Алып Бәргән кыйссасы - 2
Рабит Батулла әкиятенең дәвамы.
Һиҗрәттән соң тугыз йөз унөч ел узгач, Елан елында, Сәфәр аеның дүртенче атнасында, таң алдыннан Мәргән батыр йортында бер ир бала дөньяга килде.
Мәргән батыр, баланы үзе тудырганнан да яманрак көчәнеп, әй тирәли тәне буе сызланып, тилмереп йөрде.
— И Тәңрем, бала исән-сау тусын да анасы өзлегеп китә күрмәсен! — дип, чын күз яшьләре белән елап, изге теләкләрен теләп торды.
Баласы да сау-таза, хатыны да шөкер генә, күз тимәсен дигәндәй, олы куанычыннан Алып Мәргән бөтен авылны бәбәй туена чакырды.
Бар да бәйрәм итте. Кунакларга ашау-эчү дә, җыр-бию булсын, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ана кешенең генә күңеленә шом иңде:
— Сәфәр аенда туды — улым әйдә тормас, ахрысы. Елан елында туды — эшләре хәтәр булыр, мөгаен. Атнаның икенче көне — Кан көнендә туды — башы сугыштан чыкмас микәнни? — дип кайгырды ана.
Ә кунаклар, берсеннән-берсе уздырып, яңа туган баһадирга исем эзләделәр. Ләкин тупырдап торган бу пәһлеванга ярарлык исем тиз генә табылмады.
— Хәерле булсын! — диде атасы.— Үзе сау-таза булса, исеме табылыр әле.
Шулай булды да. Бәбәй туена килгән кунаклар арасыннан берәү:
— Әбәү лә, кара булып туган! Кашы кара, күзе кара, үзе кара. Тфү-тфү, күз тимәсен! — дип, бәләкәчнең ике битен, маңгаен корымга буяп куйды да: — Каракүз! — дип баланың колагына пышылдады.
Шул исем оланга ябышты да калды.
Каракүз туган көнне Мәргән батырның ихатасында бердәнбер биясе колынлады. Авылның күрәзәчеләре, дөнья күргән аксакаллары — һәммәсе дә бу вакыйганы үзләренчә юрадылар.
— Бик хуп, бик күркәм эш! — диделәр.— Ир бала туган көнне курада ат колынласа, зур эшләр галәмәте булыр! — дип, угланның киләчәктә зур каһарман булачагын, бихисап батырлыклар эшләячәген әйттеләр.
Чем-кара колынга Таштояк дип исем куштылар. Ләкин, ни хикмәттер, Таштояк әллә ни мантып китә алмады. Кыска торыклы, зур башлы, нәзек сыйраклы булып чыкты ул. Шуңа күрәдер инде, яшь хуҗасы аңа «Кораңгыш» дип дәшә башлады. Кораңгыш кына булса да, үзе тагын бик чарыш булды, тора-бара тернәкләнеп китте. Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп дигәндәй, Каракүз дә үсмер булып җитте.
Егет чит-ят кеше кулына карап тора торганнардан булмады. Эшен умырып эшли, тамакка таза, шактый һөнәрле, уңган бала булып үсте Каракүз. Аңа эш булсын да аш булсын. Иң авыр эшне дә рәхәтләнеп эшли иде ул. Имән аударырга кирәкме? Каракүзгә кушыгыз. Берәү дә яра алмый торган, ботаклы-чатаклы түмәрләрне ярыргамы? Каракүзгә ул уен гына. Таш ватарга булса, туң җир казырга булса, кешеләр Каракүз янына йөгереп килә. Каракүз бер дә карышып тормый, кеше гозерен аяк астына салмый.
— Бигрәкләр дә ярдәмчел, карусыз, эчкерсез бала инде! — дип мактыйлар иде аны авылдашлары.
Шулай бервакыт Каракүз, көндәгечә, ат эчерергә дип, инешкә төште. Әмма атының су эчәргә уенда да юк. Каракүз сызгырып та карады, әмма Кораңгыш барыбер инешкә иренен дә тидермәде. Су агымы уңаена башын борган да, озын керфекләрен шап-шоп бәргәләп карап тик басып тора.
— Нигә эчмисең, Кораңгыш?— дип сораган иде Каракүз, аг телгә килде.
— Дивана! — диде Кораңгыш.— Күзең юктыр синең. Күзен күрер идең: басмада Нәүмизә кер чайкый ич!
Каракүз аты ишарәләгән якка карады. Чыннан да, басмада Нәүмизә кер чайкый иде.
— Шундый матур, уңган кызны күргәнгә су эчә алмыйм! диде бахбай.— Шундый матур, уңган кызны күргәнгә телгә килдем, Бу гүзәл кыз тел телсезне телле, сукырны күзле итәр! Ә син «фиү-фиү» рудан башканы белмисең, сыбызгы!
Карале, чыннан да, Каракүз шул матур кызны моңарчы нишләп күрмәгән икән? Үзенә чекрәеп карап торганнарын сизеп, Нәүмизә итәген тартып куйды да яулыгын маңгаена төшеребрәк бәйләде. Эшен бетергәч, чибәр кыз керләрен чиләкләренә тутырды һәм тыкрык авылга менеп китте.
Үзе җырлаган була:
Ат эчерә торган ие,
Сызгыра торган ие... — ди.
Ә чулпылары! Чулпылары йөрәккә бәрелеп зеңгелдимени!
Шуннан соң алар тагын бер очраштылар. Әрәмәдә. Каракүз кәрҗин үрергә дип, тал чыбыгы кисеп азаплана иде. Якыннан гына каз бибиләре куа-куа, такмаклый-такмаклый, Нәүмизә үтеп китте. Юл кырыенда гына чыбык тураучы егетне күрде ул күрүен, әмма күрмәмешкә салышты. Үзе бит, югыйсә, Каракүз турында җырлый:
Таллар кисә, таллар кисә,
Үтми шул пәкеләре, — ди.
Каракүз аның артыннан авызын ачып карап калды. Бер сүз дә ката алмады.
— Яп авызыңны! Өстә каргалар очып йөри!—дигән тавышка сискәнеп, егет артына борылды.
Караса, үз аты Кораңгыш үртәп тора икән. Кеше булса, Каракүз бик тә оялыр иде, үз Кораңгышы булгач, әллә ни исе китмәде. Ачык калган авызын ябып, янә чыбык көлтәләргә кереште.
Нәүмизәнең ата-анасы да, Каракүзнекеләр дә егет белән кыз арасында мәхәббәт бөреләнүен тиз сизенделәр.
— Атасы!—диде Нәүмизәнең әнисе.— Каракүз батырлар нәселәннән, әллә кодалашабызмы, дим?
— Сабыр, кортка, сабыр! — диде Мортыш бай.— Батырын батыр, тик курасында бер кораңгыш атыннан башка бете дә юк. Атасы Мәргән мәргән була торып мантый алмады. Монысы тагын, атасы баласы, йөри шунда вакыт уздырып, чабата туздырып. Кешеләргә бушка утын яра, бакча казый, тиле!
Дәвамы бар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев