Радио турында 20 кызыклы факт
7нче майда Россиядә радио көне билгеләп үтелә.
1. 1896 елда иң беренче радиограмманы рус физигы Александр Попов җибәрә. Ул нибары ике сүздән тора: «Генрих Герц».
2. 2009 елда бактерияләрнең радиодулкыннар барлыкка китерергә сәләтле булуы турындагы гипотезаны француз вирусологы Люк Монтанье әйтә. Аның тикшеренүләре моның дөрес фикер булуын раслый.
3. Радионың барлыкка килүенә ярдәм иткән иң беренче тәҗрибәләрне Америка стоматологы Махлон Лумис үткәрә. «Һава еланнары» ярдәмендә ул ике чыбыкны һавага күтәрә. 1868 елда 20 километр ераклыкка сигнал җибәрүгә ирешә.
4. Эйфель манарасы озын гомере өчен радиога рәхмәтле. Аны 1889 елда махсус дөньякүләм күргәзмә өчен төзиләр һәм 20 елдан сүтәргә планлаштыралар. Әмма радио барлыкка килү белән аның манарасына антенналар урнаштыралар. Шулай итеп радио манараны сүтелүдән саклап кала.
5. 1938 елда Герберт Уэллсның «Война миров» китабы буенча радиоспектакль тапшырыла. Әлеге язманы тыңлагач, АКШның кайбер шәһәрләрендә паника башлана. Күпләр Җир шарына марсианнарның һөҗүм итүен чын яңалык дип кабул итә...
6. 1942 елның августында Навахо кабиләсеннән берничә дистә индеецны АКШ армиясенә алалар. Алар үз телләрендә яшерен радиосөйләшүләр алып барырга тиеш булалар. Япон разведчиклары аларның сөйләшүләрен тыңлап тора, әмма берни дә аңлый алмый. Бөтен илдә навахо телен белүче табылмый.
7. Танылган инженер һәм физик-электроник Никола Тесла да радио үсешенә үз өлешен кертә. Ул радиоалгычны патентлый.
8. 1930 елның 18 апрелендә ВВС радиосы тыңлаучылары эфирда яңалык урынына бары тик музыка гына тыңлый. Дикторлар моны ул көнне игътибарга лаеклы бернинди дә яңалык булмавы белән аңлата.
9. 7нче майда Россиядә радио көне билгеләп үтелә.
10. 1940 елда Англиядәге футбол ярышы вакытында кызыклы хәл була. Футбол кырын куе томан сарып алу сәбәпле комментатор кыен хәлдә кала. Аңа «әгәр дә немецлар шәһәрдә томан булуын белеп алсалар, бомбага тотачаклар» дип әйтәләр. Нәтиҗәдә, комментатор бернәсә дә күрмәгәнен сиздермичә, трибунадагы фанатларның реакциясенә таянып үз эшен башкарып чыга.
11. Радиога бәйле рәвештә «хакер» сүзе барлыкка килә — радиостанцияләрдә яшерен парольләрне «ватучыларны» шулай дип атыйлар.
12. Юрий Левитанның Бөек Ватан сугышы вакытындагы радиосводкаларын ул вакытта яздырып бармыйлар. Әмма аларның тарихи кыйммәте зур булганлыктан 1950 елда махсус яздыралар.
13. АКШТа 2013 елга кадәр дәүләт радиостанцияләренең үз илләре территориясендә тапшырулар алып бару хокукы булмаган. Эш шунда ки, дәүләт радиосы пропагандага юнәлдерелгән, ә хөкүмәт үз гражданнарын теләсә нинди пропагандадан, хәтта үзенекеннән дә якларга тиеш булган.
14. СССРда радио бик каты популяр була, клубларда, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында радио түгәрәкләре эшли, энтузиастлар хәтта кул астындагы материаллардан радио җыялар.
15. Радио интернет барлыкка килгәч тә бетми, чөнки аны радиоалгычсыз онлайн тыңлау мөмкинлеге туа.
16. Birdsongradio радиостанциясендә бертуктамый орнитолог Квентин Говард яздырган кошлар тавышын тапшыралар. Ул аларны 20 ел элек үзенең Уилтшир графлыгындагы бакчасында яздырган була.
17. Интернетта беренче радио тапшыруларны 1993 елда Карл Маламуд башлый. Ул станциянең исеме «Internet Talk Radio» була.
18. 1899 елның 3нче мартында «Масенс» пароходы һәлакәткә очрый. Коткару операциясе вакытында беренче тапкыр радиоэлемтә уңышлы кулланыла, аның ярдәмендә батучы корабльдәге кешеләрне коткару мөмкинлеге туа.
19. Дөньяда радио буенча хәбәр ителгән беренче сәяси вакыйга 1917 елгы Октябрь революциясе була.
20. Россиядә радио тыңлаучыларның 73 проценты радионы автомобильдә тыңларга ярата.
13нче февраль - Бөтендөнья радио көне.
“Тормышка юллама” – радиодиджей һөнәре белән танышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев