Хыялый Акбай
Яшәгән, ди, Акбай исемле бер маэмай. Ул күк йөзенә текәлеп хыялланырга яраткан икән.
— Их, самолет кебек оча алсаң иде!—дип татлы хыялга бирелгән ул бер көнне.— Болытлардан да өстә очасың... Очасың... Аста бәп-бәләкәй өйләр, кешеләр, этләр, мәчеләр...
Шулай дип хыялланган вакытта гына аның башына куркыныч уй килгән: «Әгәр ялгыш мәтәлеп төшсәм... һай!..»
— Юк, самолет булмыйм! Мин... Мин матай булам!..— дигән ул бераздан.— Юлдан тузаннар туздырып сыптырасың гына! Җил сызгыра... Юл читендә каз бәбкәләре куркышын кала... Шәп! — Шулчак аның башына янә шомлы уй килгән: «Әгәр коймага-мазарга бәрелсәм... һай!..»
— Иң яхшысы — моторлы көймә булу! Суда койма да, агачлар да юк... Дулкыннар чәчрәтеп алга очасың! Балыклар ян-якка сикерешә... Җил сызгыра... Искиткеч!
Шул вакытта ул тагын борчылып куйган: «Әгәр суга батсам?»
— Трамвай булсаң иде ул менә!—дигән ул, күпмедер вакыттан соң.— Рельс буйлап келтер-келтер чабасың да чабасың...
«Чабуын чабарсың да... Әгәр рельстан ялгыш читкә чыксаң?! һай!» — дип куркып куйган ул янә.
— Әллә маэмай булырга микән? — дип уйлаган ул бераздан.— Әйе шул, маэмай булырга кирәк... Туктале, бәй, мин үзем маэмай лабаса!..
Кыскасы, маэмай маэмай булып калган. Ә хыяллануыннан туктамаган, ди, үзе.
— Үсеп җиткәч мин генерал булам!—дип хыяллана ди ул хәзерге вакытта. Тик менә ничек әйтергә микән инде ул маэмай Акбайга: этләр бит үскәч тә генерал булмыйлар.
Әллә булалар микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев