Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Алмаз Гыймадиев: «Интернетсыз балачак» дигән әсәрем язылып бетте, тиздән дөнья күрәчәк»

Балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиевның кечкенә чакта нинди булуын, балачак хыяллары турындагы әңгәмәбезне укый аласыз.

 - Кечкенә вакытта сез нинди идегез, Алмаз абый? Җитдиме, әллә инде шук-шаянмы?

- Мин кечкенә вакытта бик тиктормас булганмын. Кирәкмәгән җиргә дә кысылганмын, кирәкмәгән эшләр дә эшләнгән. Ләкин, шуңа да карамастан, миңа әти белән әни дөрес тәрбия бирде. Балачак шуклыклары бөтенесе дә балачакта калды.

- Бәләкәй чакта кем булырга хыялландыгыз?

- Безнең хыяллар бик күп иде. Алар ел саен үзгәреп торды. Без кечкенә чакта машиналар бик күп түгел иде. Шуңа күрә дә баштарак шофер булырга теләдем. Аннан соң җәйге каникулда Казанда теплоходта йөреп кайтырта туры килде. Әниемнең абыйсы капитан иде, ул безне кунакка алып барды. Һәм шул вакытта үскәч, һичшиксез, капитан булам дип хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, тормыш юллары Казан университетына алып килде. Һәм журналист, язучы булып киттем.

- Балачактан хәтерегездә уелып калган берәр вакыйганы исегезгә төшерегез әле...

- Алар шулхәтле күп... Минем балачагым китапларда укыла торган, киноларда күрсәтелә торган күңелле балачактан бер дә ким булмады. Аларның берсен дә аерым сөйли алмыйм. Шулай да, үземнең балачагыма багышланган «Интернетсыз балачак» дигән әсәрем язылып бетте һәм тиздән дөнья күрәчәк. Менә шунда минем балачак шуклыклары барысы да булачак.

- Яшүсмер Алмазга бүгенге тәҗрибәгездән чыгып нинди киңәш бирер идегез?

- Бернәрсәне дә үзгәртмә, балачак, яшүсмер юлыңны ничек уздың, менә шул юл белән бар, дияр идем. Кеше ялгышырга да, абынырга да тиеш. Ул үз ялгышларында төзәлә. Тормышта барысы да: күңелле вакыйгалар да, тәэсирле хәлләр дә, сабаклар да булырга тиеш.

- Безнең газетаны укучыларга нинди теләкләрегез бар?

- Көмеш кыңгырауны сакларга кирәк! Чөнки балалар тормышында ул бик кирәк газета. Аралашулар бетеп барган заманда, балалар телефонда, компьютерда гына утырмасыннар иде.  Китапларга, газета-журналларга, үзара аралашуларга урын күбрәк булсын иде. Чөнки бу бөтенләй башка дөнья.


2022 елда Язучы, журналист, Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Марс улы Гыймадиев Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булды. ► Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/challyda-chenche-mrtb-shkt-galiev-premiyase-laureatlaryn-blkldelr

Алмаз Гыймадиев хикәяләре ► http://chelny-rt.ru/news/author/list/41

Алмаз абый Гыймадиев белән видеоәңгәмә: http://chelny-rt.ru/news/gmlr/yazuchy-almaz-gyymadiev-beln-gm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев