Көмеш кыңгырау

Җир шарындагы иң саф күл безнең илдә

Бөтен җир шарындагы төче су запасының уннан бер өлеше Байкалда! Ә нинди су бит әле! Суның да төрлесе бар!

Байкал суы кебек йомшак, чиста, кушылмаларсыз, төбенә тикле кислородка бай булган искиткеч тәмле, сәламәтлеккә файдалы су башка бер генә җирдә дә юк.

Составында минераль матдәләр — магний, кальций, кремний тозлары бик аз булганга күрә (1 литрга 0,1 грамм), ул бик йомшак.

Байкал суы — җир шарындагы иң саф, үтә күренмәле су. Суның үтә күренмәлелеген билгели торган ак диск 40—45 метр тирәнлектә күренеп тора. Чагыштыру өчен алганда, бу диск Ладога күлендә 9—10 метрда юк була, Севанда 20 метрда, Каспий һәм Арал диңгезләрендә 25 метрда. Бу яктан дан тоткан тау күлләре дә хәтта Байкалдан калышалар.

Димәк, су — Байкалның төп байлыгы дидек. Хәзерге чорда, җир шарының күп районнары корылыктан ин­теккән вакытта, бу безгә табигать биргән бәһасез хәзинә. Химия өл­кәсе алга киткән заманда, төче суның кыйммәте арта бара.

Галимнәр зур сулыкларда оптик күренешләрнең әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән булуын әйтәләр; бу як­тан Байкал, табигать үзе биргән гигант лаборатория буларак, бик уңай, диләр.

Хәзер Байкал күлендә суның ни өчен шундый әйбәт булуын һәм су анда ничек шулкадәр җыелып торуын ачыклап карыйк.

Бу турыда, алай гына түгел, гомумән, Байкал турын­да сөйләгәндә, монда яшәүчеләрнең яше-карты белгән бер риваятьне искә алмый мөмкин түгел.

Имеш, борын-борын заманда, хәзерге йөгерек Ан­гара елгасы Байкалдан юл башы алган урында, Байкал исемле кырыс холыклы бер батыр үзенең бердәнбер кызы Ангара белән яшәгән. Байкалның 336 улы булган. Әтиләре аларны бик каты тоткан — көнен дә, төнен дә бер дә ял иттермәгән. Улларына ул, таулардагы кар һәм бозлыкларны эретеп, көмештәй чиста суны гаять зур казанлыкка куарга кушкан. Уллары ал-ял белми эшлә­гәннәр. Ә сеңелләре Ангара алар авыр хезмәт белән тапканны үзенә кием-салымга һәм кирәк-ярагына туз­дыра барган.

Көннәрдән бер көнне Ангара ил гизүче җырчылардан тау артында Енисей атлы искиткеч чибәр, гайрәтле, яшь батыр яшәвен белгән һәм шунда ук аңа гашыйк булган.

Ләкин әтисе кызына икенче язмыш әзерләгән — ул аны карт Иркут байга ярәшергә уйлаган. Кызын ул су астындагы бәллүр сарайга җиде йозак астына бикләп куйган. Тирән хәсрәткә төшкән Ангара аллаларның әсир кызга ярдәм итүләрен сорап ялварган.

Аллалар, тоткындагы кызга шәфкать салып, инеш­ләргә, елгаларга   бәллүр  сарайның  стенасын  эретергә, Ангараны азат итәргә боерганнар. Иреккә чыккан кыз шундук кыялар арасындагы тарлавыктан йөгерергә ке­решкән.

Аның тавышына уянган Байкал, ачулы үкереп, кызы артыннан ташланган. Кая инде карт кешегә яшь кызны куып җитәргә?

Ангара ярсыган әтисеннән һаман ераклаша барган. Шул чакта Байкал карт дәү бер ташны күтәреп алган да кызына таба ыргыткан, әмма тидерә алмаган. Елга күлдән агып чыккан урында ул таш әле дә булса ята — халык аны Шаман ташы дип атаган.

Карт, ачудан котырынып, кызына кыяташ кисәклә­рен һаман ыргыта тора, ә һавада очкан акчарлаклар: «Ангара, борылып кара!» — дип кызны һәр юлы һәлакәт­тән саклап калалар икән.

Ниһаять, Ангара, Енисей янына җитеп, аны кочаклап ала да, алар бергәләшеп Салкын диңгезгә агып китәләр. Бу риваять хакыйкатькә бик якын тора. Байкалның 336 улы — алар аның кушылдыклары, 550 мең квадрат километр (Франция кадәрле диярлек) мәйданнан күлгә су ташучы эре һәм вак елгалар.

Әлегә алар тирәсендә эре шәһәрләр дә, зур про­мышленность объектлары да юк. Төньякта — тайга, көньякта урман-дала һәм дала җәелеп ята. Шуңа күрә дә алар күлгә саф, чиста су алып төшәләр.

Ә мәһабәт Ангараның көчле ташкыны күл суын ар­мый-талмый яңартып тора. Аның киңлеге бер чакрым тирәсе. Бурятлар аның турында: «Кызы бөлдерә Бай­кал картны!» — диләр.

Елгалар су җыйган мәйданның яртысыннан артыгы­ның урманлы җирләр булуы, төньяк өлкәләрдәге мул явым-төшем, күлгә коючы тулы сулы кушылдыклар, ка­занлыкка җир асты юлларында фильтрланган саф сулар килеп торуы, суның парга аз әйләнүе — болар барысы Байкал суының үтә күренмәле, чиста булуын тәшкил итә.

Моның өстәвенә Байкалның үз «санитарлары» бар — эпишура дигән су асты кыслалары бары тик шушында гына яшиләр икән. Биологлар, бу кысланы җентекләп өйрәнгәннән соң, нәкъ менә шуларның күл суын чистар­туларын ачыклыйлар. Бу кысла — энә күзеннән дә бәләкәйрәк, аларның мең данәсе бер миллиграммнан арт­мый. Алар нәзек кенә мыекчалар челтәре аша суны туктаусыз сөзеп, күлне яшелләндерүче микроорганизм­нар белән тукланалар. Алар шул хәтле җитез — 1,5— 2 мең куб километрлы өске катлауны бер ел эчендә берничә мәртәбә аркылыга-буйга чистартып чыгалар.

Кушылдыклары белән чагыштырганда күл суында кремнийның өч тапкыр азрак булуы да галимнәргә бик гаҗәп   тоела.

Бу табышмакны чишү өчен шактый көч түгәргә туры килә. Бактың исә, диатом суүсемнәр судагы крем­нийны үзләштереп, нәфис тышча белән капланалар икән. Күпме генә кирәк инде ул аларга? Ә менә тикшереп карагач, суүсемнәрнең бер елга 400—500 мең тонна кремний алулары билгеле була.

Байкал күле суы белән генә атаклы түгел. Байкал­ның икенче байлыгы — хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы. Үзендәге тереклек төре ягыннан ул тропик диң­гезләр белән ярыша ала. 1800 төрнең дүрттән өч өлеше бары тик Байкал өчен генә хас күренеш. Монда омуль, сиг, осетр, хариус кебек промысел балыклары, «Себер тюлене» дип аталган нерпа бар, нерпаларның авырлы­гы 160 килограммга җитә.

«Байкалсыз омуль, омульсыз Байкал булмас иде»,— ди халык. Омуль — семга һәм лососьның якын кардәше, тәмле булуы белән дан алган балык. Аның ите йомшак, нәфис. Кайберләре 2,5 килограмм авырлыкта, 50—60 сантиметр озынлыкта була. Ул тирәндә яши, ә уылдык чәчәргә елга суына китә. һәр ел саен Байкалда йөз, мең тонна омуль тоталар. Шунысы кызык, бу балык башка бер генә суда да үрчеми. АКШ күлләрендә һәм башка урыннарда аны үрчетергә тырышып карау уңыш­сыз булды.

Байкалда бик гаҗәеп балыклар бар. Мәсәлән, озын­лыгы карандаш буе гына, 50 грамм авырлыктагы голомянка дигән балык бар. Бу Байкалның бик борынгы төп балыгы. Ул шулай ук бүтән бер җирдә дә очрамый.


«Байкал» сүзенең татар теленнән кергәнлеген беләсез микән сез?

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/byrmnr/baykal-tatar-szeme


Хикмәтле «Кызыл китап»

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tabigat/khikmtle-kyzyl-kitap

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: