Көмеш кыңгырау

Балалар белән мөнәсәбәтләрне катлауландыруның 4 ысулы

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик нечкә һәм катлаулы нәрсә бит ул. Ата-аналарның «дөрес булмаган» сүз-гамәлләрен балалар гомерлеккә исләрендә калдыралар.

Ачулану яки ялгышлык белән ычкынган сүзләрне исәпләмәгәндә дә, балалар белән мөнәсәбәтләрне катлауландыруның кимендә дүрт юлы бар. Гомумән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик нечкә һәм катлаулы нәрсә. Ата-аналарның «дөрес булмаган» сүз-гамәлләрен балалар гомерлеккә исләрендә калдыралар.

Бөтен проблемалар балачактан дип әйтәләр бит әле. Һәм менә шул «дөрес булмаган» сүзләрне-эшләрне инде үсеп җиткән балалар үз гаиләләрендә үз балаларына карата куллана башлый. Әйдәгез, бу чылбырны өзәргә тырышып карыйк.

Балаларны үзләреннән биздермәс өчен гаилә психологы һәм философ Сатья Дас ата-аналарга нәрсәләрне эшләмәскә киңәш итә икән.

 

1. Балаларга риторик сораулар бирү.

Җавап бирү таләп ителмәгән сорауны риторик сорау диләр. Мондый төр сорауның бер үзенчәлеге бар. Ул кешенең башын бутый. Балаларныкын бигрәк тә.

Риторик сорауны гадәттә хатын-кызлар, әниләр бирә. Чөнки ул абстракт рәвештә эмоцияләрне чыгаруның бер ысулы. Кайбер очракта риторик сорау саклану механизмы булырга мөмкин. Үзеңнең теләгеңне, үтенечеңне турыдан-туры белдерергә курыкканда, оялганда кулланыла ул. Турыдан белдергәндә «юк» дигән сүзне ишетү ихтималы күбрәк була, менә шуннан качу өчен риторик сорау кулланыла да инде.

 

Истә калдырыгыз, хатын-кыз һәм әни өчен иң мөһим кагыйдәләрнең берсе - фикерне турыдан-туры әйтә белү. Бигрәк тә малай үстергән әниләр өчен бу бик мөһим. Ир-атлар конкрет сүзләрне яраталар.

Риторик сорауларның мисаллары:

- Нишләтергә соң сине?

- Кемгә охшап шундый булдың син?

- Кайчан бүлмәңне җыештырасың син?

- Күпме көтәргә була сине?

- Күпме түзәргә була соң моңа һ.б.?

Бу мөһим!

Балаларга конкрет, аңлаешлы, эшли алырлык йомышлар кушыгыз.

 

2. Йомышны яки үтенечне артык җәелеп аңлатырга тырышу

Бу әти-әнинең бала алдындагы авторитетын төшерә. Әгәр олы кеше балага ни өчен тегеләй яки болай эшләргә кирәк икәнен озаклап аңлата башлый икән, бу вакытта баланың эшләү теләге сүрелә бара. «Мин бер нәрсә дә белмим икән» дикән уй туарга мөмкин.

Мәсәлән, әнисе «Улым, кулыңны ю, алайса сиңа чирләр йогарга мөмкин, кулыңны юсаң, конфет бирермен. Мин бит синең әниең, син авырмасын өчен сине кисәтергә тиеш һ.б.» ди. Улы бу сүзләрнең яртысын колак артыннан үткәрә.

Әлбәттә, аңлатмалар кирәк. Әмма аларны эш эшләнгәч сөйләү әйбәтрәк була. Аңлатманы рәхмәт рәвешендә белдерү яхшырак.

«Улым, молодец, рәхмәт. Син сүземне тыңлагач миңа шундый рәхәт булып китә». Бу очракта бала канәгатьлек хисе кичерә, аның үз-үзенә бәясе күтәрелә.

 

Онытмагыз, 14 яшькә кадәр балаларның үзләренә бәясе бары тик әти-әниләренең фикере аша гына формалаша!

 

3. Мораль уку

Бөтен кешегә дә бала чакта мораль укыйлар, моннан берничек тә качып булмый. Балага үгет-нәсыйхәт укыр алдыннан өч нәрсәне истә тотарга кирәк:

1.Сез җиткерәсе мәгълүматыгызны яхшы белергә тиешсез.

2. Сез бала алдында авторитетлы булырга тиешсез.

3. Сез аның белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга тиеш.

Боларның берсе генә булса да үтәлмәгән очракта, нотык сөйли башларга алынмагыз. Әлбәттә, безнең балаларыбызга үз тәҗрибәбезне җиткерәсебез, фикеребез белән уртаклашасыбыз килә. Тик без моны дөрес итеп эшли беләбезме һәм алар моны тыңларга әзерме?

 

4. Балага бөтен эмоцияләреңне һәм проблемаларыңны ачып салу.

Бала статусы буенча ата-анадан түбәнрәк баскычта тора. Ул мөстәкыйль түгел, ә ата-анага бәйле. Шунлыктан без балаларыбызга бөтен проблемаларыбызны, хис-кичерешеләребезне ачып салып аннан аңлау һәм таяныч өмет итә алмыйбыз.

Әйтик, бүген эштә җитәкче булмады, шуңа иртәрәк кайтып киттем, яки штрафны 500 урынына 250 сум итеп түләп өлгердем дип шатланып сөйләнергә кирәкмәс. Бары тик яхшы кәефегез белән генә бүлешегез.

 

Иң начары - кәеф юклыкның үчен балалардан алу. Кәеф начар булганда балаларның гадәттә ачуны китермәгән кыланышлары да кысага сыймаслык булып тоела. Балаларга кычкырасы, шул ук секундта буйсынуларын таләп итәсе килә башлый. Шулай булганы бармы сезнең? Димәк, эчке ресурсларыгыз кими башлаган. Андый вакытта бөтен эшегезне ташлап үзегезгә азрак ял бирегез.

 

Гаилә психологы һәм философ Сатья Дасның «Нескучная детская психология» китабыннан.

 

Авторның башка киңәшләре: Баланы акча тотарга өйрәтәбез

Акыллы ата-ана кагыйдәләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 5 июнь 2020 - 09:29
    Комеш Кынгырау
    Ярар, тырышырбыз!
  • 5 июнь 2020 - 09:28
    Без имени
    Балалар белән мөнәсәбәтләрне көйләү ысулларын да языгыз әле)))