Көмеш кыңгырау

Ул малайлар белән уйнап калды

Мәзәкләр

КАРБЫЗ

Шулай бервакыт Хуҗа  Насретдин күрше авылга барган икән. Юлда бер бакчачыдан карбыз сатып алган.

Аның яртысын кискән дә яртысын ашаган, яртысын юлга ташлап калдырган.

- Алай-болай  кем  дә  булса  юлдан  узса,  биредән  бай үткән икән дияр.

Бераз баргач, ул кире борылып килгән дә карбызның калган яртысын ашаган һәм әйткән:

— Байның ялчысы да булган икән, бу яртысын ул ашаган дип уйласыннар.

Бераз киткәч, Хуҗа тагын борылып килгән, Карбызның кабыкларын ашап бетергән һәм:                                         

—  Әйдә,  биредән  узган  кеше байның ишәге дә булган икән, дип уйласын, — дигән.

 

УЙНАРГА КИТТЕ

Бервакыт   Хуҗа   Насретдин   өенә   кайтып   барганда бер малай аның чалмасын алып качкан.

Хуҗа ишәгеннән төшеп малай артыннан куа киткән.

Хуҗаның куып җитәсен сизеп, малай чалманы икенче бер малайга ташлаган, анысы өченче малайга биргән. Чалма кулдан кулга йөри башлаган. Шуннан Хуҗа, чалмасын алмаячагына ышанып, ишәгенә атланып китеп барган.

—  Әй, Хуҗа, ник яланбаш кайтасың, чалмаң кайда? — дип сораган бер кеше.

—   Ул  үзенең бала   чагын  исенә төшерде дә  малайлар белән уйнап калды, — дигән Хуҗа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: