Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Куянсылу маҗаралары (бәйгегә Габдуллина Розалия әкияте)

Бәйгегә Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе 7нче сыйныф укучысы Габдуллина Розалия җибәргән әкият.

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе хакында тулырак

Куянбикә, озак кына уйлап торганнан соң, белдерү элмәскә булды...

Куянга: ”Белдерү элсәк, бөтен җәнлекләр дә безнең гаилә турында начар фикердә булыр, кызларын тәрбияли алмыйлардип уйларлар, оятка калырбыз, - диде. Ничек тә булса, тормышыбыз җайланыр әле дигән фикердә калды.

Куянсылу яшелчә ашамагач, кызларын көйли-көйли, әти-әнинең бакча карарга вакытлары да калмаган. Аларның яшелчәләре дә уңмый башлаган. Кызларының бөтен сүзен үтәргә тырышканнар.

Көннәрдән-беркөнне Куянсылуның әнисе авырып киткән, аяклары нык сызлаган, шуның өчен ятып кына торырга мәҗбүр булган. Хуҗалыктагы бөтен эш Куян кулына калган. Ләкин Куянсылуның уена ярдәм итәргә кирәк дигән фикер дә килмәгән.

Беркөнне Куян,  мичкә ягарга утын алып кайтыр өчен, урманга киткән. Утын төяп, авылга кереп барганда, аңа күршесе Бүре очраган. Алар күрешкәннәр һәм сөйләшә башлаганнар.

- Исәнме, күрше. Каян кайтып барасың? - дип, Бүре сүз башлаган.

- Исәнме, Бүре. Менә өйгә утын алып кайтып бара идем.

- Аңлашылды. Ә нигә син шундый моңсу?

- И, күрше, өйдә хәлләр бик яхшы түгел шул, - дип җавап бирде Куян.

- Нишләп алай?

Куян Бүрегә өйдә авырып яткан хатыныннан алып, тыңлаусыз кызына кадәр сөйләп биргән.

- Хм... Хәлләрең бик яхшы түгел икән  шул. Кызыңа ярдәм итә алмасам да, хатыныңны дәваларга булыша алам мин, - дигән Бүре.

Бүре күрше генә авылда яшәүче бер оста Төлке-табибны белә икән. Куянга ул табибның телефон номерын биргән. Төлке-табибның аның үзенә дә бронхит авыруыннан ярдәм иткәнен әйткән.

Икенче көнне Куян үзен бик начар хис иткән: башы әйләнгән, күзе янган, тәне сызлаган. Ләкин аңа карамастан, Төлке-табибны чакырырга булган.

Төлке-табиб Куянбикәне караган да: ”Сезнең хатыныгызга хәзер бик күп витамин кирәк. Мин сезгә рецепт язып калдырам, шуның буенча хатыныгызны дәвалагыз”, - дип, чыгып та киткән. Куян рецептны карый да алмаган, чөнки үзенең дә хәле авырлашканнан-авырлашкан, температурасы күтәрелгән.

Куянсылу телевизор каршында утырудан туеп, аш әзерләү бүлмәсенә кергән, ә анда беркем дә юк икән. Буш өстәлнең уртасында табиб калдырган  рецепт кына ята ди.

Куянсылу әтисенең бүлмәсенә кергән. Әтисе йоклап киткән булган. Ул әнисенең бүлмәсен ачып караган. Әнисе күзләрен ачып караса, Куянсылу аның янында тора икән.

Ул: “Кызым, балакаем, су гына алып килә алмассың микән, тамагым бик кипте”, - дип, кыенсынган тавыш белән генә дәшкән. Куянсылу берара нишләргә белмәгән кыяфәттә басып торган. Барыргамы, әллә юкмы?

- Әнием, нишләп син чирләп киттең соң, минем бик тә ашыйсым килә, - дип чынаяк белән су күтәреп килгән.

- И-и, рәхмәт, кызым, - дигән авыру әнисе, су алып килгән кызына карап.

- Терелермен дә, нәрсә теләсәң, шуны пешерермен. Яшелчә, җиләк-җимеш җитми шул миңа, шуның өчен дә авырып киттем.

Куянсылу кинәт куркып киткән.

- Мин дә җиләк-җимеш ашамасам, шулай чирләп ятачакмынмени? - дигән уйлар да үткән аның башыннан. Ә әнидән башка нишләрмен соң мин? Шулвакыт Куянсылу аптырашта калган. Ул аш бүлмәсендә өстәлдә ята торган кәгазьне кулына алып укый башлаган. Куянбикәгә мәтрүшкәле яки лимонлы чәй, алма, кишер, җир җиләге, яшелчәләр кирәк икән. Шулай ук саф һавада күбрәк йөрергә дип тә өстәп куйганнар. Куянсылу моны укыгач, әти-әнисенә, үзенә, ашыга-ашыга, мәтрүшкәле чәй ясарга тотынган. Бу күренешне күзәтеп торган әти-әнисе дә, Куянсылудагы үзгәрешне күреп шаккатканнар.

Куянсылу әти-әнисен карый башлагач, аларның хәлләре яхшы якка үзгәргән. Ләкин әле нигәдер аякка баса алмаганнар. Куянсылу табиб калдырган рецептны тагын кулына алган. Аның икенче ягында кечкенә генә язманы күргән. Анда кара урман эчендә ниндидер тылсымлы чәчәк булуы, шул чәчәкне алып кайтып, төнәтмә ясап эчсәң, барлык чирләр юкка чыгуы турында язылган иде. Ул чәчәкнең кайда үскәнен  урман Ябалагыннан сорарга кирәклеге дә  әйтелгән. Куянсылу тиз генә җыенган да, урманга сәяхәткә чыгып киткән.

Урманга керер алдыннан ул бик озак уйлап торган. ”Ә берәр куркыныч җанвар килеп чыкса, мин нишлим?”

“Ә урман Ябалагы мине тыңламаса, кабып йотса”, - дигән уйлар да килгән аның башына. ”Мин ул чәчәкне табып, әти-әниемне терелтергә тиеш “, - дигән фикер  генә аның куркуын күпмедер баскан. Аның күз алдына шундый зур, караңгы урман килгән.

Әкрен генә урманга таба атлаган Куянсылу. Әз генә атлавы булган, чәчәкләргә, җиләк-җимешләргә бик бай, яп-якты урман килеп чыккан. Урман бик чиста, хуш исле икән. Кинәт бер тавыш ишетелгән:

- Син кем? Нигә безнең урманга килдең?

Агачлар арасыннан Ябалак килеп чыккан.

- Исәнме, Ябалак. Минем исемем – Куянсылу. Мин тылсымлы чәчәк эзли идем. Әти-әнием бик авырый, аларны терелтергә телим. Син  миңа ярдәм итә алмыйсыңмы? Каян табарга икән бу чәчәкләрне?

- Беләм. Ләкин башта ныклап уйла, ул юлларны үтеп чыга алырсыңмы? Бу юл катлаулы.

- Мин ныклап уйладым, кирегә юл юк! Куелган максатыма ирешәчәкмен. Минем әти-әниемне терелтәсем килә.

- Син бик кыю кыз икәнсең, Куянсылу. Мин сиңа ярдәм итәрмен.

Куянсылуның шатлыгы эченә сыймаган.

- Урман эчендә зур гөлҗимеш куаклары үсә. Алар аша үтеп булмый, аның энәләре бик үткен, өстәвенә агуланган, - дигән Ябалак.

- Алай булгач, мин аны үтеп керә алмаячакмын, - дип борчылган Куянсылу.

- Син борчылма, анда сиңа сораулар бирерләр. Әгәр дә уйлап җавап бирә алсаң, син үтәрсең.

- Мин үтә алачакмың, ә аннан соң ни булачак?, - дип ашыгып, бер-бер артлы сорау яудырган Куянсылу.

- Син бик кыю кыз, - дигән Ябалак. Әле күптән түгел генә, минем сүзләремнән соң, Аю да куркып качкан иде.

Гөлҗимеш яныннан үтә алсаң, анда зур алан башлана. Алан уртасында тылсымлы чәчәкләр үсә.

Ябалакка рәхмәт әйтеп, кыз юлын дәвам итә.

Әкрен генә урманга керә башлый кыз. Эчкәрәк кергән саен караңгылана барган кебек була. Кызны курку биләп ала. Кинәт, аның күзе якты сукмакка төшә. Ул сукмакның читендә  чәчәкләр күреп алган. Алар кояшта ялтырап, үзләренә чакырып торалар кебек була. ”Менә бит ул чәчәкләр”, - дип уйлый кыз. Ә гөлҗимеш куаклары кая соң?” Димәк,мин эзләгән чәчәкләр бу түгел. Уң якта тагын бер сукмак күргән дә, кыз юлын дәвам иткән.

Бара торгач, зур гөлҗимеш куакларына очраган. Чыннан да, ябалак әйткәнчә була барысы да. Бу куаклар шулкадәр биек, хәтта күккә тоташкан кебек. Кинәт,гөлҗимеш телгә килгән:

- Минем исемем Гөлҗимешбикә. Бу урманда ялгызың нишләп йөрисең?

- Мин әти-әниемне терелтер өчен, тылсымлы чәчәк эзләп килдем. Зинһар өчен миңа ярдәм итегез әле...

- Мондый шәфкатьле балага ничек ярдәм итмисен инде, - дип, гөлҗимеш ботакларын ике якка ачып җибәрә. Минем җимешләрем бик күп, шуңа күрә ботакларны күтәреп тору миңа авыр, - ди.

Кыз, гөлҗимешкә җиңелрәк булсын дип, аның җимешләрен кәрзингә җыеп ала.

- Куянсылу, болар  гади җимешләр генә түгел, тылсымлы җимешләр. Бу җимешләр минем тылсымлы чәчәкләремнән барлыкка килде. Син нәкъ шуларны эзләп килгәнсең дә инде. Кәрзинеңә җыйган җимешләреңне алып кайтып, әти-әниеңә авыз иттер. Алар тиз арада терелерләр.

Куянсылу рәхмәтләр әйтеп, өенә юл тота. Кәрзинендәге җимешләре белән әти-әнисен сыйлый.

Куянсылу, әти-әнисе авырып яткан вакытта, аларның никадәр кадерле икәнлеген аңлый.

Иң беренче булып, Куянбикә терелгән. Әнисе белән бергә Куянсылу да әтисен дәвалый башлады. Тиздән әтисе дә аякка басты. Шул көннән бирле, Куянсылу әти-әнисен бик кадерләде, яратты. Көн саен саф һава суларга чыкты, хуҗалык эшләрендә булышты. Әнисенә ризыклар пешерергә дә бик теләп ярдәм итте. Витаминнарга бик бай булган яшелчәләр ашаудан да баш тартмады. Алар бик тату яши башладылар.

Габдуллина Розалия, 7нче сыйныф, Тукай районы, Күзкәй урта мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә