Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хыял! Хыял! Канатларың синең Кояшка да хәтта орына.

«Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә – гран-при, «Глаголица» халыкара балалар әдәби премиясендә – гран-при , «Казан утлары» журналы үткәргән «Хәзинә» бәйгесендә – 1нче урын, «Алтын каләм» фестивалендә 3нче урыннарга лаек була Алинә Хәбибуллина. Афәрин!

Алинә Хәбибуллина – Казан федераль университетының татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы факультетының 1нче курс студенты. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатын тәмамлый ул. Кечкенәдән үк иҗат итәргә ярата. «Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә – гран-при, «Глаголица» халыкара балалар әдәби премиясендә – гран-при , «Казан утлары» журналы үткәргән «Хәзинә» бәйгесендә – 1нче урын, «Алтын каләм» фестивалендә 3нче урыннарга лаек була Алинә! Афәрин!  

***

Киң урамнан атлыйм, ә каршымда

Горур, биек Эйфель манарасы.

Бик күптәннән хыялланган идем

Эх, Парижга, диеп, бер барасы.

 

Чынга ашты хыял: менә бүген

Шәһәр уртасында басып торам.

Әмма никтер күз алдыма килә

Балачакта уйнап үскән урам.

 

Хыялымда гына очып кундым

Түр бакчаның алма агачына.

Шул мизгелдә аңлап алдым гүя

Читкә киткән кошлар ник ачына.

 

Күңел белән генә барып килдем

Бакча артындагы су буена.

Йөрәгемә сагыш өстәп, анда

Кыр казлары дәррәү су коена.

 

Париж, имеш, Эйфель манарасы...

Алсу хыял гына алар бары.

Кадерлерәк читтә үрдә түгел,

Үзебездә түрдә булулары.

 

Манарага менеп, күпме кеше

Кояш нурларында коенгандыр.

Мин килешмим, иң-иң биекләре

Безнең авылдагы каеннардыр.

 

Карап торам биек манарага,

Күңелемдә хисләр яңара ла...

 

***

Аңлыйм дисәң мине, төнгә бак син
Йолдызларда булыр серләрем...

Таңчулпан.

 

Әй, очына карлар,

Берсен берсе узып,

Җир куенына тизрәк омтылып.

Серле ак томанда,

Күңелләр пакъләнеп,

Вак борчулар китә онтылып.

 

Учларыма кунган

Кар бөртеге кебек,

Әгәр мин дә эреп югалсам?

Эреп югалам да,

Шул салкын буранда

Җылы тамчы булып тамалсам?

 

Кар бөртекләренең

Биюенә кушылып,

Хыял канатларым талпына.

Мин дә алар кебек,

Очып китәрмен күк

Ерактагы болыт артына.

 

Бермәл мин югалсам

Хәбәрсез һәм эзсез,

Эзләмәгез мине ерактан.

Мин булырмын

Кечкенә бер йолдыз,

Күк йөзендә балкып калыккан.

 

***

Көзләр, кышлар булмый калмас инде,

Тик күңелдә булсын гел язлар.

Әти-әнием янәшәмдә, алар –

Көндез кояш, төнлә йолдызлар.

 

Безнең теләк – биек, ак кыялар,

Читтә торсын әле тау-алтын.

Талпынганда күңел биеклеккә,

Әти-әнием – минем канатым.

 

Тормыш тормас гел бишледән генә,

Булыр, бәлки, дүртле-өчлеләр.

Янда әти-әни икән, булырбыз без

Авырлыклардан да көчлерәк.

 

***

Үз-үземә шундый сорау бирәм:

«Кайчан кеше була бәхетле?»

– Кесәсендә телефоны булса,

Булса әгәр алтын тәхетле...

Эшләсә ул мактанырлык эшләр,

Булса әгәр бик күп акчасы,

Ул ишектән күренгәндә дәррәү

Алкышласа аны барчасы..., –

ди бер дустым, ә мин елмаямын,

Күрә белмисең дип бәхетне.

Күктә кояш һәрчак көлеп торыр,

Өйдәгеләр булса бәхетле...

 

***

Хыял! Хыял! Канатларың синең

Кояшка да хәтта орына.

Күзләреңдә учак ялкынлана,

Сулышыңнан җылы ыргыла.

 

Кәрзинемә җыйган йолдызларны

Чәчсәм иде җиргә, кешеләргә.

Хыяллана белү бар байлыктыр

Күккә гашыйк безнең ишеләргә...

 

***

Иртәнге якты кояштан

Җанны бераз җылытырлык

Очкын аласы килә.

Күңел җылысын югалтмый,

Үз исемеңне каралтмый,

Яшәп каласы килә.

Күкне иңләп очкан коштан

Канатны иркен җилпергә

Үрнәк аласы килә.

Борма юлларда югалмый,

Юкны начарга юрамый,

Яшәп каласы килә.

Көзге дымлы яфраклардан

Алтын ныклы сабырлыкны

Сорап торасы килә.

Авырлыкларда сынатмый,

«Кеше» исемен югалтмый,

Яшәп каласы килә.

Кеше матурлыгын күреп,

Дуслар белән җанны үреп,

Ямьле яшисе килә.

Хыялларга тугры калып,

Максатларга юллар ярып,

Яшәп каласы килә.

Йөрәктә ялкын беткәнче,

Янып каласы килә.

 

***

Кайчагында уйлар ташкыныннан

Барган чакта җиргә төбәлеп,

Хәл сорарга онытабыз, яннан

Танышыбыз узса терәлеп.

 

Елмаясы чакта, каш җыерып,

Тупас кына җавап бирәбез.

Шатланыр чак ирен чите белән

Саран гына итеп көләбез.

 

Бәхет өчен ниләр кирәк сиңа?

Байлык, акча, затлы алкалар?

Болардан ни файда, тынычлыгың

Һәм саулыгың тартып алсалар?

 

Әйдә, дустым, кулыңны бир миңа,

Карашыңны өскә күтәреп,

Зәңгәр күккә бер тутырып карап,

Борчуларны була үткәреп.

 

Йөгереп барган җирдән бер тукталып,

Тирә-якка күз сал тиз генә.

Беркайчан да истән чыгарма син:

Безнең бәхет – гади мизгелдә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев