Көмеш кыңгырау

Хуҗа байны ничек җылыткан?

***

Хәй­лә­кәр Ху­җа

Мә­зәк ярат­ма­ган ха­лык юк­тыр. Без, та­тар­лар, юк­тан гы­на кы­зык ясап, хәт­та авыр хәл­ләр­не дә көл­ке­гә бо­рып яшәр­гә яра­та­быз бит. Бу ха­лык авыз иҗа­тын­да ае­ру­ча си­зе­лә. Ә ха­лык мә­зәк­лә­рен­дә­ге төп ка­һар­ма­ны­быз, әл­бәт­тә, Ху­җа Нас­рет­дин ин­де. Хә­ер, без­не­ке ге­нә тү­гел, төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәт­та кытай ха­лык­ла­рын­да да киң та­рал­ган ул Ху­җа. Хәй­лә­кәр Нас­рет­дин авыр хәл­ләр­дән һәр­ва­кыт кы­зык­лы чы­гу юл­ла­ры эз­ләп та­ба. Кы­ен­лык­лар­ны да кө­лү бе­лән җи­ңә. Ә аның ае­рыл­гы­сыз дус­ты – әл­бәт­тә, ишә­ге ин­де.  Чын­бар­лык­та мон­дый ке­ше яшә­гән­ме-юк­мы – бил­ге­сез. Ә баш­ка ха­лык­лар­да без­нең Ху­җа Нас­рет­дин­нең ата­ма­ла­ры ме­нә бо­лар икән:

казакларда − Ал­дар Ко­се,

каракалпакларда − Әмир бәк,

Кырым татарларында − Әх­мәт акай,

таҗикларда – Мөш­фи­кә,

румыннарда – Пэ­калэ,

немецларда − Тиль Уленш­пи­гель,

украиннарда − Ко­зак Ма­май.

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Ул малайлар белән уйнап калды

Юмор белән тулы безнең тормыш...

ХУ­ҖА БАЙ­НЫ НИ­ЧЕК ҖЫ­ЛЫТ­КАН?

Бер бай ях­шы ат­ка ат­ла­нып ба­ра икән. Ху­җа­ны оч­рат­кан да, ан­нан:

− ­Йә Ху­җа, мин шун­дый ях­шы итеп ки­е­нү­е­мә ка­ра­мас­тан, гел ту­ңам. Ә ме­нә си­нең ки­ем­нә­рең ти­шек-то­шык, ә син туң­мый­сың. Мо­ның сә­бә­бе нәр­сә­дә икән? − ­дип со­ра­ган.

Ху­җа бай­га бо­лай дип җа­вап кай­тар­ган:

−  Бө­тен хик­мәт әнә шул ти­шек-то­шык­лар­да ин­де. Ми­нем ки­е­мем аша кер­гән сал­кын әнә шул ти­шек­ләр­дән чы­гып ки­тә. Си­нең ки­е­мең­дә ти­шек-то­шык бул­ма­гач, кер­гән сал­кын, чы­гар­га ти­шек та­ба ал­мый­ча, то­рып ка­ла да, си­не туң­ды­рып йөр­тә.

Шул җа­вап­тан соң ах­мак бай үз ки­е­мен Ху­җа­ның ала­ма ки­ем­нә­ре­нә ал­маш­тыр­ган, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: