Көмеш кыңгырау

Алып Бәргән кыйссасы - 3

Рабит Батулла әкиятенең дәвамы.

Алып Бәргән кыйссасы

Алып Бәргән кыйссасы - 2

—  Карчык! — диде Алып Мәргән хатынына.— Нәүмизә дә егеткә матур карый. Егет тә хәзер йокыга китә алмый озак боргаланып ята. Әллә тәвәккәллибезме, Нәүмизәне Каракүзгә соратабызмы? Каракүз кебек баһадирга бирми калмаслар.
Шулай иттеләр дә. Тирә-юньдә бер атаклы яучыны кыз соратырга юлладылар. Ләкин яучы хатын аларга яхшы хәбәр алып кайтмады.
—  Юк! — дигән Мортыш яучыга.— Ярлы кешегә кыз бирә алмыйм. Читкә чыгып, тернәкләнеп кайтсын, аннан соң карарбыз! — дип әйткән, ди.
Тора-бара Каракүз, мәйдан уртасына чыгып, көч сынаша башлады. Ул тотса, батырның умырткасы шытырдый, ул тартса, билгә салынган сөлге шартлап өзелә иде. Каракүз, көрәшер өчен, телгән каештан бау үрде. Шуннан соң ул батырларны күтәреп алып, баш аркылы җиргә бәрә башлады. Яңа батырның даны бөтен тирә-якка таралды. Каракүз исеме онытылды, аны Алып Бәргән исеме алмаштырды.
Аннары Алып Бәргән кылыч уйнатырга өйрәнде, атасы аны җәядән төз ату серләренә төшендерде. Мәргәнлектә Алып Бәргән атасыннан калышмый иде инде.
Көннәрдән бер көнне Алып Бәргәнне ата-анасы чакыртып алды да, карышларына утыртып, сүз башлады.
—  Улыкаем, син игелекле бала булып чыктың, рәхмәт! — диде әнисе.— Инде хәзер атаң сүзен тыңлап бак!
Атасы, бераз дәшми торганнан соң, болай диде:
—  Балам, син Алыплар нәселеннән икәнеңне беркайчан да онытма! Синең бабаларың халык бәхете өчен гомер буе алышкан, көрәшкән кешеләр. Без диюләр, җеннәр кебек зур дошманнарның котын алган батыр халык. Инде мин картайдым. Син Алыплар, Алпамшалар тармагының бердәнбер туруны. Авылда син халыкка яхшы хезмәт күрсәттең. Хәзер инде сиңа олы көрәшкә, Аждаһага каршы яу чабарга вакыт җитеп килә. Әнә, моннан өч көнлек, өч төнлек юлдагы авылларны, шәһәрләрне Аждаһа тагын талап киткән дигән хәбәрләр бар. Мине чакырып чапкын җибәргәннәр. Ләкин минем куәтем андый яуга җитмәс. Инде син әзерлән, балам! Яудан җиңеп кайткач, Мортыш бай кызын сиңа бирми булдыра алмас, иншалла!
Бер дә бер көнне, ук-җәя, кылыч-хәнҗәр алып, ат менеп, Алып Бәргән, Аждаһаны эзләп табып, дөмектерер өчен юлга чыгарга җыенды.
Аерылышуы авыр булса да, ата белән ана, уллары Алып Бәргәнне үз куллары белән сәфәргә әзерләп, басу капкасы төбендә хәерле юл теләп озатып калдылар. Алып Бәргән батырны яуга озатырга бөтен авыл халкы җыелган иде. Озатучылар арасында бары тик Нәүмизә генә күренмәде.
Атасы Мортыш:
— Йөрмә! Анда сиңа ни калган?! — дигәч, Нәүмизә һичсүзсез бүлмәчкә кереп китте.

 

ДӘВАМЫ БАР.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: