Мики-ки-ки!
Беркөнне Кәҗә-Кәҗәләй радиодан ишетте: ниндидер бер кәҗә туксан сигез телдә сөйләшә белә икән.
Шушы хәбәрдән соң Кәҗә-Кәҗәләйнең төн йокылары качты. Силос тәме килеп торган кәбестәне чәйни алмый азапланды, чәйнәгәнен йота алмый интекте. Соңгы араларда шактый мантый башлаган Кәҗә-Кәҗәләй күзгә күренеп ябыкты — акшарлы мичкә сөяп куелган кисәү таягына әйләнде дә калды. Эшләр болай мөшкелләнсә, Хуҗа Насретдин ишәге кебек җан тәслим кылуың да бар. Шулай да Кәҗә-Кәҗәләй соңгы чиккә җиттем инде дигәндә генә үзен кулга алып өлгерде.
«Мин кемнән ким?! Нишләп әле мин дә башка кәҗәләр телен өйрәнмим? Мин булдыра алмыйм мәллә аны?» — дип уйлады ул.
Кәҗә-Кәҗәләй, җиң сызганып, чит телләр өйрәнергә кереште. Иң элек ул җирән сакаллы кәҗәләр телен үзләштерде. «Бу телне мин чәйнәп кенә йоттым»,— дип мактанганнан соң, Кәҗә-Кәҗәләй мыштым кәҗәләр телен өйрәнә башлады. Телнең бусы өйрәнү өчен бераз авыррак булып чыкты.
Кәҗә-Кәҗәләй «микокукио» сүзен әйтә алмый интекте. Бу сүзне аңа, һичшиксез, өйрәнергә кирәк иде. Чөнки бу сүз исәнләшүне аңлаткан сүз иде. «Микокукио» — безнеңчә «Сәлам, аңгыра сакал» дигән сүз.
Шуннан соң Кәҗә-Кәҗәләй сөзгәк тау кәҗәләре телен, иркен кыр кәҗәләре телен һәм тагын бик күп, бик күп кәҗәләрнең телен өйрәнде.
Хәзер Кәҗә-Кәҗәләй бик тырышып үз телендә сөйләшергә өйрәнә, дөресрәге, азаплана. Шактый интегә торгач, бер сүзне әйтергә өйрәнде Кәҗә-Кәҗәләй. Ул сүз «Мики-ки-ки» иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев