Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Россиядә психологлар көне

22нче ноябрьдә Россиядә психологларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм рәсми түгел, әмма инде 25нче тапкыр уза.

Бәйрәмнең максаты — психолог һөнәренең абруен күтәрү, әлеге белгечләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү, кешеләрне психологларга җәлеп итү.

Бәйрәмнең тарихы

Россиядә психологлар көненә 2000 елда Мәскәү дәүләт университеты нигез сала. Сайланган дата символик мәгънәгә ия. Ул 1994 елның 22 ноябрендә узган Россия психология җәмгыятенең оештыру съездына багышланган.

Бу датага бәйле рәвештә бирем

Үзегезне кызыксындырган темага психология буенча китап яки мәкалә укыгыз.

Кызыклы фактлар

  • Төрле вакыйгалар — тискәресе дә, уңае да депрессиягә китерергә мөмкин. Мәсәлән, яңа эш, өйләнешү, университетны тәмамлау да депрессия чыганагы була ала.
  • Китап уку — борчылу һәм стресс белән көрәшүнең иң яхшы ысулларыннан берсе. Бу ысул саф һавада йөрүгә, чәй эчүгә яки музыка тыңлауга караганда яхшырак ярдәм итә.
  • Стресска аеруча 18 яшьтән 33 яшькә кадәрге кешеләр дучар була. 33 яшьне узганнан соң стресс кичерү куркынычы кими.
  • Куркыныч төшләр арасында биектән егылу, якын кешенең үлеме, эзәрлекләү, параличлану һәм соңга калу иң еш керә торган төшләр.
  • Салкынча бүлмәдә йоклаган кешеләрнең куркыныч төшләр күрү ихтималы зуррак.
  • Тәүлегенә 5 сәгатьтән кимрәк йоклаган кешеләр 8-9 сәгать йоклаганнарга караганда психик тайпылышлардан ешрак интегә.

Психолог һөнәре турында

Психолог кешенең үз-үзен тотышының мотивларын, омтылышларын өйрәнә. Ул пациентларына төрле вакыйгалар уңаеннан кичерешләрне, җәмгыять белән үзара мөнәсәбәтләрне аңларга булыша. Аның бурычларына тематик консультацияләр, алдагы гамәлләргә карата киңәшләр бирү керә. Педагог-психологларга балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ихтыяҗ зур.

Психиканың бозылуы 15 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләрдә еш очрый. Бу хакта тулырак: https://chelny-rt.ru/news/byrmnr/botendonia-psixik-salamatlek-kone

Ничек итеп көзге хәлсезектән (депрессия) котылырга? Бу хакта тулырак: https://chelny-rt.ru/news/byrmnr/10-oktyabr-khalykara-psikhik-slamtlek-kne

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев