Алып Бәргән кыйссасы
Рабит Батулланың кызыклы, мавыктыргыч әкиятеннән өзек.
ШӘҖӘРӘ
Алып батыр шундый да олы гәүдәле булган ки, ул чабата каккан җирдә тау өелеп кала икән. Урал тавы Алып батырның уң чабатасыннан калган балчык өеме, ә Каф таулары аның сул чабатасыннан төшеп калган кантарлар, имеш.
Алып батыр Идел буенда яшәүче бик уңган, бик матур бер кызга өйләнгән. Хатыны Алып батырга берьюлы ике угыл алып кайткан. Игезәкләрнең берсенә Болгар, икенчесенә Бортас исеме кушканнар.
Болгар иленең тарихы, имеш, шуннан башлана дигән риваятьләр йөри.
Алпамша батыр да шул нәселдән, Алып нәселеннән чыккан, дип сөйли картлар. Алпамшаның туруны, ягъни оныгының баласы, Алып Мәргән булып чыга. Аңа «Мәргән» кушаматы төз атучы, оста сунарчы булганга бирелгән. Албастылар, диюләрне җиңгән Алып Мәргән батырның даны еракларга таралган.
Менә шушы Мәргән батыр, алыплар нәселеннән булса да, йомшак, сабыр табигатьле адәм иде. Байлыкка, малга кызыкмады. Тырышып тапканы үзенә җитә торган иде. Кулы туры, күзе үткер булса да, баемады да, ачтан да үлмәде. Ул шушы тормышыннан канәгать иде. Гомере буе яманлыкка каршы көрәшсә дә, Алып Мәргән иң куәтле затны — Аждаһаны җиңә алмады. Җиңүен җиңгән дә булыр иде. Аждаһаны очрата алмады ул. Малларны талый да кача, кызларны урлый да юк була мәлгунь. Аждаһаның кайда кышлаганын, кайда җәйләгәнен һичкем күрсәтә алмады.
Әүлияләр әйтүенчә, Аждаһаны Алып Мәргәннән туган батыр җиңәргә тиеш иде. Нишләмәк кирәк, Алып Мәргәннең баласы булмады. Картаеп та бара, ни аяныч, хатыны бичара аңа угыл түгел, кыз бала да табып бирмәде.
— Шул кысыр хатын белән торып, гомереңне әрәм итмә, бала таба торган башка берәүгә өйлән! — дип тә карадылар.
Әмма Алып Мәргән үзенең хәләл җефетен өзелеп сөя иде. Шулай икәүдән-икәү генә тормыш кичерделәр алар. Инде өмет киселде, тәмам нәселсез калдым дип, язмышына буйсынып, Мәргән батыр тыныч кына картлык көнен каршыларга әзерләнеп беткән иде. Ходаның рәхмәте киң, диләр борынгылар, дөньяда нинди генә могҗизалар булмый, илле яшькә җиткәндә Алып Мәргәннең хатыны балага узмасынмы!
Фото Википедиядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев