә таянып сөйләшә башладым.
— Безнең фотоальбомда Былтыр бабайның рәсеме дә саклана әле,— дидем мин эре генә.— Узганелбикә әби белән бергә төшкән булганнар...
Бу сүзләрдән соң шүрәле бөтенләй эреде. Тирләп чыкты.
— Былтыр абзый бик яхшы адәм иде. Киң күңелле иде. Син дә шуңа охшагансың. Йә, нинди ярдәм кирәк? Әйт, хәзер үк эшлим,— диде шүрәле.
— Һем-м,— дидем мин, уйланган кыяфәт чыгарып.— Алай эшләргә бик ашкынып та торгач... Менә бу чыршыны йолкып чанага сал, алайса...
— Бик шатланып, абзыкаем,— диде шүрәле һәм каударланып чыршыны йолкый да башлады, «ә» дигәнче чанага илтеп тә салды.
— Булды, абзыкаем, тагын ни эшләргә боерасыз?— диде шүрәле нәүмиз генә.
«Гайрәт тә бар икән бу урман сарыгында!» — дип уйлап алдым мин.
— Хәзергә бүтән эш юк әле сиңа. Эш булуга, әйтермен. Чао!
Мин, чананы тартып, кайтырга кузгалдым.
— Чао, абзыкаем, чао!—дип сикеренгәләде шүрәле.— Абзыкаем, саубуллашканда исемегезне әйтеп калдырмассыз микән?
— Исемдәмени хикмәт!—дип кычкырдым мин.
- Әйе шул, абзыкаем, исемдәмени хикмәт! — дип сөйләнеп калды теге... ялагай. Җенем сөйми ялагайларны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев