Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Беренче сыйныфта беренче мәхәббәт

Дәрес башланмаган әле, алданрак килгән малайлар бик тырышып черкен уйный.

Сызыгын кызлар сызган да, сике­реп ярышу кемгә дә кызык. Мин килгәндә Әгъзам титаклый иде, кызарынып чыккан, әмма сыңар аяк ялгыш басмый. Малайлар сүзе колакка чалына:

—  Әгъзамның хатын тапканнар...

—  Мәгъфрүз кесәсеннән!

—  Җыры да:

«Мәчет башы кыйгач-кыйгач, Кыйгач саен сандугач; Алдым каләм, яздым сәлам, Син дустымны сагынгач...»

Әгъзам гармунчы булгач, кич кызлар янында уйнап йө­ри, Мәгъфрүз дә була анда, чибәр кыз, үз бәясен белә! Без бер сыйныфта. Карыйм, бер дә сер бирми Әгъзам. Әллә оялып кызарганмы? Иң яшерен серең фаш ителсә, беттем диген. Эсселе-суыклы булып китәм, аның хәленә калсаң нишләр идең? Минем дә серем бар, ярый әле аны беркем белми. Партада өчәү без, уң ягымда озын торыклы, үткен кыз Тәнзилә, сул ягымда — Ул. Ике кыз арасына утырткан­га гарьләнеп, үртәгән малайларга рәнҗеп, Гөлсирә апага үпкәләп партага башны салып үксегән идем. Тәнәфестә бергә уйныйбыз үзе Аның белән. Никтер гел карыйсым килеп тора. Аның янында миңа рәхәт. Иөгереп-куышып, әбәкләшеп уйныйбыз, бер-беребезне этеп җибәреп көлешә­без, егылган чаклар да була. Берсендә уйнап кына таш аткан идем, чынлап тиеп кашы канап чыкты. Әй курыктым, әти­сенә әйтер, әтисе бит укытучы. Әткәйгә дә җитәр минем усаллык турында яман хәбәр. Әткәйләр дус бит, очраша торалар:

— Синең кыз бар, минем — малай. Кодалар булырбыз әле!—дип шаяртканы бар әткәйнең. Бер көн курыктым, ике көн. Берни булмады тагын. Әйтмәгән! Минем белән бүтән уйнамас дигән идем дә, ул хакта искә төшермәде. Кашы өстендә тамгам калгандыр әле.

Мин аны укырга кергәнче күргән идем. Сеңлесе белән икәүләп Чогырчак чирәмендә бәбкә саклыйлар. Сәләхетдин җизниләр бакчасы янында. Мин кайтып бара идем. Кара күзле шушы кыз әллә нигә якын тоелды, үзенә тартты. Бакча буеннан яланаяк саз сөреп барганда тездән баткан идем, көлде болар чыркылдап. Инде юри кыланам, ләмгә баткан булам, балак пычранса да жәл түгел — көлсеннәр генә! Сеңлесе кечкенәрәк. Ул аны җитәкләгән, ата каз тимә­сен дидер.

Ә мин беркайчан кечкенә булмадым сыман, үзеңне бәлә­кәй дип уйламыйсың. Әллә мәхәббәт хисе шулай шаяр­тамы: олы да, кече дә бер бит ул. Бусын мин хәзер шулай уйлыйм. Яшел чирәмдә сары бәбкәләр саклаган кызны яра­тып калдым. Күңелдә олы хисем бәбкәсе пи-пи тавыш биргән. Үсеп, кагынып очканчы озак саклыйсы әле бәбкә-хыялны, бик озак. Иң яшерен серем, татлы тойгым ул. Фаш булса — югалыр, бетәр. Белмәсеннәр, сизмәсеннәр! Ә үзе! Үзенә сиздерү дигән нәрсә бөтенләй башка сыймый! Ничек мөмкин?! Минем хатны беркайчан да аның кесәсеннән тап­маслар...

«Мәчет башы кыйгач-кыйгач...» иде, манарасын кисеп төшерделәр берзаман. «Кыйгач саен сандугач» түгел, чә­үкәләр чырылдашты. Әгъзам белән Мәгъфрүз арасындагы «алдым каләм, яздым сәлам» дә балачакның сызыклы-кы-зыклы уены гына булып калды. Кызыклымы? Кызганыч­лыдыр... Язмыш та черкен уены — ялгыш сызыкка эләкмә: «җәннәт»кә туры килмәсәң «ут» дигән хәтәр «тәмуг» көтә... Язмышны сикереп үтеп булмый икән.          

Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/uraza-ze-bezne-totty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев