Көмеш кыңгырау

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Хуҗа Насретдин — мөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк.

Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар.

Хуҗа Насретдиннең әдәби образы үзендә аксакал һәм җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Ул — үз эчендә каршылыклы булган антигерой образы. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия.

Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.

Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы — аның ишәге. Ишәк еш кына үзе дә төп каһарман була ала.

https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D1%83%D2%97%D0%B0_%D0%9D%D0%B0%D1%81%D1%80%D0%B5%D1%82%D0%B4%D0%B8%D0%BD


“ҮЗ ӨЛЕШЕМНЕ ГЕНӘ АЛАМ"

Хуҗа Насретдинның күршесе утын яра икән. Хуҗа аның янына барып утырган да күршесе суккан саен чырайларын сытып, ухылдап, көчәнеп аңа көч биреп торган.

Күршесе утынны ярып бетереп, өенә ташый башлагач, Хуҗа да бер кочак утын алып өенә китә башлаган.

Күршесе аптырап:

— Тукта, син минем утыннарымны кая  ташыйсың?  — дип кычкырган.

Хуҗа аңа каршы:

— Мин үз өлешемне генә алам, әллә син мине бушка гына көч биреп, ухылдап торды дип уйлыйсыңмы?! — дигән.

 

ТҮБӘДӘН ЕГЫЛЫП ТӨШКӘН

Бер   язны   Хуҗа   кар   көрәгәндә  өй   түбәсеннән   егылып төшкән

Күршеләре, тора алмый җирдә  яткан Хуҗа  янына килеп: 

 —  Йә Хуҗа, ни булды сиңа, нишләп җирдә ятасың? дип сораганнар.

Хуҗа аларга:

—  Минем хәлемне беләсе килгән кеше әнә түбәгә менсен дә егылып төшсен,  — дигән.     


                                              

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: