Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

«Дәвам итәбез» бәйгесенә

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте.

Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар.

Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала.

«Ничек итеп көннәрне үткәрерсең инде» диде аңа әбисе Рауза. Айдар уйга чумган иде. Аның күзеннән, пыскаклап торган яңгыр сыман, күз яшьләре җиргә тама иде. Айратның әбисе шунда ук аны күреп алып, «Елама, улым, син яраткан кыстыбый ризыгын пешердем» диде. Айратның кәефе күтәрелде. Алар өйгә кереп киттеләр. Сөтле чәй белән кыстыбый ашагач, малайның тамагы туйды, ул урындыгыннан сикереп торды да урамга юнәлде. Әбисе аңа ашагач дога кылып рәхмәт әйтеп китәргә кирәк икәнен белдертте. Шуннан соң гына Айрат дога кылып, рәхмәт әйтеп, урамга уйнарга чыгып китте.

Дуслары да юк шул аның авылда! Менә бераз туп типкәләгәч, кич тә җитте. Чәйләр эчеп, әзрәк телевизор карагач, Рауза әбисе малайны йокларга яткырды. Ә үзе Айрат йоклауга иртәгәсенә көн планын төзергә утырды. 

1. Күрше малай Фәрит белән дуслаштырырга.
2. Урманга менеп пикник уздырырга.
3. Авыл чишмәсенә барырга.

Шулай рәттән саннар тезеп Рауза әби иртәгәсенә план төзеде. Арыды ул. Йокларга ятты.

Менә иртә җитте. Рауза әби инде иртәнге намаздан соң яңадан йокларга ятып та тормады. Сәгать 8:00 тулгач, ул Айратны уятты. Малай уянды. «Әх, рәхәт икән авылда йоклавы, әби» диде ул. Йокысы тәмле! «Тәмлесен тәмледер, әмма авылда озак йоклап ятып булмый, эшләр күп, планнар да зурдан бүген» диде Рауза әби. Айрат шатланды. Авыл каймагы белән әбисе мичтә пешергән коймакны ашагач, Айрат белән Рауза әбисе урамга мал карарга чыгып киттеләр. Бер сәгать буе алар мал карадылар. Айрат су ташыды. Әбисе печән салды. Аларның сигез баш сарык, бер сыерлары һәм чутлап бетермәслек тавыклары бар иде.

«Нәрсәгә сиңа аның хәтле мал» дип сорады Айрат. «Алар миңа иптәш» диде Рауза әбисе малайга. Рауза әби ялгызы гына яши иде. Аның хәләл җефете Наил абый инде күптән мәрхүм иде. Әби белән малае елап алдылар. Маллар карагач Рауза әбисе Айратны күрше малае белән таныштырды. Шул көннән соң алар гел дус булдылар, бергә футбол уйнадылар.

Соңыннан тәмле ашаулар җыеп: йомырка, суган кыягы, чәй, бутербродлар алып, алар пикникка барырга булдылар. Аларга күрше малае Фәрит тә кушылды. Дуслар бит. Барганда Рауза әбисе Айратны авылның матур җирләре белән дә таныштырды. Һәрбер каникулның көне малайның шулай кызыклы үтте. Көн саен футбол уйнадылар. Китап укыдылар. Әбисе гел малайны тәмле ризыклар белән сыйлады.

Менә инде бер атналык каникулның да соңгы көне килеп җитте. Кире шәһәргә дә китәр вакыт җитте. Айратның ата-анасы кайтып җитте. Малай белән әбисе инде алар кайтуына баскан токмачлы аш, өчпочмаклар пешереп куйганнар иде. Тәмләп ашагач, Айрат һәм ата-анасы шәһәргә юлга чыгарга булдылар. Малайның бер дә китәсе килмәгән иде. Тик нишлисең барырга кирәк?! Аңа ошады бу каникул. Әбисенә дә күңелсез булып калды. Айрат тиздән икенче каникулга кайтачагын белдертте.

Менә шулай Рауза әбисе Айратны шәһәр малаеннан авыл малае ясады. Авылга мәхәббәт уятты. Әдәп-әхлакка өйрәтте. Гомумән әйткәндә, Айратның каникулы бик файдалы үтте.

Искәндәр Зиннуров, 11 нче сыйныф укучысы, Мамадыш шәһәре, Яңа Комазан авылы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев