Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Ак ябалак

Кызыл китапка кертелгән ак ябалак белән танышабыз.

Максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурыч: балаларның ак ябалак турында, аның тышкы кыяфәте, яшәү рәвеше, яшәү урыны турында күзаллауларын киңәйтү;

  • крафт кәгазенә ак акварель буяу һәм гуашь белән рәсем ясау алымнарына өйрәтү;
  • объектларның характерлы билгеләрен фотосурәтләр һәм иллюстрацияләр карап ясарга өйрәтү;
  • кулларның вак моторикасын координацияләү, иҗади хыялны үстерү;
  • ак ябалакларга сакчыл караш тәрбияләү.

1. Табышмакны чишегез:

Яктылыктан курка, төнлә оча

тычкан сагалап.

Ыргак томшык, сизгер колак

…. (Мәче башлы Ябалак).

Тәрбияче: Бу ябалакның поляр ябалак икәнен без каян беләбез?(Балаларның җаваплары) Дөрес, ул ак төстә. Ул Арктик регионнарда, тундрада яши. Әйдәгез, гади ябалак һәм ак ябалак рәсемнәрен карыйк. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен поляр ябалакның каурыйлары ак? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Поляр ябалак яшәгән җирдә җәй бик кыска һәм ә кыш бик озын, шуңа күрә ябалакның ак киеме аңа башка кошларга һәм хайваннарга күренмичә ауларга ярдәм итә. 

Ак ябалаклар елдан-ел кими бара. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Мин сезгә поляр ябалакка багышланган плакат ясарга тәкъдим итәм. Безнең плакатны күреп кешеләр поляр ябалакларның бик аз калып баруын һәм аларның халыкара Кызыл китапка кертелгәнлеген белерләр.

2. "Ябалак-ябалак" бармак гимнастикасы.

Рәсем ясар алдыннан бармакларыбызны язып алыйк.

  • Ах, син Ябалак, (бармак битләрен бер-берсенә тоташтырып, «шар» ясарга.)
  • Син зур башлы! (кул беләзекләрен селкетергә)
  • Син агач өстендә утыра идең (беләзекләр тоташкан, бармаклар тырпаеп тора - "агач".)
  • Башыңны селки идең (бармак битләрен бер-берсенә тоташтырырга. Бармаклар бөгелә – «шар» барлыкка килә. Беләзекләреңне әйләндерергә.)
  • Кинәт үләнгә тәгәрәдең! (Кулларны аска төшерергә һәм кул чуклары селкергә.)

3. Продуктив эшчәнлек.

Тәрбияче әзер эш үрнәген күрсәтә. Аннары ябалак рәсемен ничек ясыйсын күрсәтә. Балалар өстәл артына утыралар һәм рәсем ясарга керешәләр.

4. Физкультминутка. "Көн - төн" музыкаль уены. «Көндезге» (күңелле) һәм «төнге» (талгынрак) музыка чиратлап яңгырый. «Көн» музыкасы вакытында йөрергә, бүлмә буйлап йөгерергә мөмкин. «Төнлә» селкенмәскә кирәк.

5. Йомгак.

Балалар ябалакларын ясап бетерәләр. Афәрин, балалар, нинди матур ябалаклар килеп чыкты сезнең.

  • Сезгә кайсы ябалак күбрәк ошады һәм ни өчен?
  • Бүген нинди яңалыклар белдегез?
  • Сезгә ак ябалак ясау ошадымы?
  • Сез дусларыгызга һәм танышларыгызга ак ябалак турында нәрсә сөйләрсез?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Мустафина Энҗе Юсуповна, Казан шәһәре, 261нче балалар бакчасы. 

Фото Фрипик сайтыннан.

Ябалак белән Чыпчык. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/yabalak-beln-chyipchyik

«Ябалак» татарча сөйләшә. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/iabalak-tatarca-soilasa

Бәллүр ябалак: хыялый өнем. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/ballur-iabalak-xyialyi-onem

Ни өчен Ябалак көндез йоклый? (әкият). Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/kiyat-yazabyz/ni-chen-yabalak-kndez-yoklyy-kiyat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев