Шикәр янамы?
Иң элек ризыкларның иң гадие - углеводлар белән танышыйк.
Тәҗрибәләр ясаганда саклык кагыйдәләре турында онытмагыз!
Углеводларга шикәр, крахмал, целлюлоза керә. Углеводлар - энергия чыганагы. Кеше организмы углеводларны май кислотасына әверелдерә.
Шикәрнең энергия чыганагы булуын тикшереп карыйк. Шикәргә янып торган шырпы китерсәк, ул янмас. Әгәр шикәр кисәге өстенә папирос көле койсак, яна башлар. Шикәр зәңгәрсу-сары ялкын белән яна һәм ялкынлана, күмерләнә. Янганда, җылылык аерылып чыга. Тәҗрибәдә көл катализатор ролен үти.
Организмда исә шикәр органик катализатор тәэсирендә түбән температура астында таркала. Бу процесс берничә стадияне үз эченә ала. Аның соңгы продуктлары булып Н20 һәм С02 тора.
Пробиркага шикәр салып, пробирканы җылытабыз. Шикәр эри, көрән төскә керә, шуннан соң карала һәм ахырда кара күмер - углерод кала, ә пробирка стенасына су тамчылары утыра.
Углеводларны углеродтан һәм судан тора дип карарга була. Кислород кертми җылыткан вакытта, состав өлешләренә таркалалар. Углеводларның молекулалары катлаулы төзелешле.
Глюкоза молекулалары, бер-берсе белән кушылып, озын чылбырлар хасил итәләр. Икенче төрле
әйткәндә, алар су аерып үтә торган поликонденсация реакциясенә керәләр. Глюкоза калдыкларының шулай кушылуы нәтиҗәсендә 200-1000 буыннан торган крахмал барлыкка килә. Целлюлоза чылбырында 300 дән алып 5000 гә кадәр буын берләшә.
Гади шикәрдән аермалы буларак, мондый төр шикәрләр полисахаридлар дип атала. Молекуласында бер генә буын булган шикәрләр моносахаридлар дип атала. Глюкоза - моносахарид. Шикәр камышы, шикәр чөгендере шикәре (сахароза) - дисахарид. Ул ике буыннан - глюкоза молекуласы калдыгыннан һәм башка моносахарид калдыгыннан - фруктозадан (җиләк-җимеш шикәре) тора.
Сахарозаны җылытканда, карамель дип аталган (эретелгән шикәр) көрән төстәге арадаш продукт барлыкка килә. Эретелгән шикәр кондитер азыкларын буяу өчен кулланыла. Шикәр янганнан соң калган шикәр күмерен активлаштырылган күмер рәвешендә кулланалар.
Сахарозаны глюкоза белән фруктозага таркату өчен, аңа су кушарга кирәк. Әгәр шикәрне суга салып суны кайнатсак, реакция акрын барыр. Бу реакция тизлеген водород ионнары көчәйтә. Шуңа күрә сахароза таркалуын төрле кислоталар кушып көчәйттерергә була.
"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев