Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Ханнар уены»-4 (Game of Khans)

Шәп уен булды бу «Идегәй». Баш буталып бетмәле.

Башы

Китап
Үзең уйныйсың да, кино да карыйсың. Җитмәсә, үзең шул киноның бер актеры да. Шәп уен булды бу «Идегәй». Баш буталып бетмәле. 

Икенче көнне иртән торгач ук хәл итеп куйдым: бүген мәктәп китапханәсеннән «Идегәй» дастанын алам. 

Озын тәнәфес вакытында тиз генә ашадым да, ашханәдән чыгып чаптым. Дәрескә кадәр китапханәгә өлгерергә кирәк. Атылып килеп кердем. Үзем еш-еш сулыйм. Гөлнара Илгизовна каршына йөгереп барып бастым: 

— Исәнмесез! Миңа «Идегәй» дастаны кирәк! 
Китапханәче апа йокымсырап утыра иде бугай. Дөбер-шатыр мин килеп кергәч, сикереп үк торды. Күз карашы белән мине баштан-аяк тикшереп чыкты. Уффф, сканермени! 
— Сабиров, син авырмыйсыңмы? Бар да яхшымы? — дигән була. 

— Апа, дәрес башланганчы шул китапны табып бирегез инде. Бик кирәк иде, — дидем, хәлдән килгәнчә әдәпле күренергә тырышып. — Зинһар өчен! — дип тә өстәдем әле.
— Ычкындыңмы әллә, Сабиров? Нинди дастан? Нинди «Идегәй»? Алтынчы класста керми бит әле ул.

Уф, моңа аңлатып тора башласам, дәрес башланып кына калмый, үтеп тә китәчәк. Мин турыдан ярырга булдым: 
— «Идегәй» дигән китап бармы сездә? 
Гөлнара Илгизовна миңа тагын да сәерсенебрәк карады:
— Бар. Һәм син аны укыячаксыңмы? 
— Укыйм. 
— Ну-ну…

Китапханәче апа компьютерына иелде. Бераздан биек үкчәле түфлиләре белән идәнне тишәрдәй шык-шык атлап киштәләр арасына кереп китте. Ул "Идегәй«не табып чыкканда дәрескә кыңгырау чылтырады. Мин китапны эләктердем дә тизрәк сыйныф бүлмәсенә чаптым. Чыгып барышлый: 

— Рәхмә-ә-әт! — дип кычкырдым. 
Гөлнара Илгизовнаның «Уңышла-а-ар!» дигән җавабы куып тотканда мин коридор буйлап чаба идем инде. 

Класска килеп керсәм, дәрес башланган. Математичка Гөлүсә Госмановна ачулы караш белән каршы алды. 
— Исәнмесез! Керергә ярыймы? — дидем мин, мыш-мыш сулап.
— Кая йөрдең, Сабиров? 
— Китапханәдә, — дип әйтеп бетерүем булды, бөтен сыйныф кычкырып көләргә тотынды. 

— Охо! Син укый да беләсеңмени? — дип хихылдады беренче партада утыручы Әмир.
— Ботан-троечник! — Монысын Мәдинә кычкырды бугай. 
— Прикинь, чынлап та китап тоткан бит ул! — дип көлде Раил. 

Җитмәсә, Гөлүсә Госмановна да:
— Сабиров китап укый башласа, кызыл кар явар инде, — дигән була.
Исем китмәгән кыяфәттә мыштым гына урыныма барып утырдым. Көлегез, көл. Сез миндә нинди супер уен барлыгын белмисез бит әле. Сорап ялынып йөрерсез әле менә. 
Мәктәптән кайткач, телефонны читкә куйдым да, китапны ачтым. Укый башладым.

«Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда —
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга — ил булды,
Яу булганга — яу булды...»

Таныш урыннар, таныш исемнәр очрап куя. Монда вакыйгалар нәкъ мин уйнаган уендагыча бара бит! Күп сүзләрне аңламыйм. Авыррак әле миңа моны уку. Кичен әти-әни белән бергәләп укырбыз, дип китапны өстәлгә алып куйдым. Киләсе levelда ниләр булачагын беләсем дә килә. Укыйсы килә дә, килми дә. Барысын да алдан белеп торсам, уенның кызыгы бетәр кебек. Мин уйнарга булдым. 

Дүртенче level

Тә-ә-әк. Кем булып уйныйм икән: «Кара Тиен», «Аксак Тимер», «Идегәй», «Акбеләк», «Җанбай»? Моңа кадәр уенда «Кобогыл» дип аталган каһарман астына хәзер «Идегәй» дип язылган. Мин шуны сайларга булдым.

Уен нәкъ өченче level төгәлләнгән моменттан башланып китте. Тик бу юлы мин Субра түгел — Идегәй. Субра карт минем каршымда утыра. Аның янәшәсендә Туктамыш хан. Ул торып ук баскан, гаҗәпләнеп миңа карап тора. Янында ханбикәсе, анысы да усал итеп миңа текәлгән. Бүлмәдәге биләр — Алтын Урданың элитасы — кайсы торып баскан, кайсы утырган. Бөтенесе дә шаккатып миңа карыйлар. Ха, кинәт кенә бик популяр булып куйдым бит әле мин! Торабыз шулай бер-беребезгә карашып. Иң беренче булып Җанбай — ханның ярдәмчесе телгә килде: 

— Идегәй андый ир икән, Идел-йортка бердәнбер икән, без аны котлыйк! Шуның хөрмәтенә кымыз эчик, — ди, авызын ерып. 

Күрәм: ул арада Йәникә ханбикә Туктамышның колагына нидер пышылдады. Тегесе «ярар» дип баш какты. Ниндидер мәкерле план коралар инде болар. Ничек тә моннан чыгып шылырга кирәк. Басып торган урыным ишектән ерак түгел дә, болай гына чыгып чабып булмый бит. Куркып качты, дияләр. Субра карт: «Илебездә бердәнбер батыр» дип мактады ич үземне. Батырыбыз шыр җибәрде, дип көләрләр. Юк инде, хәйлә белән котылырга кирәк. 

Шулай уйлап торганда, артымда кемнеңдер пышылдаганын ишеттем: 

— Хан биргән кымызны эчмә, Идегәй. Агулы ул. Атланыйм дисәң, атың ишек төбендә тора. Минем исемем Аңгысын, — ди бу. Аңгысын — хан яши торган сарайның ишек төбен каравыллаучы. Вахтер, кыскасы. Сарайда ниләр барын, кемнең кемгә каршы нинди хәйлә коруын ул белмәсә кем белсен. Аңгысынга ышанырга була. 

Менә Җанбай авызын ерып минем янга килә башлады. Кулында кымыз салынган чынаяк. Хан салып биргән кымызны эчү — хөрмәт билгесе санала. Авторитетларга гына тәти торган әйбер. Эчмим дип баш тартсаң, ханны кимсетү була. Нишләргә? Уйла, Идегәй, уйла! Һәр хәлдән чыгу юлы бар, башыңны эшләтергә генә кирәк. 

Эврика! Мин дә елмаеп, колач җәеп Җанбайга каршы атладым. Чынаякны тартып алдым, эчәргә җыенган сыман кисәк күтәрдем һәм: 

— Һай, борынымны канаттың бит! — дип, борынымны тотып, ишеккә таба атладым. 

Тим Чуар исемле атым чыннан да ишек төбендә тора иде. Тиз генә менеп атландым. Атым чаптырып та китте. Хан һәм аның ярдәмчеләре ни булганын аңлап артымнан чыкканда миннән җилләр искән иде инде. Тотыгыз капчыгыгызны! Атаклы Идегәй батыр мин — эләктерә алмассыз! 

И чабам, и чабам. Борылып карсам: сугышчыларын ияртеп, Җанбай минем арттан куа. Юлымда биек тау тора. Экран өстендәге сандык тамгасына бастым — Тим Чуарга канатлар үсте һәм мин тау өстеннән очып чыктым. Сандыктан 10 skill юкка чыкты.

Ни күрим: Җанбай миңа якынлашып килә. Тагын сандыкка бастым — атымның тизлеге артты. Тагын 10 skill очты. Чаба торгач, елга ярына җиттем. Монда да skill кулланып котылсаң гына — Тим Чуар корабка әйләнде. Корабка утырып, тиз генә елганы йөзеп чыктым. Моның өчен 15 skill түләдем. Җанбай елга аша чыга алмыйча, миңа йодрык күрсәтеп, басып калды. 

Юлымны дәвам иттем. Далалар, урманнар, елгалар, шәһәрләр аша үттем. Бара торгач, карасам, каршымда бер кыз утыра. Кубыз чиртә-чиртә җырлап утыра бу. Үзе җырлый, үзе елый: 

— Атам булды Шаһ Тимер,
Үзем булдым Акбеләк;
Ак беләкле кыз булдым,
Ак беләгем каерылып,
Бер явызга кол булдым, — ди. 

Алгарак караган идем — атымнан егылып төшә яздым. Галәмәт олы бер кеше йоклап ята. Корсагы тау хәтле, беләкләре бүрәнә юанлыгы, колаклары калкан кадәр бардыр. Үзе шундый куркыныч. Бррр... 

Теге кызга пышылдап кына: 
— Кем бу? — минәйтәм. — Нишләп утырасың бу галәмәт янында?
— Кара Тиен исемле алып бу. Мине урлап китте. Мине аннан коткарсаң, әтием Тимер хан сиңа бик күп бүләкләр бирер иде, — ди.

Бетүем шушы икән. Мондый дәү кешене гомеремдә беренче күрәм. Ничек җиңмәк кирәк моны?! Ә Акбеләк озын керфекләрен тибрәтеп, күзләрен челт-челт йомып, ялварып миңа карап тора. Үзе шундый чибәр! Ну, каптым соң кармакка. Шундый матур кыз шулай матур итеп карап торганда качып китеп булмый ич инде. Идегәй батыр бит мин! Куркудан тез буыннарым калтыраса да, Акбеләккә сиздермәскә тырышам.

— Мондый гына хәчтерүш алыпларны күргән бар ла ул! — дигән булам. — Аяк астында аунап ятмасын әле. Хә-ә-әзер бәрәм мин моны.

Экран өстенә, сандыкка бастым. Алдыма өч төрле корал килеп чыкты: сөңге, җәя белән ук, кылыч. Уйладым-уйладым да, җәя белән укны сайлап алдым. Кара Тиен янына якын килергә шүрләтә бит. Ерактан ук атсам дөресрәк булыр. Шулай эшләдем дә. Тәки җиңдем бу галәмәтне. Акбеләкнең ничек сөенгәнен күрәсәгез! Шатлыктан үземнең дә үрле-кырлы сикерәсе килә дә — ярамый. Бала-чага түгел лә мин, бик җитди батырмын. Акбеләкне Тим Чуарга утырттым да, юлга кузгалдык. Кара Тиен алыпны җиңгән өчен миңа тагын 40 skill өстәлде. 

Кызның әтисе Шаһ Тимер турында ишетеп беләм. Аксак Тимер дигәннәре шул бит инде. Минем әтием Котлыкыя ана Туктамыш ханның кошларын сатып харап булды. Шуның ханлыгына киттек. 

Аксак Тимер безне каршыларга чыгып баскан. Каршыбызга ук килә. Чынлап та аксак икән, уң аякка чатанлап йөри. Кушаматны белеп такканнар моңа. Кызын күреп бик сөенде үзе. Олы бәйрәм ясады. Иләкләп-иләкләп алтын чәчте, чиләкләп-чиләкләп көмеш сипте. Минем сандыкка да берничәсе төшеп утырды. Мин хан ярдәмчесе булып Аксак Тимер илендә калдым. Шуның белән «Дүртенче level» тәмамланды.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев