Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы. Икебез дә очар күбәләк...

Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы. Икебез дә очар күбәләк. Бәхетлегә дөнья түгәрәк дип Әйләнәбез Кояш тирәләп.

Җир – Кояшның кызы. Мин – Җирнеке.

Кояш миңа әби буламы?

Һәр иртәдә көлеп һәм иркәләп

Чәчләремнән сыйпый шуңамы?

 

Җир – Кояшның кызы, зәңгәр күзе,

Төрелгәндер сөю нурына.

Чиксез еллар Галәм упкыныннан

Саклый аны шушы нур гына!

 

Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы.

Икебез дә очар күбәләк.

Бәхетлегә дөнья түгәрәк дип

Әйләнәбез Кояш тирәләп.

 

Мин кем?

И җиләгем, ди, әни,

Җир җиләгем, ди, әни.

Баллы гөл, дип иркәли,

Чикерткә, дип шелтәли.

Күбәләктәй кунам мин,

Кайчак колын булам мин...

 

Аңладым инде күптән:

Мин – җәйге болын икән!

 

Ай туп

Түгәрәк ай – көмеш туп!

Кем аны чөйде икән?

Төнге күкне ул әллә

Йолдызлардан үрелгән

Кәрзин дип белде микән?

 

Үрелеп тә карыйдыр,

Сикереп тә арыйдыр,

Ай тупны алалмыйдыр.

 

Рәхәт

Чәчәкләргә су сиптем.

Үземә чират җитте.

И рәхәт чәчәк булу –

Җәйге эссе бакчада

Башка көмеш су кою!

 

Кояш көлә, мин көләм,

Елмая-көлә гөлләр –

Керфекләргә нурлы су

Тамчылары эленгән.

 

Алма бакчасында

Тәмле җил исеп куйды –

Тып-тып алма коелды…

Әби җыя кәрзингә,

Бабай җыя чиләккә.

Мин дә җыям алманы –

Алма-алма бизәкле

Кесәләрем алмалы.

 

 Туңдырма

Җәй. Кояш. Эссе. Туңдырма...

Күзләр кысыла – тәмле!

Ялаган саен авызда

Каймаклы җиләк тәме.

 

Чикләвекле, шоколадлы,

Барысын татыйсы килә.

Телең йотма берүк диеп,

Әбием кет-кет көлә.

 

Җәй. Кояш. Эссе. Мин өйдә

Авырып ятам менә.

Тавышыңны йоткансың, дип,

Нәни сеңелем көлә.

 

Беренче сентябрь иртәсе

Портфельне тотты әни,

Букетны кочты әби.

Ә энем бигрәк нәни,

Күтәрә алмый берни,

Кулындакәнфит-мәми.

 

Алмаш аяк киемле

Янчыкны соң кем алыр?

Әни, әби, энем белән

Мине яңа мәктәпкә

Тагын кем озата барыр?

 

Шулчак ишек алдында

Тавыш бирде дус маэмай:

“Алып чык, һау, янчыгыңны,

Ташламас сине Акбай!” 

 

Портфельне тотты әни,

Букетны кочты әби,

Акбай янчыкны капты...

Минем дә кул буш түгел –

Ялык-йолык килеп тора

Әти бүләге – смартфон! 

 

Авыл иртәсе

Җиләкле иртә белән!

Әби үбә битемнән.

Мәмрәп пешкән җиләкләр,

Күр, чәеңә сикергән!

 

Кыярлы иртә белән!

Чәчемнән сыйпый бабай.

Өзелгән дә юылган

Кыяр көтә, тор, малай!

 

Тәбәле иртә белән!

Җирән тавык кытаклый.

Тәбә, җиләк, кыяр исе

Борынымны кытыклый.

 

Ачыл инде, и күзем,

Ятам ич көчкә түзеп!

 

Татлы бәйләм

Җиләклектә җиләк күп,

Җыярга буш чиләк юк...

Тормадым ла аптырап:

Сабагы белән өздем,

Гөл-бәйләм итеп тездем.

 

Кызылы да, алсуы да,

Яшеле дә эләкте.

Бәйләм булды бизәкле!

Бәйләм булды хуш исле,

Урман аланы төсле.

 

Исенә дә, төсенә дә

Исе китте әбинең.

Бигрәк тәмле бәйләмең, дип,

Иренен ялый энем.

 

Уен

Мырауҗанга ни булган?

Яшькелт күзе кысылган.

Калган тик сызык кына, 

Әйтерсең, мыек кына.

 

Бая гына ак күбәләк

Куа иде уйнаклап,

Алгы тәпиләрен болгап,

Уң яклап та сул яклап...

 

Бал корты соң ничек түзсен,

Куышлы – кызык уен!

И-и-их, уеннан уймак чыккан –

Песигә «күзсез» кыен.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев