Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

21нче ноябрь – Бөтендөнья фәлсәфә көне

Фәлсәфә – грек сүзе, «зирәклеккә мәхәббәт» дигәнне аңлата

"Бөтендөнья фәлсәфә көне" (ингл. World Philosophy Day) 2005 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 33 нче сессиясендә игълан ителгән һәм ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Бүген ЮНЕСКОның 70тән артык илендә фәлсәфә көне билгеләп үтелә. 

Бәйрәмнең максаты — бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын фәлсәфи фикер байлыгына җәлеп итү. 

Фәлсәфә – ул чынбарлык һәм яшәешне, тормышны өйрәнү фәне. Термин грек сүзе phílosophía сүзеннән килеп чыккан, ул «зирәклеккә мәхәббәт» дигәнне аңлата. Фәлсәфә – тормышның мәгънәсен аңларга омтылучы өлкә.

Күп кенә фикер ияләре фәлсәфәнең асылы гаҗәпләнүдән гыйбарәт дип раслый. Һәм чыннан да, фәлсәфә кешеләрнең үзләре һәм үзләре яшәгән дөнья белән кызыксынуыннан туа. Рефлексия сыйфатында фәлсәфә безне уйларга, фундаменталь хакыйкатьләрне өйрәнергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.

 

Фото Фрипик сайтыннан.

Әмир Фәрхуллинның иҗат турындагы фәлсәфи шигыре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев