Әткәйдән ишеткән гыйбрәтләр
Кичләрен әткәй укый торган китапларның тагын берсе— «Кыйссаселәнбия». Пәйгамбәрләр тарихы ул.
Иң кызыгып тыңлаганым — Йосыф кыйссасы. Аның тәтәй көйләп укый торганын да ишетәм. Борынгы заман хәлләре түгел, бүгенге кешеләр сыман, шуңа жәллим дә. Гыйбрәтле хикәятләрне әткәй кат-кат укый, тышы тузып беткән:
Тыңларга ярата малай,— ди дусларына. Мактавымы, әзрәк мактанып алуымы. Мөгаен, кыбырсынмыйча, колак салып, сеңдереп утырсын, дигәндер. Ә мин әткәй укый башласа, ишеткәнемне күрәм сыман. Әнә, безнең инеш күперен чыгып, тузанлы юлдан аталы-уллы икәү атлый. Коллар ягыннан киләләр. Әтисе юлда яткан даганы күрде: «Ал, улым, кирәге чыгар!»
Иелергә иренде малай. Әтисе шул даганы тимерчегә сатып, чия алды, сиздерми генә берәм-берәм юлга төшерә. Малай шунда ук иелде, капты — тәмле! Мимылдап-каралып пешкән чияләрне чүпли-чүпли әллә ничә иелде. Әтисе әйтте:
«Менә, улым, бер иелергә иренсәң — йөз иелерсең!»
Мин үзем дага күрсәм алам, дага тапкан кеше бәхетле була. Күп чапкан ат—әнә ничек ялтырый дагасы, көмештер әле.
Ике ташчы турындагы кыйссаны тыңлый башласам, давыл чыккандай була, җирдәге саламнарны очыртып, ызба башындагын йолыккалый, талларны әрле-бирле кыйный. Биектә эшләүчеләр басып торган такта кубып, ике ташчы чак ябышып кала. Такта икесен дә күтәрмәс. Яшь ташчы:
- Син яшә, абзый, синең балаларың бар,—ди дә, кулларын ычкындыра...
Иптәше хакына үзен корбан иткән егет искә төшеп, уйлана идем. Әлеге кыйссаны соңрак үзем дә укыдым. Әткәй тавышы белән сеңгәне гыйбрәт булып гомергә калган. Чыңгыз Айтматовның «Диңгез яныннан йөгерүче ала эт» повестенда да шундый тетрәндергеч хәл: балалар исән калсын өчен өлкәннәр диңгезгә сикерә. Чыңгыз — яшьтәш, әнисе Нәгыймә — мөгаллимә, теге кыйссаны улына укыгандыр. Балачак тәэсирләре иҗатыңа этәргеч була бит ул. Чордаш әткәйләр фаҗига диңгезенә төшеп, безне коткарган...
Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.
Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/uraza-ze-bezne-totty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев