Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20нче август – Чебурашканың туган көне

Чебурашкага 20нче августта 58 яшь тула.

Чебурашканы кемнәр генә белми икән? Ул сезнең генә түгел, ә әти-әниләрегезнең дә, әби-бабайларыгызның да яраткан мультфильм герое. Күз алдына китерүе кыен, Чебурашкага 20нче августта 58 яшь тула. 

Тартмадагы пассажир

Чебурашканы 1966 елда Эдуард Успенский исмеле язучы уйлап тапкан. Аның  «Крокодил Гена һәм аның дуслары» әкиятен балалар бик яратып кабул иткәннәр, ул тиз арада популярлаша. Сюжет буенча, сәер җан иясе тропик илдән әфлисун тартмасына утырып килә һәм турыдан-туры кибеткә озатыла. Пассажирны тапкан кибет хезмәткәре аны Чебурашка дип атый, чөнки озак юлдан соң хәлсезләнгән мигрант әледән-әле егыла, аякларында басып тора алмый.  

«Чебурахнуться» сүзе Чебурашка героена кадәр үк барлыкка килгән. В.И. Дальнең сүзлегендә бу сүз «егылырга», «гөрселдәргә» мәгънәсендә аңлатыла.

Башта аның колаклары өстә булган

Соңрак крокодил һәм аның дуслары турында мультипликацион фильм төшерегә уйлыйлар. Мультфильм өчен бу геройларның образларын ясарга кирәк була.

Чебурашканың без белгән кыяфәтен: зур колаклар, түгәрәк күзләр һәм кыска аякларны –  рәссам Леонид Шварцман уйлап таба.

Бервакыт «Союзмультфильм»да режиссер, Роман Качанов ике малайның ушлары китеп китап укыганнарына игътибар итә. Караса, бу Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары» дигән китап. Шул вакыт, режиссер бу китапны кибеттән табып сатып ала да, командасына, китап буенча мультфильм төшерәбез ди. Рәсам Леонид Шварцман образлар ясарга утыра. 

Крокодилны шактый тиз ясый ул. Чөнки аның турында сценарийда да аңлашылырлык итеп язылган булган: «Крокодил зоопаркта крокодил булып эшләгән. Һәм эш көне бетеп, кыңгырау шалтырагач, ул үзенең пиджагын, эшләпәсен киеп өенә кайтып киткән». 

Шапокляк белән дә барысы да җайлы гына килеп чыга. Шапокляк – ул, билгеле булганча, җыелма цилиндрның исеме. Бу XIX гасырдагы баш киеме. Шапокляк образының башка киемнәре дә шуңа туры китереп ясала: туры  кара күлмәк, челтәрле ак манжеталар, үкчәле туфли. Үтә дә кызыксынучан булганга Шварцман аны озын борынлы һәм озын иякле итеп ясый. 

Ә менә Чебурашка образы алай тиз генә килеп чыкмый. Фильмга әзерлек өчен 5 ай вакыт бирелгән була. Аның яртысын Чебурашканың образын ясауга китә. Күзләре балаларча, гаҗәпләнгәндәй кешенеке төсле килеп чыга. Успенскийның китабына  «Предсловие, которое не обязательно читать» дигән кереш язылган. Анда болай диелә:

«..Кечкенә чакта әти-әнием миңа йомшак, йонлач, кечкенә уенчык бүләк иттеләр. Аның күзләре ябалакныкы кебек зур, башы куянныкы кебек йомры, койрыгы аюныкы кебек кечкенә» диелгән. Ә менә зур колаклар турында бер сүз дә әйтелмәгән. 

Рәссам Леонид Шварцман Чебурашканы ясаган вакыты турында болай дип язган:

«Мин чебурашканың колакларын ясый башладым: башта алар өстә иде, аннары акрынлап як-якка шуыша һәм зурая башладылар. Ахыргы эскиз минем өемдә саклана, 1968 ел белән имзаланган. Дөрес, анда Чебурашканың аю койрыгы бар әле, соңыннан аны бик нык кечерәйткәннәр. Аяклар да башта озынрак иде. Төсле эскиз ясаганнан соң, мин сызым эшләдем, ә курчак осталары Чебурашка курчагын ясадылар». 

Шулай итеп, безгә яхшы таныш булган Чебурашка мультфильмда «уйный» башлый. 

Төрле төстә

2004 һәм 2006 елларда Россия Олимпия җыелма командасының талисманы булгач, Чебурашканы бөтен дөньяда белә башлыйлар. 

Шунсы кызык,  талисманның төсен  гел үзгәртеп торганнар. 2004 елда Афинадагы уеннарда безнең спортчыларга көрән төстәге  Чебурашка тапшырыла. Аннары, Туриндагы кышкы Олимпия уеннарына ул ак төскә керә. Пекинга барганда ул инде кызыл төслегә әйләнә, ә Ванкуверда 2010 елда ул зәңгәр төстә була.

  • *Чебурашка космоста да булган. «Союзмультфильм» студиясенең 80 еллыгы уңаеннан 2016 елда Чебурашка МКСга космик очыш ясаган.
  • * Инглиз теленә Чебурашканы «Топл» дип тәрҗемә иткәннәр, эстоннар аны «Потсатай», финнар – «Мускис», латышлар – «Пекаусис», немецлар - «Плумпс», ә литвалылар – «Кулверстукас» дип атыйлар.
  • * Безнең илдә бу зур колаклы геройга һәйкәлләр дә куйганнар. Аларны Раменск, Егорьевск, Хабаровск, Чабаксар, Ялта шәһәрләрендә күрергә була.
  • * Ел саен август аенда Мәскәүдә «Чебурашканың туган көне» девизы астында ятим балалар өчен бәйрәмнәр һәм фестивальләр үтә. Меңәрләгән балага өмет белән шатлык өләшеп йөрүдә катнаша Чебурашка!

Кинода 

2022 елның кышында Россия кинотеатрларында Дмитрий Дьяченко режиссерлык иткән «Чебурашка» дигән гаилә комедиясен күрсәттеләр. Сюжет буенча герой яңа дөньяга эләгә. Караулар буенча бу картина рекорд куйган. Фильмны төшерүчеләр Чебурашканың зурлыгы турында озак уйлаганнар.  Нәтиҗәдә аны 65 сантиметрлы итеп ясаганнар. 

Әфлисун самурае

Япониядә аниме яратучылар Чебурашкадан покемон ясаганнар. Ә һәр покемонның, билгеле булганча, гаять зур сәләтләре бар. Чебурашканы «әфлисун самурае» иткәннәр, аннан барлык бандитлар да куркырга тиеш. Бу халык иҗаты, ә менә танылган режиссер Макото Накамура 2010 елда Чебурашка мультигының дәвамын төшергән. 

Мультфильмның беренче өлешендә Гена һәм Чебурашка Маша исемле кызга циркта тимер чыбык буйлап йөрергә өйрәнергә ярдәм итәләр. Икенче эпизодта Чебурашка авыру дустын алыштыра һәм зоопаркта крокодил булып эшли.

Ә өченче өлештә, гомер буе күп эшләгән пенсионер карт турында сөйләнә. Күп эшләгәнгә аның кечкенә оныгы белән аралашырга вакыты җитми, ләкин ул аны һәрвакыт ярата һәм бик сагына. Һәм менә хәзер, бабай пенсиядә булгач, ул кызны фото буенча эзләргә карар кылган. Безнең геройлар аңа оныгын табарга ярдәм итә, ул да бабасын бик ярата һәм аны сагына. Мультикның бу өлеше аеруча сентименталь, тәэсирле һәм назлы килеп чыккан.

Япон психологы Акира Хасэгава фикеренчә, Чебурашка японнарда ялгызлык һәм моңсулык белән ассоциацияләнә. Сагыш – японнарның иң популяр хис-кичерешләренең берсе.

Япониядә «кавай» дигән төшенчә бар. Аны «сөйкемле», «кечкенә», «мимишный» диеп тәрҗемә итеп булыр иде. Чебурашка барлык күрсәткечләре буенча да бу төшенчәгә туры килә. Ул сөйкемле, әйбәт, аны сыйпыйсы, сыйлыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев