Көмеш кыңгырау

Зәңгәр хыял

Бу дөньяга кеше хыяллары белән туа.

Бала чагыннан ук хыяллана башлый: космонавт булам, ди, очучы, врач булам, ди... Көннәрдән беркөнне аның чынлап та “кемдер” булыр вакыт җитә. Кеше күктә оча торган һөнәрләрдән үзе атлап йөргән җиргә төшә. Һәм шушы җирдәге гап-гади бер һөнәр иясе булып эшли башлый. Ә бала вакытның зәңгәр хыяллары зәңгәр күккә очып юкка чыгалар. Шулай дөрестер дә, күрәсең, барыбызның да хыяллары чынга ашса, сәхнәләргә кеше сыймас, рәссамнарга буяу җитмәс иде бит. Табигать кырыс, сәләтне кешеләргә чамалап кына бирә. 

Балачакта минем дә хыялларым бар иде. Шул хыялларның берсе – гармунчы булу иде. Юк, зур сәхнәләр тоту, алкышларга күмелү турында уйлаганым булмады. Минем бары тик... гармунда уйныйсым килде. Сәбәбе дә юк түгел. Безнең урамдагы берничә малай кинәт кенә гармун уйный башладылар. Иң беренче Караҗимеш кушаматлы Нуриәхмәт, сугышта үлгән абыйсыннан калган гармунны язгы җылы бер кичтә кичке уенга алып чыгып, күрше-тирәдәге бала-чаганың хушын алды. Аннан Фәрите дә шул ук “номерны” кабатлады. Түбән урамда яшәүче берничә малай, язгы каникулда 15 чакрымдагы күрше авылдан гармуннар алып кайттылар. Аларның гармунда уйнап, урман ягыннан авылга кайтып кергәннәрен күргәч, минем күзләргә мөлдерәмә яшьләр тулды. Малайларга күз яшьләрен күрсәтәсе килмичә, борылдым да өйгә йөгердем.

9нчы сыйныфта укыганда, әтием миңа да гармун алып бирде. Зәңгәр җирлеккә ике яклап ак бөртекләр төшкән, халык телендә “хромка” дип аталган гармун иде ул. Ул гармунны алганчы, миңа гел бер төш керә иде. Имеш, безнең өй түбәсе астында чормада, зәңгәр шакмаклы, кырые челтәрле калын шәлъяулыкка төрелгән гармун эленеп тора икән. Мин берничә тапкыр чормага менеп, ул гармунны эзләп тә йөргән идем әле. Менә шул төшләргә кергән, хыялларда йөргән гармун хәзер минем кулда. Аны әтиемә тирә-юньдә даны таралган бер оста гармунчы егермеләп гармун арасыннан сайлап алып биргән.

Гармун кулда, тик уйнарга өйрәнү генә минем өчен бик авыр, катлаулы эш булып чыкты. Тора-бара ачыкланды – минем гармунда уйнарга сәләтем юк икән бит! Халыкта минем сыманнарны колагына аю баскан,  дип йөртәләр икән. Тик барыбер чигенергә исәп юк. Почта аркылы үзлектән гармун уйнарга өйрәтә торган китаплар кайтарттым. Алар, әлбәттә, рус телендә иде. Тырыша торгач, шул китаплар ярдәмендә тәки берничә көй уйнарга өйрәндем мин. Безнең мунча идәне астындагы бакалар ул кышны урыс көйләре тыңлап рәхәтләнгәннәрдер. Яз җиткәндә мин инде берничә татар көе дә уйнарга өйрәнгән идем. Алай гынамы, кичке уеннарда, “чын” гармунчылар ял иткәндә, “әйдә, син уйный тор” дип миңа да гармун китереп тоттыра башладылар. Гармун белән берничә тапкыр солдат озатуларда да катнашкан булды әле. Егетләр “төшереп” алганнар, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән гармунга кушылып азапланалар. Авыл апайлары, миңа карап, “ бу да гармунчы икән” дип калалар. Алданалар инде. Хәер, осталык юклыгын сизүчеләр дә булгандыр, тик  авылда миңа “Син бит уйный белмисең” дип йөзгә бәреп әйтүче булмады. Ә минем гармунчылыгым шуннан артмады. Чөнки моң бирмәгән Ходай. Аның каравы...        

Язын була шундый бер көн – күп катлы шәһәр өенең тупсасын атлап чыгам да, кинәт туктап калам. Нидер булган кебек. Дөньяда нәрсәдер үзгәргән кебек. Юкса, кояш та нәкъ кичәгечә – ертык-мыртык соры болытлар арасыннан күренеп-күренеп кенә ала. Яртылаш эрегән шәһәр кары да шул килеш каралҗым булып юл читләрендә ята. Җылытып җибәргән дип тә әйтеп булмый, көньяктан булса да, салкынча, мамыксыз җил исә. Тик шуңа карамастан нидер булган бүген, күңел шулай сизә. Бу йөрәк кузгалуның, әсәрләнүнең сәбәбен табып, мин зәңгәр күккә карыйм – тургайлар килгән икән бит! Канатларын җәеп, сирпелә-сирпелә җиргә моң коя. Бу моңга җәй буе бер тапкыр колак салмаучылар да бардыр, ә мин аны ишек тупсасын атлап чыгуга ук ишетәм, тоям, сизәм, һәм гомернең тагын бер язына куанып күккә карыйм. Тургай килгән, Сабан тургае!

Тургай килгәч, кар тормый, төннәрен туңдырмый, чын яз җитә. Таллар бөре чыгара, урмандагы куак төпләрендә беренче умырзаялар баш калкыта. Авыл өйләрендә ике кат тәрәзә арасына кыш чыгарга дип кереп йоклаган чебеннәр дә уяна. Дөнья серле. Сары яфраклы көзләр дә, карлы-буранлы кышлар да, җиләкле җәйләр дә серле. Башкалар шул серне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп, башкаларга да күрсәтеп бирә. Көйләр, шигырьләр, хикәяләр иҗат итә.

Хәер,  Ходай гел мәхрүм булмасын, дигәндер инде – ул миңа да рәсем төшерү сәләтен биргән. Рәсем ясарга мине беркем өйрәтмәде. Үзлегемнән өйрәндем. Һәм озак еллар рәссам-бизәүче булып эшләргә туры килде... Сез бәлки ышанмассыз да, ләкин рәсем ясар өчен дә моң кирәк, йөрәк тулы җыр кирәк ул...

Ә теге гармун авылда туган йортта сервант өстендә сабыр гына гомер кичерә. Ул миңа үпкәләгән дә сыман. Төсе дә уңып килә икән, зәңгәр төсен җуеп, яшькелт төскә кергән. Картая бугай. Хәер, минем дә чәчләргә чал төште инде. Без бергә картаябыз. Тормышка ашмас хыяллар да күңелдә гомер буе яшиләр, һәм безнең белән бергә генә картаялар икән... 

Камил Нурмыев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: