Кем гаепле? (бәйгегә Гыйләҗев Раил әкияте)
Иҗади бәйгегә “Адымнар-Әлмәт” полилингвиаль гимназиясенең 7 “Б” сыйныфы укучысы Гыйләҗев Раил җибәргән әкият.
Әкиятнең башы һәм бәйгенең шартлары
“Белдерү! Кем дә кем, безнең кызыбыз Куянсылуны миһербанлылыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, без аңа сәпит бүләк итәбез!!!”
Имәнлектәге белдерүне башта Явыз бүре күреп ала.
– Туктале, мин барып карыйм әле. Куяннарның кызларын өйрәтсәм мин генә өйрәтә алырмын. Минем усаллыктан куркыр, шунда ук тәртипле, әдәпле булыр, - дип уйлый Бүре һәм Куянсылу янына китә.
Куяннар өенә килсә, ни күрсен, Әти куян белән Әни куян кызларыннан куркып, дер-дер калтырап тора икән. Ә куян кызы һаман “кирәк”, “кирәк” дип кычкыра-кычкыра елый, ди. Явыз Бүре куркыныч итеп улап җибәрә, “Әни-әниеңне нигә хөрмәт итмисең, нигә кычкырасың?” – дип сорый.
Аңа каршы Куянсылу:
– Ә син нигә безнең өйдә йөрисең, хәзер менә скакалкамны алам да, сине куып чыгарам. Кермә өйгә, йөрмә. Мин синнән курыкмыйм. Чыгып кит, - ди.
Куян кызының усал сүзләреннән хәтта Явыз Бүре дә куркып кала һәм койрыгын бот арасына кыстырып, өйдән чыгып кача.
Урмандагы җәнлекләр Куян кызының явызлыгына шаккаталар. Бу кызны беркем дә җиңә алмас, тәртипле булмас, дип сөйләнәләр. Шулвакыт Хәйләкәр Төлке: “Туктагыз әле, минем “Хәйләкәр” дигән даным бар. Мин барып карыйм әле”, -ди.
Куяннарның өйләренә бара да, болай ди икән:
– И куянкай, сылукай. Бу урманда синең кебек акыллы, синең кебек сылу, миһербанлы бала юк, диләр. Шуңа күрә, мин сине үзем белән сәяхәткә чакырырга килдем. Әйдә, минем белән моннан бик ерак булмаган матур урманга барыйк. Андагы аланда интернет та бик яхшы тота, бик яхшы кибетләре дә бар, ә андагы тәмлүшкәләр...
Бу сүзләрдән соң Куянсылу тизрәк матур киемнәрен кия башлый һәм Хәйләкәр Төлкегә ияреп сәяхәткә китә.
Баралар, баралар болар, шактый җир китәләр, тамаклары ача, алҗыйлар. Куянсылу елый, кычкыра башлый. Ә Хәйләкәр Төлке:
– Елама, ярсыма, син үзең гаепле барсына, - дип җырлый.
– Ничек инде мин гаепле? Мин бит – иркә кыз, бердәнбер. Мин – 21 гасыр баласы. Минем рәхәт итеп яшисем килә. Ә син мине җәяү, ачка интектереп йөртәсең. Мин синең белән бармыйм, - дип, аяк тибеп кычкыра икән.
Ә Хәйләкәр Төлке Куянсылуны юри адаштыра-адаштыра, әйләнчек юллар белән алып киткән булган.
– Ярар соң алайса, үз көнеңне үзең күр, - дигән дә, көлтә койрыгын селкетеп, куаклар арасына кереп югалган.
Нишләсен Куянсылу, барган да барган, ди. Битләре, куллары агач-куакларга сыдырылып, канап беткән, тамагы ачкан, җитмәсә караңгы да төшкән, ди. Дер-дер калтырый, ди Куян кызы, ә үзе болай дип сөйләнә ди:
– Ииии, юлны табып, өйгә кайтып җитә алсам, яңадан әтием белән әниемне тыңлар, аларга әйберләр алырга кушмас идем.
Ләкин юл гына юк ди, ә бөтен дөньяны караңгылык каплап алган. Һәртөрле кыштырдаган тавышлардан, хайван тавышларыннан курка-курка юлын дәвам иткән Куянсылу. Ниһаять, таң атуга ул үзләренең урманнарын күреп ала һәм сөенә-сөенә өйләренә чаба, ди.
– Әтием, әнием, мине гафу итегез. Мин курыктым, мин ачыктым. Мин төне буе ят урманда адашып йөрдем. Ләкин мин урманда йөргәндә телефон да, төрле тәмлүшкәләр дә, миңа ярдәм итмәде. Чөнки урманда интернет та тотмый икән. Мин анда БЕРКЕМ дә түгел. Мин дөньяга җайлашмаганмын икән. Миңа үз өем, әти-әнием, аларның әзерләгән тәмле ризыклары кирәк икән, - дигән дә елап җибәргән.
Әлбәттә, әти-әнисе Куянсылуны гафу иткәннәр, чөнки ул аларның бердәнбер кадерле кызлары ич. Ә Хәйләкәр Төлке үзенең бүләген дә алган, урмандагы хайваннарның ихтирамын да яулаган.
Шушы сәяхәттән соң Куянсылу тырышып-тырышып биергә, җырларга өйрәнгән, урман мәктәбенә укырга кереп “яхшы” билгеләренә генә укый һәм әти-әнисенә йорт эшләрендә булыша башлаган.
Шуның белән әкият тәмам, кемнәр азаккача укып чыккан, АЛАР – ЧЫН ТҮЗЕМЛЕ, ӘДӘПЛЕ УКУЧЫЛАР ИКӘН.
Гыйләҗев Раил, “Адымнар-Әлмәт” полилингвиаль гимназиясенең 7 “Б” сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
Leila
0
0
Бик шәп әкият булып чыккан бу.
0
0