Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы мөхтәсибәте яшьләре “Без – Тукай оныклары” аланында “Иске имля – рухи ядкәребез” исемле чара оештырдылар

2нче июль көнне Чаллы мөхтәсибәте яшьләре рәсәйкүләм “Без – Тукай оныклары” проекты кысаларында “Росинка”да оештырылган аланда “Иске имля – рухи ядкәребез” исемле чара оештырдылар.

Смена ачылу турында без әлеге язмада хәбәр иткән идек.

Чара актлар залында башланып китте, балалар татар әлифбасының тарихы, рун язуы, иске һәм яңа имля, латин язуы белән таныштылар. Үз исемнәрен төрле әлифба белән язып карадылар, гарәп әлифбасы белән якынрак танышып, татар телендәге гарәп алынмаларын интерактив уен аша өйрәнделәр. Уеннан соң татар шамаиле һәм тугра ясау сәнгате белән танышу булып үтте.

Чараның икенче өлеше урамда, саф һавада иҗади мохиттә үтте. Балалар ватманнарда күмер белән иске имляда язылган сүзләр һәм әйтемнәр, үз туграларын ясадылар. Хәтта дизайнерлар булып карадылар: иске имля язу үрнәге белән бизәлгән футболка, көнкүреш әйберләре, открыткалар ясадылар.

Чараның максаты – гарәп әлифбасына кызыксыну уяту, рухи мирасыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Ту­кай­ның 6нчы буын ту­га­ны Чаллыда «Без – Ту­кай онык­ла­ры» ла­ге­рен­да ял итә

WhatsApp Image 2022-07-02 at 12.37.33

WhatsApp Image 2022-07-02 at 12.37.33

WhatsApp Image 2022-07-02 at 12.37.32

WhatsApp Image 2022-07-02 at 12.37.32

WhatsApp Image 2022-07-02 at 12.37.31

Чыганак: http://islamtatar.ru/2022/07/04/iske_imlya_02_07_2022/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев