Канатлы сәпит
Җәй көннәрендә, гадәттәгечә, әниләр мине авылга кайтарып куйдылар. Шулай кояшлы, матур беркөнне ямансулап йөргәндә, сарай ишеге ачылып китте. Бу бабайның сараенда ниләр генә юк!
Искитәрлек! Машинасы булмаса да, тәгәрмәчләре өелеп тора. Аты булмаса да, арбасы бар... Минем бабам шундый булган кеше инде, бик хуҗалыклы. Барлык әйбернең бер кирәге чыга ди ул.
Кинәт күзем сөялеп куелган сәпиткә төште. Хәйран таушалган булса да, йөри торганга ошаган. Бабай белән әбиемнең өйдә юклыгын чамаладым да, сәпитне сынап карарга булдым әле.
Сәпитем матур гына тәгәри, барлык җире дә рәтле күренә. Ник сарайга миннән яшереп куйганнар икән аны?! Бу табышка сөенеп, сәпитемне этеп барам икән бит! Яле, тимератым, йөреп карыйк! Ииии йөри бит бу! Бабамның миңа сюрприз ясыйсы килгәндер инде, башкача булмас!
Ә хәзер мактансаң да була ичмаса! Алияләргә җилфердәп кенә барып килим әле! Күңелне шундый мавыктыргыч хисләр биләде, эчем кытыклана башлады. Мин бәхетле, мин бәхетле кеше! Минем сәпитем бар бит!
Тауга менүе читен икән. Сәпитне этеп менергә туры килде. Болытлар да куера башлады, әллә яңгыр яварга җыена инде?! Тизрәк Алиягә күрсәтәсе бит инде атымны. Тырыша торгач, көчкә менеп җиттем. Атым авыр икән, ярар, кайтканда төшәргә җиңел булыр, очармын гына.
Яңгыр сибәли үк башлады инде, тиктормас Алиясе дә өйдә булмады. Эх! Кайтырга инде, бабай белсә, күккә чөймәс.
Сәпиттә тиз кайтыла икән, Алияләр җәяү йөргәндә, бик ерак яши кебек иде. Бу сәпит чынлап та минеке микән соң? Минекедер, шулай тоела. Бигрәк матур тау битләре: ямь-яшел үләнгә төренгән, ара-тирә чәчәкләр дә күренгәли, кешеләр кызык йөгерешәләр, бик кечкенә булып күренәләр. Минем арттан чаба торган атаказ да уенчык кебек кенә күренә. Хи-хи-хи...
Яңгыр коя ук башлады. Чү, тукта, сәпит, кайда чабасың? Тукта, тукта дим... Бер мизгел эчендә теге атаказ янына килеп тә төштем, сәпитем икенче якта җәелеп ята иде.Теге атаказ да күптәнге дустын очраткандай, борынын төртеп, килә башлады. Минем башым эшләми: әллә сәпитне җыярга, әллә атаказдан качарга, әллә еларгамы икән?..
Бу вакыйгалардан соң, әтием миңа яңа сәпит алып бирде. Ләкин теге сәпит кызганыч, ул миңа балачагым истәлеге бит! Шул вакытта аның канаты булса, ватылмас иде, атаказ да мине таламас иде. Әй очар идек тимер дустым белән, әй очар идек! Ник сәпитләрне канатлы итеп ясамыйлар икән соң? Бөтен кеше сәпиттә очар иде. Бу кадәр машина белән һава да пычранмас, юлда бөкеләр дә хасил булмас иде. Үскәч, бу хакта уйларга кирәк әле...
Әдилә Закирова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 5Л сыйныфы укучысы, «Ак каурый» түгәрәге.
Хыял! Хыял! Канатларың синең Кояшка да хәтта орына
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев