Куянсылу ничек акылга утырган (бәйгегә Нургалеева Замирә әкияте)
Бәйге эшләре

Куянсылу ничек акылга утырган (бәйгегә Нургалеева Замирә әкияте)

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесенә килгән әкият

Әкиятнең башламы һәм бәйгенең шартлары 

Куян белән Куянбикә кәгазьгә белдерү язганнар, ә кайда яшәгәннәрен язмаганнар. Бу белдерүне элеп чыкканнар һәм Куянсылуга күрсәткәннәр.

– Менә, я төлке, я бүре килә сине тәрбияләргә, – дигәннәр.

Куянсылу уйлап та бирмәгән, куркып та тормаган. Ничек киреләнгән, шулай дәвам иткән.

Куян белән Куянбикә, бер көнне уйлашканнар да, чирлегә салышып, башларын бәйләп менеп ятканнар.

– Куянсылу, без чирләдек, ашарга әзерлә әле, – дигәннәр. Ә үзләре булган запас азык-төлекне яшереп куйганнар. Куянсылу исе дә китмичә, көне буе уйнап йөргән. Кич җитә башлагач, ашыйсы килгән, ә ашарга юк икән. Шуннан ни күзе белән күрсен, өйдә берни дә юк. Чыгып чапкан урамга, анда йөгергән, монда йөгергән, берни тапмый кайтып та җиткән.

– Сез ничек соң ризык табып мине ашаттыгыз, беркая берни юк, – диеп елый ук башлаган.

Еламас иде тамагы ач, ашыйсы килә. Бер ризык та капмый елый-елый йоклап киткән. Иртән торса, шул ук хәл, Куян белән Куянбикә авырый, ашарга юк. Куянсылу аңлаган үзенең дөрес эшләмәген. Әти-әнисеннән гафу үтенгән, алар әйткәнне тыңлаган һәм инде ашарга да пешерергә булыша башлаган, өйдәге эшләрдә дә ярдәм иткән.

Ул инде башка балаларга да әти-әниләрен тыңларга, ярдәмчел булырга, киреләнмәскә, олыны олы, кечене кече итәргә киңәш итә.

Нургалеева Замирә, 8 яшь, Чаллы, 58 нче мәктәп, 2нче сыйныф.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


бәйгегә әкият бәйгегә

Нет комментариев