Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Венера Аитова: “Һәркем “йолдыз” була ала!”

«Яңа гасыр» телерадокомпаниясе алып баручысы Венера Аитова шулай ди. Тагын күп кызыклар сөйләде ул. Укып кара әле.

- Венера, бәләкәй чакта нинди һөнәр сайларга хыяллана идең?

- Кечкенә вакытта еш авырдым мин. 2 яшькә кадәр бер дә авырмаганмын да, аннан соң алты яшемә кадәр гел чирләгәнмен. Әниләр мине шифаханәләргә, хастаханәләргә еш йөрттеләр. Шуңадыр кечкенәдән “табиб булам” дип йөрдем. Хирург булам дип! 10нчы сыйныфка тикле табиб булырыма шигем дә юк иде. Бәлки мин чыннан да бик шәп хирург булыр идем. Чөнки яхшы укый идем, мәктәпне алтын медальгә бетердем. Биология, химияне төптән, максатчан өйрәндем.

Ә менә 10нчы сыйныфтагы бер вакыйга фикеремне үзгәртте дә куйды. Беркөнне яныма “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашырга үгетләп килделәр. Анда катнашырга тиешле кыз авырып киткән икән.

“Барыбер беренче турда ук төшеп каласың. Бар инде, катнашучы кирәк бит, коткар”, дип кенә килгәннәр иде. Ә мин беренче турны да үттем, икенчесен дә. Һәм бу бәйгедә җиңеп чыктым! Безне анда зур сәхнәгә, профессионаллар әзерләде.

Ә мин шундый кеше - әз генә игътибар булса да, алдыма максат куйсалар, мин нәтиҗә бирәм. Спортчылар кебек менә. Сәнгать дөньясын тәүге тапкыр “Нәүрүз гүзәле”ндә күрдем – ошады. Аннан шушы өлкәгә кереп киттем. Әйе, очраклылык. Әмма язмыштагы бар борылыш та алдан языладыр инде.

- Телевидениегә эшкә керүең дә очраклылыкмы әллә максат идеме?

- Телевидениедә эшлим дигән максат юк иде. Күп әйберне миңа кызыксыну алып килә. Бик кызыксынучан кеше мин. Шул сыйфатым ТВ белән бәйләде дә. Танышлардан телефильмда төшү өчен кастинг булачагын ишеттем. Әмма кастинг көнне университеттагы имтиханның вакытын күчерделәр һәм мин соңардым. Барыбер бардым. Килсәм, кастинг беткән. Нурания апа Җамали шунда инде, аннан “режиссер кая соң?” дип сорыйм. Мин нигәдер режиссер ир-егет булырга тиеш дип уйлаганмын инде. Баксаң, Нурания апа үзе икән. “Син төп геройга охшагансың”, дип алдылар мине. Фильмда төшү - кызыклы тәҗрибә булды.

- Венера, камера бит бөтен кешене дә үз итми. Берәүләр таза күренә, икенчеләр каушап кала. Камера белән “дуслашу” сере нидә?

- Әле шуларга өстәп, камера аша тавышыңны икенче итеп ишетәсең. Баштагы вакытта берни дә ошамый: тавышың да, үзең дә, кыяфәтең дә. Менә шушы киртәне үтәргә кирәк. Хәзерге яшьләргә җиңелрәктер дип уйлыйм, чөнки хәзер һәркем үзенең телеканалын ача, анда “йолдыз” була ала. Дубльләр төшереп карау һәм экран аша үзеңне яратырга өйрәнү мөмкинлеге бар. Безнең андый мөмкинлек юк иде.

Экраннан матур күренмәү – тәҗрибә белән үтә ул. Башта барып чыкмаса да, барыбер чыгыш ясарга кирәк. Килеп чыкмады, дип кул селтәмәскә. Тик бер шарт бар: үз өстеңдә эшләсәң, камилләшсәң генә. Минем өчен бу процесс әле дә тукталмаган. Әле дә мин үземнән тулысынча канәгать түгелмен.

“Таяну ноктасы”нда эшли башлагач, беренче тапшырудан ук аңладым: әгәр камерадан ничек күренүем турында хафалансам, мин эшли алмыйм. Дөрес бастым микән, дөрес карыйммы, матур күренәмме, дип борчылмаска кирәк. Камераны онытып торырга кирәк. Сине камера аша миллионлаган күзләр яратып карый, дип уйласаң җиңелрәк. Әлбәттә башта үзеңә ошамыйың. Кашларыңны да җыерасың, күз яше дә чыгарга мөмкин. Без бит тормышта да төрлечә булабыз, бу табигый. Үзеңне ничек бар шулай кабул итсәң, җайлырак була.

- Телевидениедә эшләргә хыялланган яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?

- Телевидение хезмәте - һәрвакыт үз өстендә эшләргә әзер, эзләнүчән, кызыксынучан кешеләр өчен. Бөтен тенденцияләрге карап барырга, даими эзләнергә кирәк.

Яшьләр өчен төп киңәш – күп укырга кирәк. Ул яктан мин бик бәхетле кеше: безнең өйдә уку культурасы бар иде. Нәрсә дә булса укырга кирәк, тарихны, психологияне, матур әдәбиятны – ул икенче төрле дөнья ача. Күп укуым миңа тапшырулар эшләгәндә бик ярдәм итте. Китап уку әле дә модада! Укырга җаең булмаса, аудиокитаплар тыңларга кирәк, һичъюгы.

Әңгәмәдәш - Лилия Гыйбадуллина.

«Бәхетле гаилә - яшәешнең нигезе» - Гаиләдә татулык, яхшы кәеф, яшәү шатлыклары булсын өчен ниләр эшләргә? Танылган җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева киңәшләре. 

Кеше акылы тудырган могҗизаларның берсе - ул  телевидение. Ничек туа соң бу могҗиза? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев