Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтәчәк

Бүген Чаллыда ике мөһим вакыйга булачак: Марат Әхмәтов катнашында татар телендә белем, тәрбия бирү буенча түгәрәк өстәл, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы.

Бүген - 30нчы мартта Чаллы шәһәренә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килә.

Ул «Хәзерге чор шартларында рухи тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәлдә һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасында катнашачак.

Әлеге чараларда катнашучылар: 

  • ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов,
  • ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев,
  • ТР язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдула,
  • халык язучысы Марсель Галиев,
  • "ТАТМЕДИА" АҖнең генераль директоры Шамил Садыйков,
  • шагыйрә Шәмсия Җиһангирова,
  • "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин,
  • ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов,
  • Башкортстаннан Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов,
  • "Тулпар" журналының бүлек мөдире Дилбәр Булатова,
  • ТР һәм БР халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар.


Түгәрәк өстәл Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә, ә Илдар Юзеев исемендәге премияне тапшыру тантанасы «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

Быел Илдар Юзеев исемендәге премия икенче тапкыр тапшырыла. 2020 елда аңа шагыйрь Айрат Суфиянов, прозаик, Закир Әкъбәров, полиграфия остасы Илшат Фәррахов лаек булган иде. Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/kn-temasy/challyda-dbiyat-byrme

Фотода - кунакларны гимназиядә Чаллыда нәшер ителүче басма матбугат һәм татар балаларының иҗат эшләреннән торган күргәзмә көтә. Фото авторы - М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Айдар Гарифуллин.

Чыганак: http://shahrichalli.ru сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев