Көмеш кыңгырау

Мәктәп, беренче сентябрь турында шигырьләр тупланмасы

Яраткан шагыйрьләребезнең мәктәп темасына шигырьләре.

Минем дустым — Әлифба

Мин иртә белән мәктәпкә

барам,

Беренче китап минем

кулымда.

Буран булса да, мин

юлны табам,

Мине өйрәтер дустым

Әлифба.

Шат күңел белән мәктәпкә

керәм,

Сабак укырга, белем

алырга.

Мин хәрефләрне әле аз

беләм,

Мине өйрәтер дустым

Әлифба.

Хәрефләр белгәч, сүзләр

язармын,

Каләмем кулда, дәфтәрем

алда.

Яшә, диярмен, туган

Ватаным,

Мине өйрәтер дустым

Әлифба.

Мин үсә-үсә буйга

җитәрмен,

Бәлки, юлларым китәр

еракка.

Таулар үтәрмен, диңгез

кичәрмен,

Мине өйрәтер дустым

Әлифба.

Нәби Дәүли


Беренче көн

Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Сикерешеп тордык без,

Бит-кулларны юдык без.

Ашап-эчеп киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек.

Китап-дәфтәрләр салдык,

Матур сумканы алдык.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев


Мәктәпкә барасы бар

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар,

Иртәгә «биш»ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

Әтәчебез сизәр микән —

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз

Мәктәпкә барасы бар.

Киләчәктә туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.

Гәрәй Рәхим


Бакча белән хушлашу

Олы бәйрәм бүген бездә,             

Зурлар инде күбебез.                   

Бакча белән хушлашабыз,          

Бүген соңгы көнебез.          

Тик елыйсы килә минем, 

Инде ни хәл итәсе? —

Бакчадан, дуслар яныннан 

Бер дә килми китәсе.

Тәрбияче апа елый...

Бу дөнья кызык кына:

Китәсе килми моннан да,

Мәктәп тә кызыктыра!

Күңелле дә, күңелсез дә...

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына.

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына?!

Роберт Миңнуллин


Мәктәпкә!

Чәчәкләр тотып кулга,               

Без чыктык матур юлга.           

Һәркем белә, әлбәттә,  

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр: 

  — Бик дәү үстегез! — диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

— Әйбәт булыгыз! — диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

— Хәерле юл, хуш! — диләр.

Бари Рәхмәт


Укытучыларга

Карап тагын сәгатькә,

Җыелдык без мәктәпкә –

Укытучылар белән

Юл алдык киләчәккә.

Белем иленә башлыйбыз

Матур сәяхәтебезне!

Бушка вакыт уздырмаска

Өйрәтәсез сез безне.

Игътибар белән тыңлыйбыз

Дәрестә үзегезне.

Ямьле майдан көзгә кадәр

Мәктәпне сагынабыз.

Менә кабат күрештек без!

Армый-талмый эшләгез, дип,

Саулык тели барчабыз.

Зимфира Исламова


Без чыктык сәяхәткә

Сагынышып җыелдык без

Бүген газиз мәктәпкә.

Кулларны кулга тотынып,

Юл алдык киләчәккә.

Зыялы укытучылар

Янәшәдә – бәхеткә:

Алып чыга алар безне

Кызыклы сәяхәткә.

Белем иле – иксез, чиксез;

Могҗиза белән тулган.

Вакытны буш үткәрмәбез –

Булырбыз уңган, булган!

Диңгезләрдә йөзәрбез дә

Биек тауга менәрбез,

Оксидлардан металл ясап,

Атом төшен җиңәрбез.

Табигатьнең серләренә

Төшенеп тә бетәрбез:

Һаваны, суны, туфракны

Без чистарак итәрбез.

Берни авыр булмас безгә,

Янда булса мөгаллим.

Фән кыяларын кимереп,

Булырбыз әле галим!

Зимфира Исламова


Бүген белем бәйрәме!

Беренче сентябрь безгә

Бәйрәмнең дә бәйрәме.

Һәрберебезнең кулында

Күпме чәчәк бәйләме.

Укытучы апалар да

Елмаеп-көлеп тора.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Алар да белеп тора.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде,

«Икеле» дә куймыйлар.

Хәтта өй эшен бирергә,

Орышырга кыймыйлар.

Шаярабыз рәхәтләнеп,

Сөйләшеп туялмыйбыз.

Кызык хәлләр искә төшә,

Авызны җыялмыйбыз.

Беренче сентябрь бүген,

Мәктәп гөр килеп тора.

Һәрберебезнең йөзеннән

Шатлык бөркелеп тора.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов


Хәерле сәгатьтә!

Беренче сентябрь,

Беренче сыйныфка.

Әз генә шүрлим дә,

Күңелле, кызык та.

 

Беренче тапкыр бит

Мәктәпкә барамын.

Кулыма чәчәкләр

Бәйләме аламын.

 

Җәй буе көттем мин,

Көткәнсең син дәдер.

Бу Белем бәйрәме –

Беренче сентябрь!

Лилия Гыйбадуллина


Көтәбез!

Мин көтәм, әни көтә.

Авылда – әби көтә.

Абый да көткән кебек,

Тилмереп беткән кебек.

 

Ашыкмый вакыт кына,

Йөри гәп сатып кына.

Кабаланмый һич кенә –

Ахры, син, ди, кечкенә.

 

Ашыкмый гына үс, ди,

Әйдәле, бераз түз, ди.

Мәктәп сине көтәр, ди,

Ул көн әле җитәр, ди.

 

Көтә-көтә арсам да,

Түзми хәл юк, ни эшлим?!

Тик ничек түзә икән

Миңа дигән зур бишлем?

Лилия Фәттахова


Урам буйлап, чәчәк тотып

 Урам буйлап китеп барам

 Чәчәк тотып, сумка асып.

 Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

Очрап тора минем кебек

Матур киенгән балалар.

Әни әйтә: «Мәктәпкә бит

Белем алырга баралар».

Ә ул «белем» дигәннәре

Һәркемгә дә җитәр микән?

Бик кирәкле әйбер дисең,

Без барганчы бетәр микән?

Әни көлә: «Хафаланма.

Барсына да җитә ул, – ди.

Акыллы һәм тырышларны

Кочак җәеп көтә ул», – ди.

Мин мәктәпкә китеп барам

Чәчәк тотып, сумка асып.

Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

Гөлфизә Кәлимуллина


Яшә, көмеш кыңгырау!

Үз итте безне елгалар,

Эшкә дәште басулар.

Ил гизсәк тә, йөрәкләрдә

Басылмады ярсулар.

Чәчәк җыйдык, гөмбә җыйдык,

Ял иткәндә урманда,

Булыштык без абыйларга,

Җәен иген урганда.

Вакыт таптык уенга да,

Яндык кояш нурында.

Тизрәк барып мәктәпләргә,

Сөйлик шулар турында.

Каршы алыр укытучы,

Каршылар классташлар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

Гел елмаер безгә кояш,

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәрбез белем иленә –

Таныш түгел эзләрдән.

Разил Вәлиев


Соңга калма!

Әтәч кычкыра: «Кикрикүк! –

Ишетми калама берүк.

Әгәр ишетми калсаң?

Мәктәпкә соңга калсаң?

Синең өчен кем барыр?

«Дүртле», «бишле» кем алыр?..»

Әтәч кычкыра: «Кикрикүк!

Соңга калма син берүк!»

Резеда Фәрхетдинова


Мәктәптә

- Бу ел укуга барасың, -

Дигәч әни шатландым.

Очраган бөтен кешегә

Шулай диеп мактандым.

Казанга кадәр барып,

Сумка да сатып алдык.

Булган китап-дәфтәрләрне

Шушы сумкага салдык.

Менә бүген басып торам,

Ике кыз арасында.

Оялыплар куям инде

Кайсысы караса да.

Бик кызык икән мәктәптә

Урын күп йөгерергә.

Йокыдан тору бик читен,

Ничекләр өлгерергә?

Миләүшә Хәсәнова.


Беренче дәрес

Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Мәктәп өр-яңа,

Анда парталар,

Алар күңелне

Эчкә тарталар.

Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монсы «а»,

Менә монсы «ба».

Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан соң җырлап

Укый башлыйбыз:

Ат, ата, арта,

Ат арба тарта.

Ата-аналар

Атта баралар.

Нинди зур бәхет,

Нинди үзгәреш!

Бигрәк күңелле

Беренче дәрес!

Муса Җәлил


Әхмәтнең укыйсы килә 

Алты яшь тик әле Әхмәткә

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән»,—ди.  

«Улым, ашыкма,— ди әнисе,—

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?  

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә, әйт!» — ди Әхмәт, йә ничек

Җавап бирсен инде әнкәсе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач,

Укырсың, — ди, җавап тапмагач, —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».  

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».

Бари Рәхмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: