Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Әкиятнең дәвамы (бәйгегә Галиев Аяз әкияте)

Бәйгегә Тукай районы Күзкәй урта мәктәбеннән Галиев Аяз язган әкият.

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе хакында тулырак 

Куян белән Куянбикә белдерүне нинди эчтәлектә язу турында озак уйлаганнар.

”Кызыбыз тәртипсез,аны тәртипкә өйрәтергә кирәк “, - дип язсалар, җәнлекләр алдында оят. Озак уйлашканнан соң: ”Кызыбызны хәреф танырга, язарга, уен коралларында уйнарга өйрәтүче оста кирәк иде”, - дип язганнар. Белдерүне җәнлекләр күп йөри торган урынга элеп куйганнар.

Беренче булып белдерүне Соры кушаматлы бүре күргән һәм анда Куян кызын күреп кайту теләге туган. Озак уйлап тормыйча,күрсәтелгән адрес буенча киткән.

Килеп җиткәч, ул бик матур кыз күргән: ”Әзрәк үскәч ашармын әле”, - дип уйлаган. Соры бүре Куян һәм Куянбикә белән кызны тәрбияләү турында килешү төзегәннәр. Бүре: ”Минем һөнәрләрем бик күп, кызыгыз белән бар да тәртиптә булыр”, - дип Куянбикәне ышандырган.

Куянбикә, Сорыны күргәч, бик курыккан. Аның эле моңа кадәр тере бүре күргәне дә булмаган. Төнлә Кыз йокларга яткан. Куянбикә куркыныч төш күргән. Имеш, Бүре аны тиздән тотып ашаячак икән, аны бары тик әтисе белән әнисе генә коткара алачак, ди. Куянсылу куркып, калтыранып уянып киткән, уйланып ята торгач, әти-әнисенең сүзен һәрвакыт тыңлаячакмын дигән карарга килгән.

Шул көннән башлап, Куянсылу яхшы якка үзгәргән. Әти-әнисенең сүзен тыңлаган, аларга эшләрендә булышкан, барлык начар гадәтләрен әкренләп оныткан, тырышып гитарада уйнарга өйрәнгән. Аның төрле яктан таланты ачылган. Бүре дә Куянсылуны ашаячакмын дигән уеннан кире кайткан. Урманда “Урман моңы” исемле ансамбль төзегән.

Тора-бара бу ансамбль танылганнан-таныла барган, алар башка урманнарга да концерт куярга барганнар. Моңа Куянсылуның әти-әнисе бик шатланган, Соры аларның якын дустына әйләнгән. Төрле бәйрәмнәрне бергәләп, җыр-моң астында, күңелле итеп үткәрә башлаганнар, бик тату яши башлаганнар.


Галиев Аяз, 6 нчы сыйныф, Тукай районы, Күзкәй урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә