Әбиләргә кунакка
Шәһәр малае мин, шәһәрдә туып-үскән... Моңарчы авылда бөтенләй булганым да юк иде. Ә бу җәйдә авылда яшәдем.
Дөресен әйткәндә, башта бер дә авылга барасы килмәгән иде. Ни өчен дигәндә, җәй көне шәһәрдә дә бик күңелле була безнең. Мәктәпкә барасы юк, дәрес карыйсы юк. Иртәдән кичкә хәтле ишегалдында рәхәтләнеп футбол тибәбез.
Ишегалды әйбәт безнең. Малайлар күп, кызлары да җитәрлек. Төрлесеннән, эресе-вагы. Футбол типкәндә яшькә карап тору юк, буйга карыйлар. Ә буй ярыйсы минем. Буйга карап, мин үземне тугызда түгел, унда дип тә йөри алыр идем, тик Айсылу исемле апа тиешле кешем бар. Аңа ун яшь. Үзенең буе минеке хәтле генә, үзе ябык, чандыр. Кап-кара. Карачкы инде. Шуның аркасында мин яшемне зурайтып йөри алмыйм. Әнә башка малайлар! Апалары булмагач, сигездә булса, тугызда дип, тугызда булса, унда дип йөриләр. Айсылу үзе дә тел бистәсе безнең. Бертуктаусыз та.. та... та... Бәхәсләшеп җиңәрмен димә. Шуңа күрә без аның белән бәләкәй чактан ук сүз көрәштереп мәшәкатьләнмибез. Кем көчле, шул җиңә. Сез аны сугыша белә дип уйлый күрмәгез тагы. Кая аңа чын-чынлап сугышу! Йә чәчкә үрелә, йә битне тырный, тешләшә. Шунысы яхшы: үтергәнче тукмасаң да гомер әнигә әләкләмәс. Хәер, без алай гел сугышып кына да тормыйбыз. Күп вакыт тату яшибез. Малайлар алдында мине хур итеп «үскәнем Рәшит» дип эндәшмәсә, тагы да татурак яшәр идек әле. Юк, әйткәнне аңламый. Кеше алды булдымы, юри «үскәнем, үскәнем» ди. Хурланмый нишлисең! Үзе бот буе кеше сине «үскәнем» дип торсын әле. Апа, имеш. Нинди апа ул миңа?! Әнә күрше Кольканың апасы апа, ичмасам. Тугызынчыга күчте. Озын чәчләрен үрмичә генә тузгытып сала, аягында платформа туфлилар. Тырнаклары буяган. Ишегалдыннан узганда ул безгә хәтта күзен сирпеп тә карамый. Менә апа, ичмасам. Күрше йортның футболчы Игорь гел аның артыннан йөри. Игорь «Рубин» командасында уйный. Футбол матчлары булганда, Коляны да стадионга бушлай кертә. Коляның апасын безнең Айсылу белән чагыштыра торган да түгел. Менә шундый апаң булып, ул «үскәнем» дисә дә, хурланмас идең. Хәер, мәсьәлә анда түгел. Яше зуррак булгач, буе бәләкәй булса да, апа апа инде ул. Мәсьәлә шунда, мин сезгә быел җәй баштан узган кызыклы хәлләр турында сөйләмәкче булам.
Җәйге каникул башланган гына көннәр иде. Әти эштән төш вакытында ук елмаеп кайтып керде.
— Я, әнисе, бу командага сәфәр чыгуыбыз турында әйтикме инде? — диде ул. Әтинең шулай эштән иртә кайтуыннан ук бер-бер хәл булганын сизенеп, колакларымны торгызган идем. Әтинең сүзен ишетүгә:
— Нинди сәфәр? — дип сорадым.
Айсылу да укый торган китабын ябып, әтигә карады.
— Сәфәр, бик ерак сәфәр, — диде әти бик канәгать кыяфәттә идән буйлап йөри-йөри. — Әбиегез янына авылга кайтабыз. Үземнең кайткан юкка да ун ел тулды инде. Бабагыз үлгәч, аны күмәргә кайткан идек әниегез белән. Сезнең дә төп йортыгызны күргәнегез юк.
Минем күз алдына әби килеп басты. Яратам мин аны. Ул ел саен безгә, үзе әйтмешли, утырмага килә. Килгән саен каклаган каз, тәмле корт, пычак белән кисеп алырлык каймак, как, варенье, тагы әллә нинди тәмле әйберләр алып килә.
Әби бездә чакта миңа бик рәхәт була. Тегеләй ит тә, болай ит дип эш кушучы да, ачуланучы да юк. Сүз әйтә башласалар, әби шундук мине яклый:
— Я, җитәр инде, бала мәктәптән арып кайткан, ял итсен бераз, —ди. Миңа шул гына кирәк тә. Йөземә арыган, боеккан кыяфәт чыгарам да тиз генә урамга таю ягын карыйм. Уйнаганда арыган булсаң да ярый ул, йомыш кушсалар гына арыган булсаң ярамый.
Әби белән рәхәт, билгеле. Тик яңа гына башланган каникулны ташлап, әллә кая китәсем юк. Иртәгә күрше ишегалды малайлары белән футбол ярышы оештырырга торабыз. Аннары Идел аръягына, урманга барырга сөйләштек.
— Юк, мин бармыйм, әнә Айсылу барсын! — дип кырт кистем.
Әти гаҗәпләнеп миңа карады.
— Ничек бармыйсың?
Аның йөзеннән елмаю әкрен генә юкка чыкты, һәр көнне күреп өйрәнгән кырыс кыяфәтле әтигә әйләнде дә куйды.
— Миңа монда да әйбәт!
— Бармасын соң, үзебез генә барырбыз әбиләргә. Аны ияртеп йөрергә әле, бәла ясап. Аның самолетта да очканы юк бит. Я куркыр!
Айсылу бу сүзләрне шундый ачу китерерлек итеп әйтте. Әйтерсең лә, мин аңа ияреп барырга тиешле!
— Курка?! Кем курка? —дип ныграк каруландым. Әти белән әни булмаса, күрсәтә идем мин аңа кемнең курыкканын. Ярый инде, бәхете.
— Нишләтәбез соң? Әллә чынлап та калсынмы монда? — диде әти дә, әнигә карап. — Габдрахман абыйсы язган иде, энекәш кайтуына бик шәп бер эт баласы алып куйдым, дигән иде. Ярый алайса, Айсылуга булыр эт баласы, шулай бит, кызым?
Айсылу кулларын ук чәбәкли башлады. Мин кабаланып сорадым:
— Эт баласы? Нинди? Овчаркамы?
— Тәгаен әйтә алмыйм, һәрхәлдә, Габдрахман абыең юк белән маташа торган егет түгел ул.
Бу дөньяда минем өчен эттән дә кадерлерәк нәрсә булганы юк әле. Шуңадырмы:
— Акылың алтын икән! Сиңа булмыйчарак торсын әле! Үзем барам! — дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Әти белән әни бердән көлеп җибәрделәр.
— Күптән шулай кирәк иде, — диде әни.
* * *
Менә без шул мин аны, ул мине яраткан әбиләргә кунакка барабыз. Дөресрәге, әти анда кунакка түгел, эш белән бара. Колхозларның урып-җыюга әзерлеген тикшерергә. Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәч, аңа гел авылларда булырга, колхозларның эшен тикшерергә туры килә. Без әтигә ияреп барабыз. Әнине дә алып барасы иде дә, аның вакыты юк. Ул һаман, мин белгәннән бирле, диссертация яза. Әти гел әйтә тора, әниегезгә тынычлык кирәк, ул бик зур эш башкара, ди. Медицина фәненә ачыш ясый, ди. Болай караганда, әни минем кечкенә генә инде, әтинең иңбашыннан гына. Эше бик зур, тау хәтле, ди.
Әни безне аэропортка хәтле озата килде. Самолетка утырыр алдыннан Айсылу белән икебезгә дә кисәтеп әйтте:
— Сез анда дус яшәгез. Берегез — олы, икенчегез кече була белсен. Апалы-энеле сугышып кеше көлдермәгез тагы, — диде.
Айсылу: «Ишеттеңме?» — диптер инде, минем аркага төртеп куйды. Ул олы, янәсе. Мин аңа игътибар итеп тормадым. Әнинең берүзен калдырасым килмәде.
— Әни, син берүзең каласың бит, әйдә син дә безнең белән, — дип аңа сарылдым. Әни, елмаеп, башымнан сыйпады.
— Әтиең тиз кайта, борчылма, улым, — диде.
Шулаен шулайдыр да. Тик әнинең берүзен калдыру барыбер кызганыч. Без өчәү, ул берүзе. Әмма самолетка кереп утыргач, барысы да онытылды. Дөньяда тугыз ел яшәп, беренче тапкыр самолетка утыру ла минем.
— Рәшит, кара әле! — Айсылу самолетның түгәрәк тәрәзәсенә иелгән дә шаккаткан. Миңа да күрсәтә. Ул әле тәрәзәнең иллюминатор дип аталганын да белмидер, мин беләм. Әйтерсең мин бернәрсә күрмим. Күрәм, бик яхшы күрәм. Әнә, йортлар бәп-бәләкәй булып кына күренәләр, Айсылуның курчак өйләре кебек кенә. Өстән караганда, җир төрле-төрле шакмакларга бүленгән кебек күренә диләр иде, дөрес икән. Бер шакмак ямь-яшел, икенчесе кап-кара, өченчесе ачык сары төсле. Әй, кая килеп кердек әле без? Җир бөтенләй күренмәс булды. Безнең аста өем-өем булып, ап-ак болыт таулары калыкты. Юынган чакта ваннага «Бодрость»ны күбрәк салсаң, нәкъ шулай күбек өелә. Күбекне суккалап өясең-өясең дә ул сине күмеп китә. Өрсәң, бөтен ваннаны тутырып оча.
Болытлар өстеннән атлап китсәң кызык булыр иде, әй! Бу болытлар мине күтәрер микән? Мин Айсылуның колагына иелдем:
— Самолеттан сикерсәң, бу болытлар мине күтәрер микән?
— Күтәрә ди сиңа, бар! — Айсылу мине мыскыллап борынын җыерып куйды.
— Күтәрмәс сиңа! — Мин Айсылуга җавап бирергә өлгермәдем, самолет, кар тауларын кырт кисеп, зәп-зәңгәр яктылыкка килеп чыкты. Иллюминаторга көлтәсе белән кояш нурлары төште. Мин күземне кулым белән каплап, утыргычка сөялдем. Зәңгәр форма кигән апа (әти аны стюардесса диде) салонга чыкты.
— Самолет җиргә якынлаша. Каешларыгызны каптырыгыз, — диде ул ягымлы тавыш белән. Үзе миңа карап елмаеп куйды.
И, бигрәк тиз булды бит бу. Һавага күтәрелдек кенә бит әле. Күбек кебек болытлар өстеннән әз генә очтык та, бер болытлы тауны кисеп чыктык, шуның белән бетте-китте.
— Әти, нигә бик тиз килеп тә җиттекмени?
— Ник тиз булсын, нәкъ бер сәгать очтык, — диде әти укый торган газетасын бөкләп кесәсенә салды.
Айсылу, яхшы атлы булып:
— Әйбәт әйбер күп булмый ул, әйе бит, әти, — диде. Әти аңа карап елмайды. Айсылу гел шулай ул, миңа каршы сөйли.
Роза Хафизованың «Без әле кайтырбыз» повестыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев